Руслан Кираметдиновның «импортный» концерты: җылы кочак, яңа җырлар, «чәчәгегезне сатам»
Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 2 көн дәвамында җырчы Руслан Кираметдинов концертлары гөрләде. Артист тамашага «Интертат» хәбәрчесен дә чакырды.
Үскән, үзгәргән
Узган елгы концертын да караган идем мин Руслан Кираметдиновның, шуңа да, чарасыздан, быелгысын узган елгысы белән чагыштырып утырырга туры килде.
Барлы-юклы 1 ел вакыт узса да, үзгәргән Руслан. Үзе дә «үскән», кесәсе дә бераз «калынайган» булса кирәк. Былтыр сәхнәгә бер экран бастырып куярга да хәле җитмәгән иде аның, концертны, чекерәешеп, ярымкараңгы залдан караган идек. Быел сәхнә бизәлешенә зур итеп «бишле» чәпәргә була. Хәер, Русланның күпчелек тамашачысына сәхнәнең болай ук балкып торуы кирәк тә түгелдер, бәлки. Кираметдиновның моңлы тавышын йотлыгып тыңларга дип киләләр бит алар. Әнә бит – оныгы белән килгән Илүсә апа Туктарова да шулай диде. «Русланны үлеп яратам. Минем дә, иремнең дә телефонында аның «Ак карларны ерып барам» җыры тора. Тик бу сәхнә утлары бигрәк якты, игътибарны читкә юнәлтә», – дип турыга ярды ул.
Экран уртасына, зур итеп, инглиз хәрефләре белән «RK» дип язып куйганнар. Руслан Кираметдинов дигән сүз инде бу. «Оригинально» дип үз бәясен бирде артымда утыручы күзлекле ханым. Юк инде, апа, нәрсә-нәрсә, тик менә бу хәрефләр «оригинально» түгел. Хәрефле эмблеманы ИБ (Илсөя Бәдретдинова) «бандасы»нда да, Ришат Төхвәтуллин концертында да, тагын әллә кемнәрнең тамашаларында күргән бар, кирәк чакта искә генә төшми аптырата.
Концертның беренче мизгелләреннән үк башка бер уй килде. Руслан Кираметдинов янәшәсендә үзенә терәк булырдай, иҗатында замана таләпләренә туры китереп юнәлеш бирердәй кеше барлыкка килгәнгә охшаган. Ул эшли, күренеп тора – Русланны артык мәшәкатьләрдән арындырган. Ә Руслан, администраторы әйтүенчә, бөтен көчен мәгънәле җырлар сайлауга юнәлтә икән. Бүгенге җырлар арасыннан төплеләрен сайлап яздыруның үзе зур хезмәт булуы белән килешми булмый. Алайса нинди генә җырлар ишетергә туры килми бичара тамашачыга. «Интертат»та әнә шундый колакны ертучы җырлар турында язма да чыккан иде.
Руслан үзе иҗат иткән җырларын да башкарып узды. Иң популяр җырларыннан булган «Бәгърең таш булса» һәм «Ак карларны ерып барам»ны артист әле мәктәптә укыганда ук язган икән. Берсенә – тарих, икенчесенә музыка дәресен корбан иткән.
Бүген артистның яңа җырлары да яңгырады. Тик электән яратып тыңлаган иске җырларын халык тагын да җылырак кабул итте кебек.
Минимум сүз, максимум җыр – дөрес алым
Алып баручысы – Чаллы драма театры артисты Илфат абый Әскәровны тозсыз мәзәкләре өчен бераз гына «ачуланып» язган идем мин узган ел. Әллә шул да тәэсир иткән тагын, һәрхәлдә, быел чыпчыклар (һавадагы чыпчыклар) темасы да, хатын-кызларның күкрәкләре темасы да күтәрелмәде. Хәтта бәдрәф турында да сөйләмәде ул, Аллаһка шөкер. «Минимум сүз, максимум җыр», – дигән иде администраторлары Айдар концертка кадәр сөйләшүебездә. Шулай булды да. Җор телле Илфат абыйның урыны театр сәхнәсендә аның. Менә анда ул балкый, чын йолдыз булып кабына.
