Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов кабат Тәтишка белән түгел... Бу юлы бар да чынга охшап тора

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов кабат Тәтишка белән түгел... Бу юлы бар да чынга охшап тора

Эстрада җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов соңгы араларда авырлыклар белән очрашкан, ахры. Ул да, аның никахлы икенче хатыны Эльмира – Тәтишка да социаль челтәрләрдә югалдылар, концертларда күренми башладылар. Хәзер алар икесе дә үзләренең аккаунтларыннан бер-берсенең фотоларын бетереп атканнар. Ришат Фазлыйәхмәтовта да, Эльмираның сәхифәсендә дә аларның парлап төшкән фотосурәтләре күренми. Эльмирада хәтта никах фотолары да бетерелгән.

Эстрада җырчылары тормышы белән кызыксынып баручы «Интертат» укучылары сизеп алгандыр: Ришат Фазлыйәхмәтов соңгы арада журналистлар игътибарына да эләкми, вакытлыча юкка чыкты.

Җырчы күптән түгел генә социаль челтәрдә элемтәгә чыкты һәм тамашачысына югалуын сәбәбен телефоны ватылу белән аңлатты. Бу видеода Ришатның кыяфәте дә, сөйләме дә бик тә ясалма чыга, уйлары чуала, сүзләрен дә бик озак уйлап кына әйтә, карашы да тонык.

«Мине бу арада югалтып торгансыздыр. Сәбәбе – телефоным ватылды. Хәзер инде Казанда. Дустым Руслан белән эшләр буенча йөрибез. Бер яхшы ВПН киңәш итегез әле», – дип, ул «подписчик»ларын кузгатып алырга тели.

Телефон ватылуны сәбәп итү, дөресен генә әйткәндә, бик тә сәер яңгырый. Чөнки эстрада артистларының төп реклама коралы булган социаль челтәр сәхифәсенә керү мөмкинлеген күп кенә артистлар бик тә нык саклыйлар, башка смартфоннардан да кереп була торган итеп көйләп тоталар.

Кайберәүләренекен җырчыларның администраторлары алып бара, Ришат Фазлыйәхмәтов аккаунтында да аның тормыш иптәше һәм концертлар администраторы Тәтишканың кулы сизелә иде. Ә бу юлы, хәтта Ришат Фазлыйәхмәтов югалып торганда да, Тәтишка – Эльмира Ришатның социаль челтәргә керә алмавы, ниндидер проблемалары чыгуын хәтта үз сәхифәсендә дә хәбәр итмәде, ә элегрәк аларның бар яңалыклары охшаш була иде. Пар арасында хезмәттәшлек кенә түгел, мөнәсәбәтләр дә булмавын чамаларга була, чөнки элегрәк бу пар кайда бергә ашаганын, кайда икәүләп тырнак ясатканын, кайда киенгәнен дә даими күрсәтеп бара иде.

Эстрададагы иң матур парларның берсе Ришат белән Тәтишка аралары 29 апрельдә Чаллыда Ришат Фазлыйәхмәтов белән Салават концерты алдыннан суынды булса кирәк, чөнки концертның билгесез вакытка күчерелүен Ришат кына хәбәр итте.

Иҗади пар арасында күзәтелгән салкынлык турында «Интертат» Эльмираның үзеннән дә сорады, әмма ул безгә «Бар да яхшы, без бергә» дип кенә җавап биргән иде. Ә Сабантуй бәяләре турында кызыксынгач, Ришат Фазлыйәхмәтовның хәзер башка администраторы булуын, бөтен сорауларны аңа юлларга кирәген әйтте.

Искәртеп үтик, бу пар аерылышулары турында инде бервакыт хәбәр иткән иде, интервьюлар бирделәр. Бу вакыйгаларда аларның коллегалары Фирдүс Тямаев та катнашып алды, ул аларны үзе сәхнәдә чакта кавыштырырга да маташып карады.

Аннары Раяз Фасыйхов бу парның «аерылышабыз» дип «уен уйнап» йөрүләрен фаш итте.

«Ришат Фазлыйәхмәтов белән Тәтишка «ул мине ташлады, без аерылдык, тегеләй-болай» дип бик каты күперттеләр дә, аларны аннары ниндидер бер чарада Фирдүс Тямаев дуслаштырды. «Мин әйткәч, бәбиегез дә була», – дип әйтте. Фирдүсне алар сөйләштерепме, нитепме? Менә бу минем өчен бик кызык булды. Һәм бу – шундый арзанлы, түбән дәрәҗәдәге пиар, минемчә», – дип сөйләгән иде ул.

Ул вакытта Ришат Фазлыйәхмәтов хатыныннан башка гына авылга кайтып йөрүен, Эльмираның Мәскәүгә күченүен дә хәбәр итте. Тик ул вакытта Ришатның күзләрендә балкыган гыйшык нурлары аның үзен үк сатты: җырчы аерылышу хәсрәтендә янган иргә бер дә охшамаган иде.

Ә сез ничек уйлыйсыз: Ришат Фазлыйәхмәтов белән сәхнәдә җырларга теләге булган Тәтишка хәзер бергәме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100