Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин колониядә утыруы турында: «Анда булып кайтуыма бер тамчы да үкенмим»

Ринат Рахматуллин, исерек килеш автомобиль йөртү һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, 6 айга колония-поселениегә хөкем ителгән иде. Җырчы кичә иреккә чыкты һәм үзенең беренче интервьюсын «Интертат»ка бирде. Анда вакытта җырчы нинди нәтиҗәләр ясаган? Нәрсәләр белән шөгыльләнгән? Алга таба планнары нинди? Бу хакта әңгәмәдә.

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин колониядә утыруы турында: «Анда булып кайтуыма бер тамчы да үкенмим»
социаль челтәрләр

«Анда булып кайтканыма бер тамчы да үкенмим»

Ринат абый, хәлләрегез ничек? Үзегезне ничек хис итәсез?

Хәлләр Аллаһга шөкер, Гөлназ. Әле менә Казанга китеп барыш. Кәефләрем дә әйбәт, ирек – ирек инде ул. Монда иркен, биредә мин үземә-үзем хуҗа, өстән «командовать» итеп торучы юк. Үз планнарың, үз графигың белән яшисең.

Сез «колониягә эләгү, бәлки, миңа кирәк тә булгандыр» дип әйткән идегез. Ниндидер нәтиҗәләр ясадыгызмы?

Күп уйландым. Узган гомер юлым турында да, киләчәк турында да уйландым… Анда утыргач та, мине тәнкыйтьләп комментарий калдыручылар күп булды. Ләкин мин кеше үтереп утырмаган бит төрмәгә, авариягә эләккән. Ялгышулар теләсә кайсы кешенең тормышында була ала. Бүген булмаса, иртәгә, иртәгә булмаса – 1 елдан булырга мөмкин. Кешене моның өчен беркайчан да гаепләргә ярамый.

Бу вакыйга кешене кешедән аерырга өйрәтте. Чын дусларым барлыгына инандым. Якын-тирәмдә «дус» булып кыланып кына йөргән кешеләр дә булган икән. Мин анда эләккәч, алар югалышып бетте. Кемдер акча өчен, кемдер популярлык өчен дус булып йөргән. Авыр хәлгә калгач ташлап киткән кешеләрне үземнең исемлегемнән сызып аттым.

Дөньга башкача карый башладым. Үземнең сүземне өздереп әйтергә өйрәндем. Минем «яхшы түгел» дип яши торган гадәтем бар иде. Алай яшәргә ярамый икән ул, әйтәсе килгән сүзеңне кешенең күзенә карап әйтергә кирәк икән.

Нәрсә әйтәсем килә: мин анда булып кайтканыма бер тамчы да үкенмим. Миңа бик зур сабак булды ул. Бу 6 ай минем тормышымны нык үзгәртте. Яшәешемә анализ ясадым. Аракы эчеп, беркайчан да руль артына утырырга кирәкми... Менә эчеп җибәрәбез дә, үзебезне күрсәтәсе килә, уйламыйча эш итә башлыйбыз. Барлык кешеләргә әйтәсе килгән сүзем шул – беркайчан да, эчкән килеш, руль артына утырмагыз...

Аллаһка шөкер, ахыры шулай гына төгәлләнде, дим. Әгәр дә шунда берәр кешене бәрдергән булсам? Җанымны кая куярга белмичә, үз-үземне күралмыйча яшәр идем гомер буе. Ярый мин 6 ай гына утырдым. Анда 5әр, 8әр елга хөкем ителгәннәр бар. Кайсының өстендә – 1, кайсының 3 мәет… 2 баланы таптатып үтергән берсе… Язмыш инде, аннан берничек тә узып булмый, Аллаһ сакласын.

Ә үзем, берәр торбага бәрелеп, инвалид калган булсам? Кемгә кирәк син аннары? Беркемгә кирәкмисең. Гомер буе түшәмгә карап ятарга кала. Сакланып йөрергә кирәк, әле сакланып йөргәндә дә, «Аллаһы Тәгалә сакласын» дип әйтергә кирәк.

Колония территориясендә мәчет бар, мәчеткә йөрдем. Һәр атна ял көнне безнең янга Мамадыштан хәзрәт килеп, вәгазьләр сөйләп, дингә өнди иде. Намаз уку, догалар, тәһарәт алу кагыйдәләре – барысына да өйрәтте. Бик бирелеп тыңлый идем, анда вакытта дин белән җитди кызыксынып киттем.

Минем Буадагы дус малай, шунда утырып чыкканнан соң, дингә бирелде, соңыннан, хәтта, мәчет салдырды. Минем яныма хәл белешергә килгәч, үзе дә шул турыда сөйләп утырды, мине дә намазга басарга өндәде.

