![«О-о, сөбеханалла, күз тимәсен!» – Руслан Кираметдинов яңа машина алган?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2022/7/14/88d49c7818cc61d7a1b3d2ee4460df54.jpg)
Җырчы зәңгәрсу төстәге машина «сырты»на таянып төшкән фотосын телеграм каналында куйган.
Әлеге сурәт астына ул гадәттәгечә итеп: «Хәерле төннәр, дуслар», – дип язып калдырган. Фотодан күренгәнчә, машинаның әле номеры да юк. Шуңадырмы, телеграмда утыручылар бертавыштан, Руслан яңа машина алган икән, дип фаразлаганнар һәм аны яңа автомобиле белән котлаганнар.
«Матур егеткә – матур машинамы әллә?! Ярар, котлы булсын. Исән-сау, йөрергә язсын». «Руслан, котлыйм, афәрин!», «Сөенәбез синең өчен! Менә шулай тир түгеп җыйган мөлкәтеңнең игелеген күреп яшәргә насыйп итсен үзеңә. Рәхмәт сиңа, без – тамашачыларың белән дә шатлыкларың бүлешәсең», «О-о, сөбеханАлла, күз тимәсен, маладис!» – дип язганнар.