Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Безнең аерылышу балалар өчен дә, Руслан өчен дә файдага булды»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Безнең аерылышу балалар өчен дә, Руслан өчен дә файдага булды»
Ильмира Нәгыймованың шәхси архивыннан

Ильмира Нәгыймованы Чаллы Сабан туенда, сәхнә артында очраклы рәвештә генә күреп алдым. Форсаттан файдаланып, аның белән иҗаттагы яңалыклары һәм гаиләсе турында берничә сүз алыштык.

Ильмира, бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсең?

Мин быел үземнең сольный программамны әзерләп, концертлар куя башладым. Алдагы сезонга да зур-зур шәһәрләрдә концертларым көтелә. Шуңа күрә әлегә яңа программа буенча җитди эш алып барам, яңа җырлар чыгарам. Бик тиздән тагын ике яңа җырым дөнья күрәчәк.

Шәхси тормышыңда яңалыклар юкмы?

Шәхси тормышка килгәндә, Аллаһка шөкер, мин тынычландым. Хәзер тормышның тәмен тоеп, рәхәтләнеп яши башладым дисәм дә була. Ниһаять, балалар белән каядыр барып кайту, ял итү өчен мөмкинлекләрем була башлады.

Миңа калса, Руслан белән араларыбыз аерылу миңа гына түгел, балалар өчен дә, әтиләре өчен дә файдага гына булды. Ул да хәзер концертлар куеп йөри, эшли, селкенә башлады.

Балалар әтиләре белән гел күрешеп тора. Бернинди сагынулар, елаулар юк. Әйбәт, җылы аралашалар. Балалар безнең бергә яшәмәгәнне сизмиләр дә.

Интернетта «Руслан балаларны айга бер генә ала» дип язган идең.

Менә шулай дип язганнан соң ешрак ала башлады. Барысы да менә шул рәвешле эшләнә шул бездә…

Элекке ирегезнең иҗатын, үсешен күзәтеп барасызмы?

Юк, кызык түгел.

Сочига ялга кем белән бардыгыз?

Чынлап әйтәм, үзем генә бардым.

Халык ышанмады, күп сөйләде.

Сөйләсеннәр. Әллә ниләр яздылар һәм язалар. Ул смсларны уку, ишетү үземә дә кызык. Яза бирсеннәр. Сөйлиләр икән, димәк, син алда дигән сүз.

Якын киләчәктә тормышыгызда башка ир-ат барлыкка килү ихтималы бармы?

Әлегә юк. Әмма алдагысы турында әйтеп булмый, Аллаһы Тәгалә ничек насыйп итә бит.

Руслан кызу канлыга охшаган. Син дуэт җырлаган егетләрнең аның белән проблемалары булмадымы?

Юк-юк, сез нәрсә. Ул кадәр үк түбән төшәргә ярамый инде.

Рәхмәт, Ильмира.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100