Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саба районында мәктәп бәдрәфендә төшерелгән фото шау-шу куптарды. Мәгариф идарәсе җавабы

news_top_970_100
Саба районында мәктәп бәдрәфендә төшерелгән фото шау-шу куптарды. Мәгариф идарәсе җавабы
Фото: телеграм-каналлардан

Саба районы гимназиясе бәдрәфендә төшерелгән фотолар бүген бөтен мессенджерларда таралды. Аларны «БДИ алдыннан супер ачык ишек дизайны» дигән сүзләр белән чыгардылар. «Кабинкаларда балалар күчерә алмасын өчен, БДИ алдыннан бәдрәф ишекләренең бер өлешен кискәннәр» дигән хәбәрләр дә бар. Яртылаш ишекләрнең гимназиядәге барлык 6 бәдрәфтә дә – малайларныкында да, кызларныкында да шундый булуы җиткерелде.

Саба районы мәгариф идарәсендә шушы фотоларга карата «Татар-информга» аңлатма бирделәр.

«Бәдрәфләрдә ишекләрне ремонтлау һәм алыштыру БДИ үткәрүгә бәйле түгел. Аларны алмаштыру бу ишекләрнең «петля»лары элеккеге зур ишекләрне тотып тора алмауларына бәйле. Алмаштырылып куелган ишекләрнең биеклеге идәннән 1,40 метр тәшкил итә, бу – гигиена шартларын үтәүне тәэмин итә», – дип аңлаттылар мәгариф идарәсендә.

Ведомствода фотоларның чынбарлыкка туры килмәвен әйтәләр. «Интернетта таратылган фотоларның чынбарлыкка туры килмәвен хәбәр итәбез. Ишекләр 1,40 метрлы. Бала нәрсәгәдер басып торганда фотога төшкән, күрәсең», – диделәр Саба Башкарма комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100