news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Мәскәүгә күченгән

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Мәскәүгә күченгән
Социаль челтәрләр

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше Эльмира Мәскәүгә күченгән. Чемоданнарын җыйган да, чыккан да киткән. «Тормышымда яңа бүлек башлана», – дип яза ул, сторисларына аэропорт сурәтләнгән видеокадрлар куеп.

Ире Ришат Фазлыйәхмәтов белән аралары өзелгәннән соң, Эльмира: «Мин шоу-бизнес өлкәсендә калмам, мөгаен. Хәзерге вакытта башка эшкә урнашу мәсьәләләрен хәл итеп йөрим. Казаннан бөтенләй китүем дә ихтимал», – дип сөйләгән иде. Аңа кадәр ул Ришатның концерт директоры булып та эшләде.

Ришат белән Эльмира күптән түгел генә мөнәсәбәтләренә нокта куюларын хәбәр итте. Эльмира-Тәтишка, аралары өзелүнең төп сәбәбе итеп, Ришат тарафыннан игътибар җитмәүне атады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар