Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар радиосы» туган көненнән: «кабәхәт» мәхәббәте, татар Дракуласы һәм яңа «тәти»ләр

«Интертат» хәбәрчесе «Татар радиосы» туган көненә багышланган Open air концерттан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Татар радиосы» туган көненнән: «кабәхәт» мәхәббәте, татар Дракуласы һәм яңа «тәти»ләр
Энҗе Габдуллина

«Еладыңмы, берәрсе үлдеме – аны тыңлаучы сизәргә тиеш түгел»

«Татар радиосы» туган көнен елдагыча шаулап-гөрләп үткәрә. 20 еллыгына «Татнефть Арена»ны тутырса, юбилей булмаган елларын да ким куймый – «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйдан эстрада җырларыннан дөбер-шатыр килә. Яхшы кәеф бүләк итүче радио, 22 яшен тутыру хөрмәтеннән, танылган һәм әле танылып кына килүче (танылмыйча калганнары да бар) җырчылардан «солянка» оештырды. «Солянка» шуңа да «солянка» инде ул. Кемгәдер колбасасы, кемгәдер кызган кишер ошамый, ә кемдер тарелкасы белән генә чүмереп куя.

Фото: © Владимир Васильев

Татар эстрадасын «чүмереп» куерга яратучылар иң алдан иң алга килеп басып, бөтен җырчыларга кул чабып, сызгырып һәм телефон хәтерен тутырып торды. Гомумән, радионың тыңлаучылары күп – Татарстан көне уңаеннан үткәргән концертка җыелган кебек булмаса да, халык шактый һәм байтак иде.

Фото: © Владимир Васильев

«Интернет заманасында татар сәнгатен тиз арада таратып та була, шул ук вакытта тиз башка төрле альтернатив әйбер белән бетереп тә була. Безнең өстә – татар сәнгатен киңрәк тарату. Ул миссияне әйбәт кенә башкарып барабыз. Тамашачылар санын күреп әйтеп була – юкка эшләмибез икән», – диде «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев та.

Фото: © «Барс медиа» компанияләр төркеме. Рамил Шәрәфиев Гөлназ Сәфәрова белән.

Артистларга күчәр алдыннан, радио турында да сөйләп үтик. Чөнки җырчыларны танытуда радио хезмәтенең дә көче күп керә. Мәсәлән, бер яңа җыр чыга икән, радиода аны көннәр, атналар буе җырлаталар. Инде сүзләрен ятламасаң да баш миеңдәге сырларга сеңеп калырлык итеп тыңлаткан җырлары да була.

«Татар радиосы» – күпләрнең яраткан радиосы. Татар эстрадасын танытучы, яшьләрчә, заманча яхшы кәеф бүләк итүче радиода яшьләр эшли. Араларында аксакаллар да бар – Зөлфәт Зиннуров, Әбри Хәбриев, Гөлназ Сәфәрова, Ленар Гыйләҗев, Назлыгөл Сөнгатова, Рамил Шәрәфиев. Эфир дулкыннарында Зилә, Илүзә, Айзилә кебек яшь кызларның да тавышларын ишетеп була.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Яшь буенча иң яше – Илүзә Касыймова. «Диджейлыкның авыр ягы бармы? Килдең, утырдың, сөйләдең дә беттеме?» – дим.

Ашаган белми, тураган белә. Килдең дә сөйләп кенә утырасың түгел. Анда бөтен аппаратура синең өстеңдә. Дөрес итеп сөйләү, кирәкмәгән сүзләрне эфирга чыгармау шулай ук контрольдә тора. Син нинди күңел халәтендә булуга карамастан, эфирга чыгып, позитив эмоцияләр таратырга һәм яхшы яңалыклар гына сөйләргә тиеш. Син еладыңмы, синең берәр кешең үлдеме, берәр төрле начар хәл булдымы – аны кеше белергә тиеш түгел.

Фото: © «Барс медиа» компанияләр төркеме. Илүзә Касыймова диджей Илнар Хөсәенов белән.

Татар халык әкияте

Әйтеп үткәнемчә, радионың бер һәм төп максаты – җырчыларны таныту. «Хәзер интернет заманасы. Күбесен үзебез күреп алабыз, аларга тәкъдим белән чыгабыз. Үзләре чыкса да без ачык, һәрберсе белән эшләргә әзер», – диде Рамил Шәрәфиев. Шуңа күрә радио дулкыннарында яңгырарга теләсәгез, кая барырга беләсез. Кызганыч, ротация күпме торуын гына әйтмәде баш мөхәррир. Шулай да кесә калынлыгы да кирәктер.

Шуңа күрә концерт программасы да шулайрак төзелгән иде. Беренче бүлектә яшь һәм халык бик белми торган җырчылар бер җыр белән чыгыш ясады. Дөресен әйткәндә, егет-кызларны үзем дә белеп бетермим. Алар – Эльвира Мифтахова, Гөлүс Хәбибрахманов, Гүзәл Салаватова, Элина Әхмәдуллина, Игорь Дмитриев һәм башкалар.

Фото: © Владимир Васильев

Алар артыннан бераз халык күзенә күренгән артистлар чыга торды – «Ямьле» төркеме, Зәринә Асылкаева, Альберт Вәлиуллин. Кызлар бик матур, бик гүзәл, фонограммага да әйбәт җырлыйлар, булдыралар, кыскасы. Ә Альберт Вәлиуллинны халык ярата икән. Озак еллар югалып торган чибәр, озын буйлы артистның тавышы да моңлы, киенүе дә гади.

Киенү дигәннән Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллинаны уздырган кеше булды микән? Икесе дә кап-карадан киенгән парны әллә кемнәргә ошатып бетереп була иде. «Дракула», «кара плащ» дип тә «үртәп» карадылар. Чөнки Рәзил күн куртка өстеннән кап-кара плащ киеп куйган иде. Рәфинә исә күн чалбар, өстеннән кара ятьмә чорнаган.

«Бүген салкын була, диделәр, шуңа күрә киендек. Аннары су буенда ятьмәнең кирәге чыгарга мөмкин, балык тотам дисәң дә», – диде Рәфинә. Ә Рәзилнең плащының астында татар орнаментлары бар икән. «Бу бит – милли татар орнаментлары төшерелгән, элеккеге тарихны күрсәтә торган, яңа стилистикада эшләнгән плащ», – диде баянчыдан җырчыга әйләнгән артист. Берсе заманча су анасы булса, икенчесе – татар Дракуласы. Татар халык әкиятләре. 2.0. Заманча версия.

Фото: © «Барс медиа» компанияләр төркеме

Асаева операция ясата?

Назлыгөл Сөнгатова радиога да бәби белән килүче җырчыларны искә алганда, балаларын карап торулары турында сөйләп алды. Концертта да яшь әниләр чыгыш ясады.

«Бәби үстергән кешене үзегез беләсез инде. Шулай да иҗатны дәвам итәбез. Декрет дәвамында 2 җыр чыгарырга өлгердек. Концертларда да катнашабыз, бәбине дә үстерәбез, Аллага шөкер», – диде Чәчкә, сәхнәдән төшүгә. Ул үзенең легендар «Кабәхәт»ен җырлады. Менә була бит мәңгелек җырлар. Ул җыр еллар үтү, сулар агу, гомер узу белән дә актуальлеген югалтмый. Чөнки багышлап җырларлык «кабәхәт»ләр булган, бар һәм булачак.

Ә Чәчкәне ире җитәкләп кенә йөртә. Заманында үзеннән яшьрәк егеткә кияүгә чыгуы аркасында төрле сүзләр ишетергә туры килде Чәчкәгә. Ире аны гримм бүлмәсеннән сәхнәгә хәтле булган арада да җитәкләп кенә илтте. Сәхнәдән кул биреп каршы алып, карап кына тора. Яшьтәмени эш.

Әниләр дигәннән, зифа буйлы Гөлназ Асаева да сәхнәне бер бизәп чыгып керде. «Асаева операция ясата икән», – дигән сүзләр дә йөрү сәбәпле, үзеннән сорадым. «Кайбер җирләрне, бала тапканнан соң, спорт белән генә алып булмый. Шуңа күрә, бәлки, бөтен нәрсәне, әйтик, финанс ягын, гаилә ягын, әти-әниләр каршы булырга мөмкин, мәсәлән, хәл иткәч, Алла Боерса, бәлки эшләтермен, бәлки – юк. Әлегә шундый зур сорау билгесе тора. Сәхнә матурлыкны ярата бит. Ә ябыгуның ысуллары күп. Аның белән мин үземнең микроблогымда бүлешәм», – диде җырчы. Күңелегезне киң тотып, җырчының социаль челтәрен күзәтегез, дигән сүз булды бу.

Фото: © «Барс медиа» компанияләр төркеме

Җырчы түгел, җырлаучы Шәрәпҗанның «пышка»сы

Шәрәпҗанны халык ярата. Үзе дә халыкны ярата чөнки. «Монда мине күрергә килгән тамашачы бармы?» – дигәч, акырып кул чаптылар. «Минем бенефис кебек», – дип куйды Шәрәпҗан үзе дә. Иң алда басып торган апалар «Красопетка»сын да, «Йөрәгем сикерә»сен дә кушылып җырлады.

Рамил Шәрәповның юмористик Шәрәпҗан образы пандемия чорында барлыкка килгән иде. Хәзер ул, үзе әйтмешли, җырчы түгел җырлаучы буларак та халык арасында танылды. «Элек Рамил Шәрәповны «Мазда» дип белсәләр, хәзер күбрәк Шәрәпҗан дип беләләр. Кемдер Шәрәпҗанны аерым кеше дип уйлый», – ди Рамил үзе.

Миңа калса, Шәрәпҗанның сәхнә образы – ул барыбер дә күпмедер дәрәҗәдә копия. Рамил үзе дә, кумиры дип, Михаил Галустянны атады. Галустян да «Супер Жорик» булып шундыйрак образда, шундыйрак җырлап җырлап йөри. Аннары Шәрәпҗанның биючеләре дә «неординар». Һәм алар Little Big төркеменең «Uno» җырына төшергән клибындагы образларга охшаш.

Little Big ның үз «пышка» егетләре булса, Шәрәпҗанның үзенең «пышка»сы бар. Бию хәрәкәтләре белән көлке тудыручы кызның исеме Рәзилә Динмөхәммәтова булып чыкты. Казан кызы театр училищесын тәмамлап, «Мунча ташы»нда да эшләп алырга өлгергән. Төркеменә аны Рамил үзе чакырган.

Биюче булырга әле миңа эшләргә дә эшләргә. Мин – биюгә охшаган хәрәкәтләр ясап, шуннан көлке чыгаручы артист. Төрле әйбер язалар, хейтерлар да бар. Андыйларга мин игътибар итмим. Алар миңа ниндидер этәргеч бирәләр. Элек ул сүзләр күңелгә тия иде. Үземә карата тәнкыйть белән карый идем. Әзрәк тазарак булгач, үземне кабул итә алмый, яратмый идем. Еллар үткән саен, үземне ничек бар шулай яратам, кабул итә башладым, – ди Рәзилә.

Фото: © «Барс медиа» компанияләр төркеме

Бер Тәтишка урынына өч «тәти», яки Фазлыйәхмәтов белән чәй эчәсең килсә

Башисемгә язып куйган иң «тәмле» теманы иң соңга калдырдым. Яңа гына аерылу «ачысын» кичерүче Ришат Фазлыйәхмәтовка бәхет елмаеп кына тора. Хәтерләсәгез, беренче хатыны белән аерылу, алимент проблемалары чыккан мәлдә Ришат Тәтишка белән танышты. «Кунакка килгәч, кунып калдым», – дип сөйләгән иде Тәтишка танышулары турында. Күптән түгел Ришат белән Тәтишканың аралары өзелде. Күпләр аларны пиар өчен генә аерылганнар, Тәтишка юкка гына концертларга аның белән йөрмидер, диеште. Шулай да, бу концертта Ришат төркемендәге егетләр һәм бэк-вокалдагы яшь кыз белән генә килгән иде.

