Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның фанаткалары турында Эльмира: «Тәтишканы берәү дә алыштыра алмый!»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтовның фанаткалары турында Эльмира: «Тәтишканы берәү дә алыштыра алмый!»
"Татар-информ" архивы

Хәтерләсәгез, «Татар Радиосы» уздырган Open air концерт вакытында җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның фанатлары халыкны шаккатырган иде. Җырчының сәхнәгә күтәрелеп җырлый башлавы булды, тамашачылар арасыннан бер кыз, «Мин дә тәти» дигән плакат күтәреп, алгарак чыкты. Әлбәттә, Ришат та үзенә карата мондый «мәхәббәтне» игътибарсыз калдырмады. Ул тугры фанаты һәм аның ике дус кызы белән танышты. Ахырдан аларны «чәй эчәргә» дә алып китүе билгеле булды.

Ришат хәзер бу кызлар белән нинди мөнәсәбәтләрдә икән, анысы билгесез. Ә менә җырчының әле күптән түгел генә аерылышкан хатыны Эльмира-Тәтишка өчен кызларның бу адымы бик тә көтелмәгән булган. Бу хакта ул «Интертат» хәбәрчесенә болай дип сөйләде.

Open air концерт вакытында Ришатның фанатларыннан, әлбәттә, бераз шок халәтендә калдым. Ул кичне миңа бик күп кешеләр язды, бу хакта сөйләде… Нәрсә әйтим? Молодец кызлар! Фанатлар булу яхшы инде ул. Әйбәт артистның фанатлары булырга тиеш. Әле алар матурлар бит, үз-үзләрен карап йөрүче кызлар икәнлекләре күренеп тора. Көнләшергә дә сәбәп бар, уйлап карасаң. Тик без Ришат белән бергә түгел, шуңа күрә мин көнләшмим. Әгәр дә берәрсен ошатып, йөри башларга уйласа, рәхим итсен! Әмма бер әйбер әйтәм: Тәтишка берәү генә! Тәтишка һәрвакыт берәү булды һәм булачак та! Тәтишканы беркем дә алыштыра алмаячак, – диде ул.

Эльмира Ришат белән элемтәдә булуын, аралашуларын яшермәде.

Безне хәзер эш мөнәсәбәтләре генә бәйли. Әлбәттә, кайвакыт аның тарафыннан минем берәр кайчан үкенәчәгемә ишарәләр булып ала. «Үзең килерсең әле» дигәнрәк сүзләр әйткәли. Сторисларына да шундыйрак әйберләр яза ул. «Соңга калма», «йөрәгемне елатма» дигән сүзләрнең кемгә багышланганы аңлашыла бит инде, – диде ул.

Эльмира хәзер үзенең ике шәһәр арасында йөреп эшләвен дә әйтте. (Аның Мәскәүгә күченүен язган идек).

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 сентябрь 2023
    Исемсез
    Иренне кара
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100