Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов эчүе турында: «Эчә белмим мин»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов эчүе турында: «Эчә белмим мин»
Фото: Видеодан скриншот

«ТНВ» каналының социаль челтәр сәхифәсендәге «Ә син?» тапшыруында Ришат Фазлыйәхмәтов кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриевка Ришатның исерткеч эчемлекләр белән мавыгу турында сөйләгән өлешен тәкъдим итәбез.

– Менә синең бик каты эчкән вакытларыңа килеп җиттек… Рәхәт идеме? Ник эчә идең? Берәр тәм, ямь таба идеңме?

– Бөтен кеше эчә, эчеп карый. Элек, өйләнгәнче, гастрольләргә барганда салгалый идек. Авыртмый идек тә, белми идек тә. Шайтан суы башны бутамый иде дә. Сәхнәгә минем беркайчан да салып чыккан юк. Гастрольләргә төне буе салып бара идек, җырлый идек тә, төне буе салып кайта идек. Андый вакытлар булды. Аерылгач, ныклап сала башладым. Уйланасың, әти-әни юк, ярдәм итүче юк, абыйлар әйтеп карый инде. «Авыр», – дип әйтәм. Андый хәлдә калуны беркемгә теләмим. «Кодировка да ясарга була», – дип әйтүчеләр бар. Кеше сүзе керми. Ихтыяр көчең булып чыга алсаң – чыгасың. Канны чистарту өчен системалар куйдырттым. Аннары җиңелрәк булып китә иде. Кеше әйткән керми, үзеңне җиңә алсаң, котылырга була.

– Туктаганыңа ничә ел булды?

– 4 елдан артты инде. Алкогольсез сыра эчкән бар. Икенче көнне авыртам, бармый ул миңа. Эчә белмим мин.

– Менә, үзеңнең хаталарыңны тану – ул зур җиңү.

– Әйтәм бит, һәр кеше эчеп карый, тәмен татып карый. «Минем гомергә эчкән юк» дигән кешенең дә бер тапкыр булса да йотып караганы бар.

– Мин бу сүзләргә әллә ни каршы килә алмыйм, ләкин мин бер рюмка да эчеп карамаган кешеләрне беләм.

– Беләсеңме? Минем андыйларны очратканым юк әле.

Бу хакта җырчы белән әңгәмә «ТНВ» каналы видеосында 24.48 минутта башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100