«Кемгә дә булса багышлап җырлый, дип уйламагыз»
Руслан концерт алдыннан җитди генә итеп авырып алган. Моны тамашачыдан да яшереп тормады. Әйтмәсә дә, җырлаганда, әле терелеп бетмәгәнлеге сизелеп торды бахыркайның. Тирләп-пеште, залдан чәчәк урынына кулъяулык чыгарып бирүчеләр дә булды үзенә. Тавышының да аз-маз киреләнеп алган мәлләре булды. Алай да бирешмәде – күпчелек җырларын тере тавышка башкарып чыкты.
Узган елгы концертында Руслан тормышындагы «зилзиләле вакыйгаларга» кат-кат басым ясаган иде. Ничектер халыкта жәлләтү хисе уятырга тырышкан бала кыяфәтендә булды ул. Хәзер Русланның сәхнә киемнәре генә үзгәреп калмаган, эчке ныклыгы барлыкка килгән, диимме соң. Мескенләнмәде ул быел, үзен матур тотты. Авыр вакытларында ярдәменнән ташламаган әти-әнисенә, туганнарына һәм үзе белән калган тамашачысына рәхмәт әйтте. «Мин сине онытмам» җырын да: «Кемгә дә булса багышлап җырлый, дип уйламагыз, дуслар, җыр ошаганга башкарам», – диде.
Туган көне буларак, Илһам абый Шакиров репертуарыннан җыр яңгырады. Хәйдәр Бигичевны искә алып, «Хәйдәр җыры»н сузды. Әлеге җырны Чаллыда яшәп иҗат итүче Рубис Зарипов Хәйдәр Бигичевның үзе өчен махсус язган булган.
Яшь буын өчен тәрбияви элементлар инде болар, уйлап карасаң. Бу залда Илһам Шакировның кем икәнен белмәгән буын да утырырга мөмкин бит. Тик юк, «мине яшьләр дә ярата» дисә дә, Русланның аудиториясе үзгәрмәгән. Шул ук бабайларын җитәкләгән әбиләр, урта яшьтәге «культурный» ханымнар.
«Биргән чәчәкләрегезне сатуга куярбыз»
Чәчәкне дә күп бирделәр бүген Русланга. Сәхнәгә озаклап менәләр, җырчыны кат-кат кочаклыйлар, фотоларга төшәләр... Русланның колагына әллә нинди серле сүзләр пышылдыйлар. Бер әбиең әллә күз тиюдән саклый торган догаларга кадәр укыды инде. Ниләр сөйләгәнен без тамашачылар белми калдык. Чөнки Руслан чәчәк күтәреп янына ашкынган апаларга микрофон биреп азапланмый, барысын да җылы кочагы белән генә юмалап төшерә.
Лениногорскиның Бәкер авылыннан килгән Раушания апасы менә максатчан рәвештә сүз сөйлим дип менгән иде. Сөйләде. Аның белән тәнәфес вакытында да аралашып алдык.
«Руслан – минем «двоюродноемның» малае. Горурланабыз энем белән. Аның җырганын тыңлаганда, күземнән яшьләр чыгып утырды..
Безнең нәселдә төрле һөнәр ияләре бар – укытучылар, инженерлар. Ә җырчылардан Руслан үзе генә.
Әнисе дә бик яхшы кеше аның. Рамиләнең кече күңеллелеген бер вакыйга онытырга бирми. Мин студент вакытта, Казанга билет булмагач, Лениногорскидан Чаллыга билет алдым. Автобуска утырганда, минем акчамны урладылар. Кесәмдә бер сукыр тиенем булмаган килеш, Чаллыга килеп төштем. Миңа бит әле Казанга кадәр барырга кирәк. Русланнарның кайда торганын белә идем. Елап, шешенеп бетеп, Рамиләләргә килеп кердем. Ул мине үзләренә сыендырып, юлыма, яшәремә акчалар биреп, Казанга озатып җибәрде. Мин бу вакыйганы, еллар узгач, Рамиләгә сөйләдем, ул аны хәтерләми дә. Ә менә минем күңелемә мәңгегә уелып калды», – ди Раушания апа Нәҗметдинова.
Чәчәк турында сүз чыккач, Руслан Әлфия Авзалова сөйләгән бер кызыклы хәлне искә төшереп, залны көлдереп алды.
«Мин – бик бәхетле кеше. Үз чорында Әлфия апа Авзалова концертында да җырларга туры килде миңа. Әлфия апа инде үзе белән булган кызыклы хәлләрне сөйләргә бик ярата иде.