«Яратмасаң, әйдә, яратма» дип җырлый гына башлады, халык арасыннан «Мин тоже тәти» дигән плакат күтәрелде. Карап торышка ук Тәтишкага охшаган яшь кыз. Җырлап бетерүгә, Ришат та плакатка игътибар итте. «Мин тоже тәти», – дигән. «Ярар, мин бит инде хәзер «свободный» кеше, «свободный» егет. Сезнең кайсыгыз тәти соң? Сез ничәү соң? Өчәү?! Бер үземә өчәүме? «Жирно» була бугай шул», – дип шаярткан булды Ришат һәм халык арасында басып торган кызларны сәхнә артына килүләрен сорады.

«Керегез әле, әйдә. Мин сезне аннары чәй эчәргә алып барам. Ай-яй тәтиләр. Аерылырга кирәк булган икән», – диде җырчы. Сәхнәдә икәнен бераз онытып та җибәрде, ахрысы. Аерылуыннан бәхет хисләре кичерү дип аңларгамы, Тәтишканы кимсетү булдымы бу – аңламассың.

Гөлшат, Эльвина, Лилия атлы Казан кызлары, әлбәттә, сәхнә янына үттеләр. Ришат кызлар белән танышты да, аларга көтеп торырга кушып, гримм бүлмәсенә кереп китте. «Танышлары ул аның. Сторизда керткән иде», – иде шулай ук сәхнә артында торган бер апа.

Кызлар янына киттем. Бәхетләреннән нишләргә белмәгән яшь кызлар хис-кичерешләрен сүзгә салып әйтеп бетерә алмадылар. «Ришат шундый әйбәт, ачык», – диде берсе. Икенчесе: «Типажы ошый», – диде.

«Таныш түгел идек. Безне чакыруыннан шокта калдык. Әле кереп, карточкага төшәрбез, дип тә уйламадык. Әйдәгез, аның игътибарын берәр ничек җәлеп итик, дидем. Нинди сүз язарга, дип уйлаштык. Матур кызларны «тәти» дип әйтәләр бит. Шуңа «тәти» дип язарга булдык. Якыннан танышырга, аралашырга кызык. Андый мөмкинлек гел килеп чыкмый бит», – дип сөйләде Тәтишкага охшаган Гөлшат.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Андый мөмкинлекне Ришат та ычкындырмады. Сәхнә киемнәрен алыштырып чыгып, кызларны үзе белән ияртеп, «чәй эчәргә» алып китте. Очрашуның ни белән беткәнен бер Аллаһ белә. Икенче Тәтишка барлыкка килер микән? Кешенең шәхси тормышына кысылу дип кабул итмәгез, чөнки кеше шәхси тормышын үзе «Казан» гаилә үзәге каршындагы асфальтка шатырдатып китереп чәпеде.

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Юлда барганда радио юлдаш, өйдә – иптәш»

Ришат Фазлыйәхмәтовтан соң сәхнәгә Илмира Нәгыймова, Илнат Фәрхуллиннар чыкты. Концертның хедлайнеры буларак, Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев чыгыш ясап, 5 җыр бүләк итте. Бүтән плакат күтәрүчеләр булмады, шулай да шау-гөр китереп, кушылып җырладылар.

«Тыңлаучылар булмаса, радионың мәгънәсе дә калмый. Тыңлаучыларыбыз һәрвакыт безнең белән булсыннар. Нинди генә авыр, яки киресенчә артык рәхәт заманалар булмасын, радио һәрвакыт кирәк. Юлда барганда радио юлдаш, өйдә – иптәш», – дигән иде радионың баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев та.

«Татар радиосы»на озын гомер, матур концертлар, эчтәлекле җырлар һәм тугры тыңлаучылар телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100