Андагы шартлар турында да сөйләгез әле. Нәрсәләр белән шөгыльләндегез?

Дөресен әйтәм, Гөлназ, мине анда барысы да таный иде. Җитәкчелек тә, хөкем ителгәннәр дә – барысы да хөрмәт белән карадылар. Без иртәнге сәгать 6да торып, зарядка ясый идек. Поселениенең үз ашханәсе бар. Анда 3 тапкыр ашаталар. «Дегетле»дә ир-атлар гына түгел, 35ләп хатын-кыз да утыра. Ашарга алар пешерә иде.

Поселениенең үз терлекләр фермасы бар. Анда ит һәм сөт өчен мал-туар тоталар. Бакчада бәрәңге, помидор, кыяр, кәбестә, кишер, чөгендер, борчак кебек барлык төр яшелчәләрне дә үстерәләр. Ашханәдә барлык ризык та үз территорияләрендә үстерелгән продуктлардан әзерләнә. Ипигә кадәр үзләре пешерәләр. Анда беркем дә эшсез утырмый, барысына да эш җитәрлек.

Ул эшләрдә сез дә катнаштыгызмы?

Мин кешеләргә инструментлар биреп торучы булып эшләдем. Иртән аларны хөкем ителгәннәргә биреп җибәрәсең, кич белән, кул куеп, кире тапшыралар. Мине артык авыр эшләргә куймадылар.

Күбесе фермада, көрпә складында эшли. Поселениенең басу-кырлары бар. Хәзер менә чәчүлек эшләре башланачак.

Көнгә 4 тапкыр тикшерү уза идек. Отбой сәгать 10да. Безнең секциядә 14 кеше иде, 2 яруслы караватларда йокладык.

Анда конвой белән дә, строй белән дә йөрмисең. Тик колония –, барыбер колония инде, режим буенча яшәргә туры килә. Мәсәлән, ярамаган җирдә тарткан яки бейджиклы бушлатыңны кимәгән өчен дә җәза бирергә мөмкиннәр. Тикшерү вакытына, эшкә чыкмаган өчен җәзага тарта алалар.

Сезгә эләккәне булдымы соң?

Юк, миңа юк. Әле киткән көнне дә бер колония хезмәткәре: «Ринат абый, сез стройда гел беренче рәттә басып тора идегез. Тикшергән вакытта сезнең фамилияне әйтүе миңа шулхәтле кыен иде. Яраткан җырчыбызның биредә басып торуы авыр иде, фамилиягезне атыйсым килмәде. Бу – сезнең дөнья, сезнең урын түгел, сезнең урын – сәхнә түрендә», – дип озатып калды.

Бер почмакта телевизор карап була иде. Үзенең буфеты бар, анда чәйләр кайнатып эчеп була. «Передача» аша китерткән азык-төлекне сакларга суыткыч бар. Нәрсә дип әйтим, андый ук кырыс шартлар түгел иде. Мин, хәтта, үземнең синтезаторымны китерттем. Миңа кечкенә генә аерым бүлмә бирделәр. Иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә булды.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Төрмәдән хат» дигән җыр яздым»

Иҗат турында сөйләшик, алайса. Нинди җырлар иҗат иттегез? Алар кайчан дөнья күрәчәк?

Анда вакытта 7 җыр язылды. Баштарак, борчылгангадыр, илһам килмәде, торгынлык чоры булып алды. Аннан инде әкренләп язасым килә башлады. Иң беренче итеп «Төрмәдән хат» дип аталган җыр яздым. Аның сүзләре дә, көе дә үземнеке. Калганнары мәхәббәт турында, үземнең хис-кичерешләремне җырларыма салдым. Дуэт белән башкару өчен дә бер җыр язылды. Микрофон белән колонкамны алып килергә дә рөхсәт иттеләр. Бөтен бәйрәмнәрдә дә колониядә концертлар куя идем.

Иҗат юнәлешегезгә ниндидер яңалык кертергә уйламыйсызмы? Яңа стильдәге җырлар, мәсәлән?

Минем үземнең шансон кебегрәк бер стилем бар бит инде. Шул стильдән артык еракка китәсем килми. Идеяләрем бар, әлбәттә. Концерт эшчәнлеген тулыландырырга иде. Хәзер Марсель Мәхмүтов белән яңа программа әзерлибез. Көз көне тамашачым алдына өр-яңа сценарий, яңа экраннар, сәнгати сюжетлар белән чыгу ниятем бар. «Төрмәдән хат» дигән җырга клип төшерәчәкбез. Аннан махсус операциягә багышланган җырым бар. Аңа клип төшерергә торабыз. Концертлар, Сабантуйларда чыгыш ясарга исәп. Якын арага шундыйрак планнар.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Инде гастрольләр графигын да язып элгәнсез. Сез анда вакытта мондагы эшләрегезне кем алып барды?

