Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов кызларны мунчага чакырып, шикле видео яздырган

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов кызларны мунчага чакырып, шикле видео яздырган

Ришат Фазлыйәхмәтов шикле генә видео яздырган. Видеоны ул урманда төшергән һәм мунчага ак чыршы себеркесе (миллеге) җыярга килүен әйтә. Пихта ботакларын кулына алып ул: «Урманга бер елны Тәтишканы алып килгән идем. Тәтишка курыкты, урман эчендә калдырып киткән иде», – дип сөйли башлый.

«Әйдә кайтыгыз мунчага, кызлар, чабам сезне, – дип, астан гына елмая Ришат Фазлыйәхмәтов. – Ә, кызлар, дидеммени мин?» – дип, камерага уйнап та ала.

Тәтишканың кем булуы турында бөтенләй хәбәрдар булмаганнар өчен: Тәтишка – Эльмира – Ришат Фазлыйәхмәтовның икенче хатыны, алар никах белән генә яшәде. Күптән түгел пар аерылышулары турында хәбәр итте.

Бу видеода шунысы шикләндерә: Ришат Тәтишкасын телгә алган вакытта бик тә бәхетле күренә, ул ихлас елмая, күзләре балкый. Кыскасы, күптән түгел генә «хыялындагы хатыны» белән аерылышкан, хәсрәткә баткан иргә охшамаган Ришат. Бәхеттән балкый. Видеоны төшереп торучы да үзен бик тыныч тота, тавыш та чыгармый, күләгәсен дә күрсәтми. Видеоны Тәтишка үзе төшерә, дип уйларга да җирлек бар, чөнки пар, «уртак проектлар» дигән булып, соңгы концертларда күренгәләде. Җырчы да Тәтишка урынына киләсе яңа администраторын әлегәчә күрсәтмәде.

Ә сез ничек уйлыйсыз: Ришат белән Тәтишка тамашачысын алдадымы яисә җырчы чыннан да, аерылышудан соң, шатлык хисләре белән яшиме?

Бу темага: Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтовны мунчада чабындыра

Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтовны хатыны белән дуслаштыра алганмы?

Тәтишка: «Ир-ат игътибары җитми»

Тәтишка Ришат Фазлыйәхмәтов белән аралары суыну турында: «Пиар түгел...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100