Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интернетта мин генә булырмын»: Руслан Кираметдинов язга таба зур яңалык әйтергә җыена

news_top_970_100
«Интернетта мин генә булырмын»: Руслан Кираметдинов язга таба зур яңалык әйтергә җыена
"Татар-информ" архивы

Үз эшләрем белән Сара Садыйкова исемендәге концертлар залына барырга туры килгән иде. Карасам, каршымда җырчы Руслан Кираметдинов басып тора. Янында – администраторы, якын дусты Айдар Сәфәргалин. Бүген Чаллыда Русланның сольный концерты гөрләячәк, репетициягә ашыгалар.

Мөмкинлектән файдаланып, аралашып алдык.

Соңгы вакытта Руслан Кираметдиновның бер ягы нык игътибарга лаек. Үзенә ошамаган сорауларга җырчы җавап биреп кенә тормый. Бәреп әйтәсе килгән чагында да хисләрен йөгәнләп, тыелып калырга өйрәнде. Сертотмас үрдәк кебек башына килгән бөтен нәрсәне кычкырып йөрү дә ир-ат эше түгел инде ул, дөрес эшли. Үзенә дә җайлы, кайберәүләр кебек, сөйләп, кабат «мин алай дип әйтергә теләмәгән идем», «ул җөмләне алып ат» дип, журналистның башын катырып та азапланмый. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Әңгәмә иллә дә кыска килеп чыкты. Шәхси тормышына кагылышлы бөтен сораулар да һавада эленеп калды.

«Эстраданы тамада басып бетерде»

Руслан, социаль челтәрләрдә син һаман актив түгел.

Руслан:

Мин пиар ясарга яратмыйм. Әйтәсе сүзләремне әйтеп бетердем инде. Халык кемнең кем икәнлеген болай да күрә ул.

Быелгы концертыңда нинди яңалыклар булачак?

Айдар Сәфәргалин:

Быелгы концертта минимум – сүз, күбрәк җыр булачак. Беренче үзгәреш ул, әлбәттә, сәхнә бизәлеше матуррак, техник яктан көчлерәк булу. Шулай ук, Русланның идеясе белән, зур шәһәрләрдә узган концертларыбызга 1990-2000 елларда популяр булган җырчыларны чакыра башладык. Быелгы кунак җырчыбыз – Әлфинә Әзһәмова. Ул да бүген үзенең хит җырларын башкарачак.

Зурлап сольный концертлар куймасалар да, халык аларны бик ярата.

Руслан:

Без әле Әлфинә апа белән дуэт та яздырмакчы идек, җитешеп кенә өлгермәдек.

Айдар Сәфәргалин:

Концертта яңа җырлар да, яңартылган хит җырлары да яңгыраячак. «Ак карлар»ны яңартып эшләдек. Ул – Русланның беренче җырларыннан берсе, 12-13 ел элек үзе иҗат иткән җыры. Шулай ук мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичевка багышланган, Чаллыда яшәп иҗат итүче Рубис Зарипов язган «Хәйдәр җыры» да – яңартылган җыр.

Концерттагы иң кызыклы момент – берничә җырның тулысынча тереләй, аранжировка һәм плейбэкларсыз, бары тик музыка уен коралларына гына башкарылуы.

Шулай ук Чаллы халкы көтеп алынган премьера – «Томаннар» җырын ишетә алачак. Бүген – Илһам Шакировның туган көне, аны да искә алып үтәчәкбез.

Руслан:

6 музыкантым бар. Быелгы концертның стилен чит ил рок төркемнәренә охшатыбрак ясарга тырыштык. Элекке стереотипларны бетереп, башка юнәлешкә китәсе килә. Музыка уен кораллары белән, чын, чиста башкару стиле белән җәлеп итәсем килә халыкны. Хәзер эстраданы тамада басып бетерде бит.

Айдар:

Аллаһка шөкер, билетлар әйбәт сатыла. Бу 2 көн яхшы узса, бәлки, Чаллыда тагын 1 көн алырбыз, дип торабыз.

Ильмира бик популярлашты. Руслан да һич калышмый.

Айдар:

Без кемнеңдер артыннан кумыйбыз, үз юлыбыз белән барабыз.

Илмира Нәгыймова Айдар Сәфәргалинны үзенә пычрак комментарийлар язуда гаепләп чыккан иде. Бу урында Айдардан шул турыда сорадым. Без гаеп эзләп, гайбәт эзләү белән шөгыльләнмибез, дип, Айдар әлеге сорауга җавапны «без комментариев» дип язарга кушты.

Позитив языгыз сез. Минем эшем – Руслан белән бергә булу. Аннан без – администратор белән җырчы гына түгел. Безнең күптәнге – мәктәп елларыннан башланган дуслыгыбыз бар. Мин Русланның беренче адымнарын да яхшы хәтерлим. Авыр чакларда бер-беребезгә ярдәмгә килә торган дуслар без.

Руслан – бик талантлы кеше. Аның талантына без ышанабыз, бөтен группа ышана. Чөнки без районнарда йөргәндә күрәбез. Инде 45ләп концерт узды, барысында да халык азактан торып басты. Бу – күп әйбер турында сөйли. Социаль челтәрләрдә «мин бизәндем, болай эшләдем» дип йөргән ир-ат – ир-ат булмый инде ул. Руслан ул эшли, ул төпләп җырлар сайлый, мәгънәле җырлар сайлый.

Мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм юнәлешендә дә эш алып барыла. Аларның әти-әниләрен концертларыбызга бушка кертәбез. Үзебез администрацияләргә тәкъдим итәбез, район хакимиятләре үзләре дә андый тәкъдим белән чыга. Руслан хәрби укулар барган урыннарга да барып җырлады. Тик бу турыда бөтен җирдә кычкырып йөрмибез.

Администраторы: «Кем нәрсә сөйләсә дә, Руслан алга таба барачак»

Аудиторияң үзгәрәме, Руслан?

Руслан:

Урта буын да, яшләр дә ярата мине. Быел менә 40тан артык концерт куйдык инде. Барлыгы 100 концерт күрсәтү планлаштырылган.

Концертыңа әти-әниләрең киләчәкме?

Руслан: 

Әти-әниләр иртәгәге концертка киләчәк. 

Иҗат белән генә шөгыльләнәсеңме, бизнес та бармы?

Руслан: 

Башка бизнесларым юк. Барысын да хәләл көч белән табабыз. Иҗат белән шөгыльләнәбез.

Айдар:

Русланны күреп торасыз – эшли. Кем нәрсә сөйләсә дә, ул алга таба барачак.

Руслан:

Дөнья бөтен нәрсәне тигезләячәк, барысын да үз урынына куячак.

Әллә дингә бирелдеңме Руслан?

Руслан:

Өйрәнәм. Бирелмәдем. Дингә аңа кердең дә киттең түгел, аның өчен белем кирәк бит әле ул.

Артислардан кемнәр белән якын аралашасың? Дусларың бармы?

Руслан:

Фирдүс Тямаев, Рамил Галимҗанов, Илсөя Бәдретдинова белән аралашам.

Фирдүс кыен вакытларыңда да зур терәк булган иде.

Руслан:

Әйе, без туганнар да бит. Фирдүснең тормыш иптәше Резидә – минем өчтуган сеңлем.

«Бабай белән элемтәдә торабыз»

Бу урында Русланга бабасы, ягъни Ильмираның әтисе шалтыратты.

Бабай белән яхшы мөнәсәбәтләрдә калдыгыз, әйеме?

Әйе. Минем беркемгә начарлыгым тигәне юк. Элемтәдә торабыз.

Айдар:

Бабасы Меделеевскидагы концертына да килде. «Маладис» дип кулларын кысты.

Руслан:

Фотоларга төштек. Елап та алды. Сөйләшеп утырдык. 

Балалар белән аралашасызмы? Әбиләре янына килгәлиләрме?

Руслан:

Әйе. Әниләр янына да киләләр. Минем әни үстергән балалар бит алар.

Балалар «артист булабыз» дисәләр, нәрсә диячәксез?

Руслан:

Талантлары бар икән – алга. Минем, мәсәлән, үз вакытында артист булуыма әниләр каршы иде. Әни әллә кайларда барырга кыстады. Тик мин үземә нәрсә кирәк икәнен яхшы беләм. Җырлыйсым килә, шул юнәлештә барам, дидем.

Концертта кызыклы хәлләр булганы юкмы?

Айдар:

Баулыда бер апа Әнвәр Нургалиев концертына алынган билет белән килгән. Өзми дә куймый, шушы егет бит инде, ди. Афишаны күрсәтәләр: «Апа, бу түгел бит», – диләр. «Шул бит инде», – дип, сүзен бирми. Баксаң, ул Русланның концертына да алган булган билет, Әнвәр Нургалиевка да. Бутап килгән икән. Керттек. Яхшы урыннар бирдек. Аннары кассир кызлар ул әбинең бер генә ир-ат җырчының да концертын калдырмый карап баруын сөйләделәр.

Син дә берәр кызык әйбер сөйлә әле, Руслан.

Руслан:

Барысын да эш белән дәлилләп күрсәтик әле башта, соңрак сөйләрбез. Берзаман бөтен Интернетта гел мин генә булырмын әле.

Социаль челтәрләрдә бер чибәр кызны кочаклап төшкән фотоларың күренгәләгән иде. Ул сөйгәнеңме?

Руслан:

Бу турыда комментарий бирмим. Тик язга таба зур яңалык беләчәксез, шунысын гына әйтә алам.

Әллә өйләнәсең?

Юк, тик яңалык булачак.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 17 февраль 2023
    Исемсез
    Молодец энем булдырасың.Исән-имин йөрегез.Җавапларың бик охшады.Сайлаган туры юлдан тайпылма.Иманыңны онытма.
  • 16 февраль 2023
    Исемсез
    Руслан Кирамутдинов всеми любимый певец татарской эстрады. Очень талантливый, скромный, безумно красивый своим соловьиным голосом поражает зрителей не только республики Татарстан, но и другие регионы нашей необъятной страны! Спасибо ему и его коллективу за то , что радует нас своим талантом!!!
  • 16 февраль 2023
    Исемсез
    Мин бэлэм син бэхэтлэ булачаксыг
  • 16 февраль 2023
    Исемсез
    Татар эстрадасында ин монлы, матур, кочле тавышлы жырчы Руслан Кираметдинов!!! Мин аны Татарстан республикасынын атказанган артисты исеменэ лаек жырчы дип уйлыйм!!!
  • 16 февраль 2023
    Исемсез
    Зур ун,ышлар, Руслан!!!!бик яратабыз иж,атын,ны!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100