Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Тәтишка, барысы да синең өчен эшләнде. Матурым, мин сине яратам!»

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Тәтишка, барысы да синең өчен эшләнде. Матурым, мин сине яратам!»

Ришат Фазлыйәхмәтов бүген социаль челтәрдә элеккеге хатыны Эльмирага (Тәтишка дип йөртә) мөрәҗәгать яздырган.

Төшергән видеосы да гадәти түгел: ул бик ыспай гына киенеп, күл уртасында утыра. Соңрак, аның яңа «Сайра, сандугач» җырын чыгару өчен фотосессия ясаганы билгеле булды.

«Судан курыккан идем, бу хәтле йөзеп керергә… Тәтишка, барысы да синең өчен эшләнде. Матурым, мин сине яратам!» – ди ул видеода.

Видеоның астына: «Мин сине бик каты яратам! Бүтән синсез булдыра алмыйм! Гафу ит мине, Тәтишка. Әйдә дуслашыйк», – дигән сүзләр дә язган ул.

Бу адымны Ришатның тамашачысы хуплап чыккан.

«Көттек бит бу сүзләрне»;

«Ниһаять, беркем дә шикләнмәде»;

«Бик дөрес карар бу!»;

«Тәтишканы яратмый мөмкин түгел»;

«Бер-берегезнең кадерен белеп, юк-барга әзрәк юл куеп, матур яшәгез. Картлык әллә кайда түгел, хәзер килеп җитә. Аннары, нишләп бер-беребезнең күңелен рәнҗеттек икән, дип уйлыйсың. Гомер бик кыска, кадерен белегез»;

«Урааа, әйдәгез инде дуслашыгыз», – дигән сүзләр язалар Ришат Фазлыйәхмәтовка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100