news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аралары суыну турында: «Пиар түгел...»

news_top
Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аралары суыну турында: «Пиар түгел...»
социаль челтәрләрдән

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира белән мөнәсәбәтләре катлаулануы хакында язган идек. Соңгы арада ул үзенең Тәтишкасын күрсәтми башлады. Эльмираның югалуына борчылган виртуаль дусларына: «Аның барысы да яхшыдыр, дип өметләнәм. Комментарийларсыз», – дип җавап бирде

Бу сторисларны күргәч, «Интертат»  Эльмираның үзе белән  элемтәгә керде. «Бу – пиармы? Чыннан да араларыгыз суындымы?» – дип сорадык.

«Пиар түгел. Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Әлегә бергә эшләвебезне дәвам итәбез», – дип, кыска гына җавап язды ул. 

Ришат Эльмира белән моннан ике ел элек никах укыткан иде. Ул хатынын социаль челтәрләрдә Тәтишка дигән исем белән танытты. Тәтишка-Эльмира җырчының администраторы, концерт директоры да булып тора.

Ришат Фазлыйәхмәтов моңа кадәр дә өйләнгән иде инде. Аның беренче никахыннан улы үсә. Алиментларын вакытында түләмәве сәбәпле, җырчының улына миллионлаган бурычлары булуы да мәгълүм. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 июль 2023
    Исемсез
    бу Ришат дигэн авыз белэн жырлаучы акча куам дип, хатынын кэнэгэтлэндерергэ онота бугай, ир бурычын утэми ахыры .
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар