Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни ди ул? Җырларда ялгыш ишетелгән сүзләр: «С.кы бит син», «бел.тик», «кит, мәче!»

Нәрсә диде ул? Радиодагы җыр беткәч, шундый сорау туа кайчак. Сездә дә шулаймы ул? «Интертат» колакка «ят» сүзләре булган җырларны барлады.

news_top_970_100
Ни ди ул? Җырларда ялгыш ишетелгән сүзләр: «С.кы бит син», «бел.тик», «кит, мәче!»

Җырда бер сүз урынына икенчесе ишетелүнең термины да бар – misheard lyrics дип атала ул. Рус эстрадасында да мондый җырлар байтак. Фикер алышуларда күпләр, Алла Пугачеваның «Миллион алых роз» җырында «алых рос», «исакна» сүзләрен ишеттек, дип язалар. «Земляне»ның космонавтлар турындагы җырында «Как сын грустит о матери»ны «Каксын» исемле казах турында сүз барган дип уйлаучылар булган икән. Шул ук җырда «А звезды тем не менее чуть ближе, но все так же холодны...» – дигәнне «Темнемении» дигән йолдызлык булган дип уйлаганнар. 

Шуңа да бу күзәтүебезне шаярту икәнен аңлап кабул итәрсез, дип уйлыйбыз.

Әле кайчан гына «ак каеннар арасында адашып» йөреп, каен белән «сынусының ак күлмәген кигән» хатын-кызны аера алмый йөргән Рәсим Низамовны «теткәлиләр» иде. «Бик үк аек баштан да язылмаган ахры бу җыр», дип тә «чәйнәделәр». Ул җыр күңелләрдә озакка калды, шул куаклыкта йөгереп йөри торган Рәсим абый образы булып. 

Халык: «Җырның җыртыгы юк», – дигән. Нишләп булмасын, бар ул. Җыртыгы булмаса, «тишеге» бар. Шундыйларның берничәсен барладык.

Сөю сүзсез булмый...

Шушы араларда популярлашкан татар җырында колакны кисеп кереп, изеп чыгып китә торган сүз бар: «Белә Тик». Кушып укып карагыз әле, ничек килеп чыга?

«Сөюдән йөрәкләр яна,

Сөюдән йолдызлар кабына.

Белә тик аны ай гына,

Син кирәк җаныма», – дип җырлый Илсөя Бәдретдинова белән Илдус Давлянов.

Илсөягә аңа нәрсә дип җырласа да килешә тагын. Апайның юбилей концерты да «20 ел инде се...» дип атала. Серле хатын, ут хатын, акыллы хатын – сүз уйната белә. Аның бит хәтта әти-әнисе кушкан исеме үк уйнаклап тора: русчасы «Ильсия» булса, татарча – барыбызны да сөя.

Заманында Ләйсән Гыймаеваның да бар иде бит андый җыры – «Су кебек син» дип җырлый иде. Ул сүзләр русчалатып, «тутырып» ишетелә кебек. Күңелдә дә Гыймаева «яшьлегем чишмәләре» түгел, «су.ы бит сииииин, су.ы бит сииииин» дип җырлый әле дә. Беренче тыңлаганда, «кемне сүгә соң бу тутырып?» дип сискәнеп китәсең.

Инде башлагач, гафу итәрсез, монысын да язмый булмас. Илназ Бахның «тотып сөяргә» сүзләре чынлап та мәхәббәт турындамы ул? Безнең авылның ферма агайлары, авыз тутырып сүгенгәндә, «тотып се..» дип җибәрә торган иде. «Яшьлек җыры»нда, әллә нишләп, менә шул искә төшә дә килә. Сөю, мәхәббәт, яшьлек хисләре турында илаһи бер җыр инде. Ну, менә теге абзыйлар искә төшә бит, алар әйтә торган матур булмаган сүзләре. Җитмәсә, Илназ Бах «үзең сөяргә идееее» дип тә сузып җибәрсәәә.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, ди инде тагын бер халык мәкале. Мондый җырлар чыгасын белмичә генә әйтелгән сүзләр булгандыр ла ул.

«Нәрсә диде ул?»

Ләйсән Гыймаева ире Булат Бәйрәмов белән әти-әни турында бик матур җыр чыгарды. Бер-бер артлы, әтигә дә, әнигә дә игътибарны да, кадерне дә берьюлы бер дәрәҗәдә күрсәтеп, матур сүзләр багышлыйлар. Ә җыр менә барып җитми инде. Кытык култыгын гына кытыклап, гел елмаясыны гына китереп тора. «Җаныма ти, җаныма ти», –  дип өзгәләнеп, әти кешеләргә көйләп тора Бәйрәмов. 

«Тотмасаң да син кулымнан,

Горур атлыйм үз юлымнан.

Күр улыңны, әти

Җаным, әти җаным, әти» , – дип җырлый ул, яме. Шулай булырга тиеш.

Илсур белән Гөлназ Шәрипҗановларның соңгы арада яңа җырлары ешрак чыга башлады. Гөлназның көчле энергетикасы бик күп яңалыклар, ачышлар ясарга җитәргә охшап тора. Әмма аларның да бер «тишек» җырлары бар: «Шундый көттем». Шуны башкарганда Гөлназның теге көчле энергетикасы җырның сүзләрен китереп кыса да, «бер адымнан ...йоклап киттем» килеп чыга.