Берсендә Уфага концерт белән килгәннәр болар. Әлфия апа концертында бер яшь егет тә катнаша икән. Матур җырлый, моңлы егет инде, тик аңа чәчәк бирүче юк, ә Әлфия апаны чәчәкләргә күмәләр икән. Бу егет инде аз-маз көнләшкәнме, тәнәфес вакытында залдагы бер малайга акча биргән дә: «Менә шушы акчага чәчәк ал да, мин җырлагач, сәхнәгә менеп бүләк итәрсең», – дигән.
Малай сүзен тыңлаган инде моның. Теге егет җырлап бетерүгә, йөгереп сәхнәгә менгән дә, кычкырып: «Абый, менә чәчәгең, менә сдачаң», – дигән.
Сөйләм теле шомара башлаган Русланның. Алай да, алдан ятланган сүзләрне сөйләү генә килешә җырчыга. Сүз чыпчык түгел, очырсаң, тота алмассың, диләр бит. Кайбер экспромт сүзләрне бөтенләй әйтеп тормаса, тагын да яхшырак буласы иде дә бит. Мәсәлән, «Чәчәкләрне бигрәк күп бирәсез, мин барысын да санап торам. Иртәгә барысын да сатуга куябыз», – дигән сүзне ишеткәч, бүген букет күтәреп килгән тамашачың да иртәгә буш кул белән килергә мөмкин.
Тамашачы: «Монда бөтен нәрсә «импортный»
Илфат абый Әскәров: «Залда ничә ир-ат бар?» – дип сорагач 6-7 кеше генә кул күтәргән иде. Тәнәфестә алай гына түгел икәнлеге яхшы күренде. Чәчләре чалара башлаган абзыйларның төркем-төркем булып басып торучылары да, ялгыз килгәннәре дә бар.
Зөфәр абый – Русланның бер концертын да калдырмаучы тамашачысы. «Пенсиягә кадәр «КамАЗ» заводында эшләдем. Бездә үткәрелгән бөтен бәйрәмнәргә килә иде Руслан, бик көтеп ала идек. Хәзер менә үзем концертларына йөрим», – диде ул.
Рамил абый Әсмәгулов һәм Фирдәвес абый Надыйршин да концерттан хисләнгән иде.
Фирдәвес абый:
А-а-ай, без аны барыбыз да нык яратабыз. Әле кичә дә карап утырдым телевизордан. Нык матур җырлый, нык хөрмәт итәм Русланны. Әле чәчкә алдым яңа гына. Хатынны чыгарып бирдерәм. «Мин бирмим, син бирерсең», – минәйтәм. Нык хөрмәт итәм. Аны җырлары, аның тавышы… Әле елап та алдым. Шәп егет!
Рамил абый:
Бер концертын да калдырмыйбыз. Тавышы шәп. Аның музыкаль белеме дә юк бугай бит?
Фирдәвес абый:
Әйе, «самоучка» бит.
Узган елгы концертында булган идегезме, аерма сизеләме?
Рамил абый:
Сизелмичә! Хәзер монда бөтен нәрсә «импортный». (Рамил абый бу сүз белән «концерт чит ил җырчыларыныкына охшаган» дип әйтергә теләгәндер инде.)
Абзыйлар шәхси тормышында килеп чыккан хәлләрдә дә Русланны гаепләми. Алар, Русланга бернигә карамыйча алга барырга кирәк, дигән фикер җиткерделәр.
Яшь бит әле ул. Аңа беркемгә дә карап йөрергә кирәкми. Үз юлы белән барсын, – диделәр алар.
Ачылып аралашканга күңеле булыпмы, Фирдәвес абый, залга кергәндә, артымнан иярде. Урыннарыбызга барып җиткәнче, үзенә ничә яшь икәнне дә, ничә баласы булуын да, аларның кайсы комплекста, ничә бүлмәле фатирда яшәвенә кадәр сөйләргә өлгерде ул. Иллә дә ачык күңелле кешегә туры килдем бит, ә. Залда утырган тормыш иптәше генә, Фирдәвес абыйның чит кызлар белән гәпләшеп йөрүен күреп, ире ягына кырыс караш ташлады. Минем аркада проблемаларга юлыкмаган булса инде дип, борчылып ук куйдым.
