Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов: «Хәзер кавышуга өметем юк инде»

«Интертат» популяр җырчы Руслан Кираметдиновка шалтыратып, хәлләрен белеште. Руслан яңа сезонда халыкны нәрсәләр белән шаккатырачак, шәхси тормышында нинди үзгәрешләр бар?

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов: «Хәзер кавышуга өметем юк инде»
Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан. Җырчының рәсми рөхсәте белән урнаштырыла

Руслан, нинди яңалыкларың бар? Нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

Иҗат итәм. Менә октябрь ахырында башта Татарстан, кабат Башкортстан районнарына, Россиянең кайбер шәһәрләренә концертлар белән чыгып китәчәкмен.

Нәрсәләр көтелә быелгы концертыңда?

Тулысынча яңа программа әзерләдем. Күпчелек җырларым туган як, әти-әни кадере турында. Мәхәббәт турында да берничә җыр булачак. Ләкин төп басымны быел мәгънәле җырларга ясадым. 13 кешедән торган бик көчле музыкаль коллектив тупланды. Бер популяр җырчының музыканты да миңа күчте. Аның кем икәнлеген әлегә әйтми торам. Концертларда үзегез күрерсез, Аллаһы теләсә.

Быелгы концертларымда мин серләремне ачарга карар кылдым. Тамашачыма тормышым, башымнан үткәннәр турында башыннан ахырына кадәр сөйләячәкмен. «Ильмира белән кавышачакбызмы без, юкмы?», «Әле һаман да бер-беребезне яратабызмы, юкмы?» – шул сорауларның барысына да җаваплар концертларда булыр.

Аллаһы боерса, быел, зурлап, Казанга киләбез. Казан тамашачысы бик көтә, «тизрәк кил» дип, көн дә язалар.

 

Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан. Җырчының рәсми рөхсәте белән урнаштырыла.

«Язалар» дигәннән, социаль челтәрләрдә сезнең турыдагы постларда активлык кимеми. Үзеңә дә язучылар күптер?

Әйе, ләкин миңа бик адекват кешеләр яза. Зирәк, дөнья күргән, минем ситуацияне аңлаган, мондый хәлләр үзләренең дә башыннан узган кешеләр яза…

Игътибар итсәгез, бүгенге заманда «гаилә кыйммәте» дигән нәрсә юк. Бүген гаиләнең кадере югалды. «Гаилә институты» дигән нәрсә юк хәзер. Элекке безнең әти-әниләр кебек яшәмибез. Миңа калса, күпмедер вакыттан соң, хатын-кызларга бөтенләй ирләр кирәк булмаячак.

Ә ирләргә – хатын-кызлармы?

Ирләр алар әле барыбер гаилә, бала, дип яшиләр. Хатын-кыз алай түгел.

Үз тәҗрибәңнән чыгып кына хатын-кызлар турында шулай әйтү дөресме?

Хатын-кыз ул – эмоциональ зат. Аларны моның өчен ачуланып та булмый. Менә бүген бер төрле алар, икенче караганда – икенче төрле. Шушы социаль челтәрләр барлыкка килү дә яшәешебезгә ничек тәэсир итте. Алар аркасында аерылышкан кешеләр күпме! Хатын-кызлар андагы матур тормышка ышанып яши, әмма чынбарлыкта барысы да ул виртуаль тормыштагы кебек була алмый.

 

Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан. Җырчының рәсми рөхсәте белән урнаштырыла.

Үзең дә социаль челтәрләрне шуңа өнәп бетермисең ахры.

Мин кирәк кадәрен алып барам. Кайвакыт кына туры эфирлар үткәргәлим. Ләкин, бирелеп, виртуаль дөньяга кереп киткәнем юк. Тормышка реаль карарга өйрәнгән кеше мин. Социаль челтәрләр ул – алдалау, ширма.

Башка артистлар популярлашу өчен куллана бит.

Мин алай социаль челтәрләрне популярлык яулау өчен инструмент итеп кулланмыйм. Җырлар куйгалыйм. Ә кайбер кешеләр иртә таңнан кичкә кадәр шуның белән яши. Һәр адымын төшереп бара.

Агач эше буенча бизнесың бар иде. Аны япкач, үзеңне башка өлкәдә сынап карамадыңмы?

Төгәл генә бер юнәлештә алып бара торган эшем юк. Барыбер тегеннән-моннан кертү юлларын табам.

Машинаңны да яңарттың бугай. Күпмегә алдың, сер булмаса?

Аның бәяләрен әйтү кирәк түгел инде.

Балаларың белән еш күрешәсеңме? Сагыналармы?

Сагыналар… Мөмкинлек булган саен күрешергә тырышабыз. Әле менә күптән түгел кызым Ясминәнең туган көне булды, вакытымны балалар белән бергә үткәрдем. Киноларга, уен бүлмәләренә алып бардым.

 

Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан. Җырчының рәсми рөхсәте белән урнаштырыла.

Атна саен очрашу мөмкинлегең бармы?

Эшләрем күп булганда атна саен күрешә алмыйм инде. Әле бит үземне дә, эшне дә карарга кирәк. Казанга күченү ниятем бар. Ләкин башта торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Без әле Ильмира белән бергә чакта ук Казанга күченергә хыялланган идек бит. Барысын да Аллаһы Тәгалә кулына тапшырдым. Исән-сау булсак, бер җае табылыр.

Узган ел миңа интервью биргәндә, «без Ильмира белән барыбер бергә булачакбыз» дип әйткән идең. Ул фикереңнән кире кайтмадыңмы әле?

Юк, хәзер кавышуга бернинди өмет тә юк инде.

Үз язмышың белән килештеңме инде?

Ничек язган, шулай була. Мин шуны гына әйтә алам.

Баштарак бик бәргәләндең...

Ир кеше андый ситуацияләрне хатын-кызга караганда авыррак кичерә. Барыбер хатыныңнан наз көтәсең. Өстәвенә, без бер-ике ел гына яшәгән кешеләр түгел бит, 12 ел гомер кичергән парлар идек. Башта кыен булды инде, яшермим. Хәзер тулысынча тынычландым, дип әйтә алам. Әти-әни, балаларым сау-сәламәт булсын, иҗатым барсын – шулар иң мөһиме.

 

Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан. Җырчының рәсми рөхсәте белән урнаштырыла.

Әбиләре дә балаларны сагынып торадыр.

Әйе инде, балалар алар гел монда, әбиләре янында үстеләр. Хәзер дә алып киләм. Ильмира белән аралашканым юк. Улым Камил белән генә шалтыратышабыз да, барып алам.

Алимент түлисеңме?

Юк, алимент түләмим. Балаларга үзем ничек булдыра алам – шулай ярдәм итәм.

 

Фото: © Руслан Кираметдиновның шәхси архивыннан. Җырчының рәсми рөхсәте белән урнаштырыла.

Балаларның үскәнен күрми калам, бергә вакыт үткәрүләрдән мәхрүм булам дип, җаныгыз ашаламы?

Дөресен әйткәндә, бар андый хисләр. Алардан качып булмый. Шушы яшькә кадәр үстергән бит инде мин аларны. Балалар белән гел бергә идек. Гастрольләрдән кайтып кергәндә дә үз өеңә кайтып керәсе килә. Сагындыра. Мин дә бит – адәм баласы. Миндә дә җан бар, йөрәк бар.

Яңа мөнәсәбәтләргә ничек карыйсыз?

Миңа башка җитди мөнәсәбәтләр кирәк түгел. Кем беләндер торасым, яңа гаилә корасым килми.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 5 октябрь 2022
    Исемсез
    Гаеп бер кеше дэ генэ булмый хатын кыз семья балалар диеп яшэргэ тиеш
  • 18 сентябрь 2022
    Исемсез
    Без доресен белмибез инде, гаепле кем икэнен. Шулайда, бар доньяга ирне кимсеткэн хатын-кыз эдэпле тугел. Бэйдэн ычкынды.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100