Гөлназның үзеннән дә сорашкан булды бервакыт бу турыда. «Миңа бит ул суз йотылганы тоелмый, беләм бит мин аның ничек әйтелгәнен һәм шулай җырлыйм. «Һәркөн саен бер Раббымнан сине сорап йоклап киттем» дип. Ә сезгә ничек ишетелә? Мин бит белмим тамашаларга ничек ишетелгәнен. Беренче тапкыр моны ишетәм», –  дип җавап биргән иде үзе.

«Дәү тамак» дигән җырны ишеткән бармы? Гомумән, татар телендә «тамак» сүзе үзе үк ниндидер тискәре төсмер ишарәли. Ришат Төхвәтуллин «Мәтәүтамак» җырын җырлаганда, аның үзенә игътибар итми генә, җырның сүзләрен тыңлап карагыз әле. 

«Сине са... Мәтәүтамак» дип көйгә сала шигырьне Ришат. «Дәү тамак» дип җырлаучы авызда авазлар гына көйгә сыешмый кала.

Бер «А» хәрефе аркасында Ришатның күп ишеткәне булды инде аның. «Исемнәрне язып куйдык кАя ташка» дип җырлый башлаган иде бит, аннары ул «ы» «а»га концертларында төзәлде дип истә калган.

«Баганалап, йолып, бәгыремә кысылып кына чыкты яшьләрем» диме ул Әнвәр Нургалиев? Колак сулкылдый монда. «Бәгъремнән чыккан»дыр инде ул, анысын да чамалап була. Тик менә «баганалап» сүзен аңышып булмады әле. Җырның сүзләре дә чыкмады эзләгән вакытта.

«Язсын Ходай гомер буе синең җәнҗалыңны тоеп яшәргә» дип җырлаганын ишеткәч, Рафаэль Латыйповны кызганып куясың. Аннары гына аның «җан җылысы» турында әйткәне аңлашыла башлый.

Салават репертуарында да бар икән «тишек» җыр. Мәче турында җырлый дисәң, татар теленең морфологиясе гаепле икән бу очракта. Без сөйләшә торган тел агглютинатив телләргә керә бит, ягъни кушымчалар күп ялгана. «Ташлап китмә син» дип кенә җырлыйсың калган, Салават абый.

Яптым вагон ишеген...

Бу исемлектә берничек тә «Әл дә сө(и)ям, әл дә сө(и)ям шешенеп» дигән юлларсыз булмый. Инде күптән булса да, ул татар колакларының эчендә озакка калды. Мәликә үзе дә шул юллар белән күз алдына киләдер күпләрнең. 

«Ишетелде» темасына сораштыра башлагач, радиода эшләүче бер коллегабыз бер җыр турында сөйләп көлдерде. «Казан егетләре»нең Миләүшә турындагы җырында «ник каен белән баз янәшә икән?» дип уйлаган икән коллегабыз «Каен белән бас янәшә» сүзләрен. «Казан егетләре»н тагын бер тыңладык – хәзер ачык итеп «бас» дип әйтәләр. Ә менә бу җырны яшь җырчы Лия Шәмсина яңарткан һәм «баз» булып ишетелә. 

Мәликәне дә, Римма Никитинаны да зерә сүккән халык. Мәликәнең җыры да, үзе дә матур, карыйсы да, тыңлыйсы да килеп тора. Хәзер бит радиодан менә мондыйрак җырлар тыңларга туры килә. Биредә сүзсез генә аңлашыйк.

Бу җырларның да үз тамашачысы бардыр, сүз дә юк. Нишләптер, мондый җырларны менә шушылайрак сөйләшә торган тамашачы тыңлыйдыр шикелле булып китә.

«Яптым вагон ишеген,

Тапмый йозак тишеген,

Температурная моя, син бит күңел бишегем».

«Красапетка, не волновайся,

Оставь меня фпакуй...

Краса-красапетка, не волно-волновайся,

Оставь меня фпакуй,

Син ведь знаешь я такой».

Татар эстрадасына мондый «ноу-хау»ны Рамил Шәрәпов алып керде. Бу образның бит меңләгән караучысы бар. Ихтыяҗ булганга өлгергән иҗат җимеше, дип аңларга була. Әмма җырның татарныкымы, әллә рус эстрадасыныкымы икәне турында уйлап баш ватасы юк. Кыскасы, ике теллелеккә дә ярашу үрнәге, дип кабул итик.

Данир Сабиров репертуарында да бер кызык кына җыр бар икән. «Тишек» җырлар турындагы уйларны шул җөпли:

«Җырларга тема инде күптән язылып бетте.

Мин җырлыйм хәзер сезгә

Җыелганын күңелдә.

Кызыл балык уылдык, кызыл диңгез коендык,

Дөнья күреп күп йөрдек,

Сүз беткәч... сүгендек...».

Ә сезнең кайсы җырларда нинди сүзләр ишетелгәне бар?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100