Администраторым, якын кешем минем мондагы барлык эшләремне алып барды. Концертлар, чыгышлар буенча килешүләр төзеде. Минем телефоным анда иде. Ул барлык шалтыратуларны кабул итеп барды. Кайчан чыгачагым алдан билгеле иде. Май аенда, Аллаһ теләсә, Түбән Новгород өлкәсенә, Нижгар якларына китәбез. Май ахырында Пенза яклары көтә.

Сезнең, иҗаттан тыш, башка керем чыганагыгыз бармы?

Юк, мин иҗат белән генә шөгыльләнәм. Заказга җырлар да язам. Җырлар сорап, бик күп чыгалар. Анда вакытта да эшләдем. 29 апрельдә Ульян өлкәсе Кулатка районында классташлар очрашуы булачак. Махсус алар өчен колониядә бер җыр яздым. 29 апрель көнне барып, шул җыр белән чыгыш ясаячакмын.

«Сөйгәнем атна саен килеп йөрде»

Сез анда утырганда яраткан кешегез, балаларыгыз килеп йөрдеме?

Минем якын кешем атна саен кыска, озын очрашуларга килеп йөрде. Гел телефонда булды. Кызларым да, дусларым да килеп йөрде. Кырыс режим булмаса да, колония – колония инде ул, чикләүләр зур. Аларның ярдәме белән мин ярты елның ничек узып киткәнен сизмәдем дә.

Машинагыз кызыгыз исемендә булган икән. Кызыгызның проблемалары булмадымы? Сезгә үпкәләп йөрмәдеме?

Ярый әле кыз исемендә булган, югыйсә, машинаны «конфисковать» итәләр иде. Статьяның карары шундый булды. Машинаны алып кала алдык.

Кызым белән мөнәсәбәтләр яхшы, үпкәләмәде.

Фото: © Ринат Рахматуллин архивыннан

Сез анда вакытта аралашуны яраткан кешегез аша алып бардык. Аның белән яшь арагыз зур булуы хакында да сөйләгән идегез. Сез анда, ул – иректә, аны көнләмәдегезме?

Сөйгәнем – минем иң зур терәгем. Мин аңа үземә ышанган кебек ышанам.

Көнләшү азмы-күпме бар инде ул. Нормаль ир-ат көнләшергә тиеш, тик көнләшүнең дә төрлесе була. «Рамкалардан» чыкмаска кирәк. Сөйгәнем гел минем белән элемтәдә булды. Без аның белән көне буе диярлек телефоннан сөйләшә идек. Андагы җирле телефон аша элемтәгә чыга идем, телефонга көненә 1 мең сум акчам китеп барды. Яраткан кешем (ред. – Ринат абый әлегә аның исемен әйтергә теләми), миңа әйтмичә, беркая бармады. Мин монда чакта, кайтып, әниләре янында торды.

Гаилә кору ниятегез булу турында да әйткәнегез булды.

Без сөйгәнем белән күптән бергә инде. Гаилә кору… тиздән, быел, дип уйлыйм.

«Аш белән атканга таш белән атты»

Сезгә тамашачыгыз теләктәшлек белдердеме? Нәрсәләр яздылар?

Анда эләккәч, төрле сүзләр ишетергә туры килде. Минем турыда «качкан» дип тә сөйләгәннәр. Комментарийлар шуның өчен бит инде алар, фикер алышу өчен азык. Кемдер яклап яза, кемдер тискәре фикерен калдыра. Идеаль кеше юк бит җир йөзендә, мине дә барысы да яратып бетерми. Бөтен дөнья белән ярата алмыйлар бит.

Концерт директорыгыз дип таныштырып, сезнең турыда шактый кискен фикерләр әйткән кешегә дә үпкәләдегез бугай.

Ул – мин 3 тапкыр куып, 3 тапкыр кире кабул иткән кеше… Күңелем нечкә булгач, кешене кызгандым. Әнисе дә: «Ринат, булышыгыз инде, алыгыз инде улымны эшкә», – дип чыккан иде миңа.

Ул минем концерт директорым түгел, минем төркемдә андый вазифа, гомумән, юк. Үзен-үзе шулай игълан иткән, чынлыкта, минем концертта алып баручы булып эшләгән иде.