Чакырылган һәм чакырылмаган кунак
Русланның концертында чакырылган һәм чакырылмаган кунак бар иде. Зөлфия Тимерова – чакырылмаган кунак. Аңлавымча, Зөлфия Русланның бөтен концертларында да чыгыш ясый. Шәхси тормышындагы үзгәрешләрдән соң интерью биргәндә: «Хәзер төркемгә бер кыз кирәк инде», – дип сөйләгән иде Руслан. Әнә шул кыздыр инде ул Зөлфия. «Бик яратабыз, өрмәгән урынга да утыртмыйбыз, төркемебездәге бердәнбер хатын-кыз бит ул», – дип мактады үзен Илфат абый. Үзе дә матур, киемнәре дә килешле Зөлфиянең. Ә менә җырының нигәдер «әйе, әйе» дигән сүзләре генә истә калды.
Руслан Кираметдинов концертында Алмаз Мирзаянов төркемендәге Илфир Искәндәров та эшли башлаган. Илфирның өздереп гармун телләрен биетүен белә идем. Бик тә үзенчәлекле тавыш белән җырлый да икән әле ул. Аның җырлавын сәхнәгә записка язып менгереп сораучылар да булды. Залдан яңгыраган алкышларга караганда, Илфиргә үзенең концертларын оештырырга да вакыт җиткәндер инде. Бигрәк яраттылар үзен. «Фьют, фьют» дип сызгырыплар кул чаптылар. Әллә сызгыручылары да хатын-кызлар булды инде, аңламый калдым.
Үзенчәлекле тавыш дигәннән, Русланның Чаллыдагы концертына чакырылган кунак буларак, 2000нче еллар «йолдызы» Әлфинә Әзһәмова килү бик уңышлы булган. Үзенең популяр җырларын башкарды ул. «Шушы җырларны җырлый-җырлый картаеп бетәм инде», – ди Әлфинә апа. Юк ла, картаймый әле. Кем-кем, ә менә Әлфинә апа картаймый ул. Бәлки, әнә шул күпләрнең яшьлек җылысын саклаган җырлары картаерга ирек бирмидер дә әле аңа.
«Дога кылган саен, бәхетле булсын, дип теләп торам»
Концерт беткәч халык янына чыкты Руслан. Ул чыкты, ә кулларына хатын-кыз курткалары тотып басып торучы ирләр хатыннарын югалтты... Руслан белән фотога төшәргә теләүчеләрдән озы-ын чират хасил булды. Аларның хатыннары да шул чират эчендә иде шул...
Өчәрләп тә, алтышарлап та төштеләр, селфи да ясадылар. Бу кичтә ватсаптагы статуслар, өем-өем чатлар Руслан Кираметдинов фотолары белән тулды…
Сүз уңаеннан, Русланның концертына бабасы – яки Илмираның әтисе дә килгән булган. Руслан концерт алдыннан бабасы белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә калулары, даими шалтыратышып торулары хакында сөйләгән иде. Менделеевскида узган концертын да караган булган ул элекке киявенең. «Фотоларга төштек. Елашып та алдык…» –дигән иде Руслан. Икешәр кат карарга әзер булгач, киявенең иҗатына чын-чынлап гашыйк ахры бу Рафаэль абый.
Фотога төшүче төркемне фотога төшереп торганымны күреп, ак шәл бөркәнгән апа кем булуым белән кызыксынды. Мин дә аның кем булуы белән кызыксындым – һөнәрем шул бит. Кәүсәрия апа Бакиева да Русланны электән яратып тыңлый, тугры тамашачысы. Апа концертка кызы, туганнары белән килгән.
«Әле иң беренче концертларын куйган вакытта ук кызыма билет алырга куша идем. Бик яратам җырлавын. Мин аның холык-фигылен бик белеп бетермим, шулай да сәхнәдә үз-үзен тотышы ошый – тыйнак, сикеренми. Тик менә аерылганнар икән хатыны белән. Шуның өчен генә җаным көйде. Бергә булсыннар иде инде балалары хакына. Дога кылган саен, Руслан бәхетле булсын, дип теләп торам», – диде ул.
Амин, шулай булсын, без дә Кәүсәрия апа сүзләренә кушылабыз.