Шактый шук, урлап тотылып, утырып чыкканы да бар. Мәрхүмә Эльмира Сөләйманованың да шактый әйберләрен урлаганы булган. Әле мин «тегендә» утырганда да «мин – Ринат Рахматуллинның концерт директоры» дип, минем исемнән сөйләшеп, үзенең проблемаларын хәл итеп йөргән. Чистай ГАИлары да, Ульяновск малайлары да эзли аны. Банкетка барам дип әйтә дә, «предоплата» ала да, килми икән.

Минем ул кеше белән башка аралашасым да, аны үземә якын китерәсем дә килми. Бөтен Россиягә әҗәткә баткан кеше.

Берьюлы: «Син урлыйсың бит», – дип үзенә дә әйттем. Кире какмады. «Әйе, мин – карак. Кечкенәдән шулай урлап үскән бала, берни эшләтә алмыйм», – диде. Ул килгәч, минем төркемдә дә әйберләр югалганы булгалады.

Минем турыда теләсә нәрсә сөйләп, интервью бирүе күңелемә тиде. Рәхмәтсез кеше. Төркемемдәгеләр дә: «Нигә аласыз сез аны кире?» – дип әйтә торганнар иде. Мин кешене кызганам шул, язмыш дулкыннарына ташлыйсым килми. Менә нәтиҗәсе: аш белән атканга таш белән атты.

Фото: © социаль челтәрдән

«Мин шул авариядән соң грамм да капкан кеше түгел»

Бу хәлгә юлыгуыгыз иҗатыгызны тагын да күтәреп, сезне популярлаштырып җибәрмәсме икән? Ничек уйлыйсыз?

Көтәбез инде. Әле колониядән кайтып, сәхнәгә чыккан кешеләр турында ишеткәнем юк минем (көлә). Яңадан тамашачы күңелен яуларга җыенучы Ринат Рахматуллин әле беренче генә. Минем үземнең яраткан тамашачым бар, нәрсә генә булмасын, алар барыбер миңа тугры дип уйлыйм.

«Утырып чыккан» кешеләр бар инде ул, алар аны белгертмиләр генә. Минеке бөтенләй резонанс булды, бөтен Россиягә чыкты…

Мин, кайберәүләр кебек акчалар түләп, судьяларны сатып алып йөрмәдем. Мин «заслужил» дип, суд карары белән килештем. Беренче көненнән алып, соңгы көненәчә утырып чыктым. Димәк, шулай тиеш булган.

Сезнең үзегезне «яхшы күңелле кеше» дип сөйлиләр. Ни өчен гел-гел бәлаләргә юлыгып торасыз икән? Кеше рәнҗеткәнегез булмагандыр бит?

Бу – кешене рәнҗетүдән дә тормый. Бу – карма дип атала. Әле ул нәселдән үк килергә мөмкин. Бәлки, минем әллә кайчангы бабаларымның кырын эшләре булгандыр, мин шулар өчен түлимдер. Болай мин үзем кеше рәнҗетеп йөргән кеше түгел. Киресенчә, минем яхшы күңелле булымны белеп, аны көчсез ягым дип санап, кулланучылар да күп булды. Тик мин хәзер кем белән ничек сөйләшергә кирәклеген беләм инде. Эстрада да, гади тормышта да. Мин хәзер дә шул ук ачык, киң күңелле Ринат, ләкин кайбер кайбер якларымны үзгәртергә туры киләчәк.

Эчүне ташларга уйламыйсызмы, Ринат абый? Дусларыгыз да «Ринатны бары тик шул эчүе генә харап итә» дип әйтәләр..

Эчү беркайчан да, беркемне дә яхшылыкка алып бармады. Аракы, эчү аркасында мин күп әйберләр югалттым. Әле ярар, 30 тапкыр авариягә очрап, бу хәлләр 6 ай колониядә утыру белән генә төгәлләнде, дип шатланып туя алмыйм. Аллаһ Тәгалә саклаган мине.

Шул авариядән соң мин грамм да капкан кеше түгел. Үзеңә бер максат куйсаң, аның турында уйламыйсың да ул. Кайвакытта кеше эшсезлектән дә эчеп җибәрә. Эш белән мавыккан кеше эчми. Алга таба, Аллаһ теләсә, аек тормыш рәвеше алып барырга исәбем.

Ринат абый, рәхмәт, сезгә уңышлар телибез!

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 23 апрель 2024
    Исемсез
    Герой ясыйлар да инде лаексыз кешеләрдән! Ни тавышы, ни моңы!
  • 22 апрель 2024
    Исемсез
    Менә мондый кешеләрдән Интертат интервьюлар ала. Алкашлардан. Башка кешеләр беттемени?
  • 20 апрель 2024
    Сирень
    Уф, сөйгәнем дип кенә әйткән була, бабай
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100