Римзил Вәлиев: «Демографик саннарга гадел бәя кирәк»
Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев җанисәп йомгаклары буенча уй-фикерләре белән бүлешә.
Росстат елның соңгы көнендә – 31 декабрьдә – 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләрен игълан итте. 2020 елгы дип аталса да, җанисәп чынлыкта 2021 елда үткәрелде. «Интертат» җанисәпнең кайбер саннарына нәтиҗә ясаган иде.
Ике җанисәп арасында Россиядә татарлар 596 980 кешегә кимегән. (2002-2010 елгы җанисәпләр арасында татарлар 240 меңгә кимегән иде). 2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә – 4 713 669.
«Интертат» хәбәрчесе җанисәп нәтиҗәләре буенча күп еллар милли теманы яктырткан күренекле журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевның уй-фикерләрен белеште.
«Демографик саннарга гадел бәя кирәк»
Соңгы җанисәптә татарларның саны кимүе мине әллә ни гаҗәпләндермәде. Шулайрак буласын белә идем. Ләкин илдәге татарларның саны 10 процентка кимүе сискәндерә. Бу – гадәттәге күрсәткечләрдән күбрәк. Һәр төбәкнең, шәһәр-районның үз саннары бар. Мәсәлән Ханты-Манси округында, Мәскәү өлкәсендә татарлар артып тора. Этник төркемнәр, мишәр-типтәрләр, Себер татарлары китермәгән ул минус 10 процентны! Гаяз Исхакый әйткән инкыйраз 200 елга сузылырмы икән, дигән сорау туа.
Соңгы елларда көчле үсеш алган, милли мәркәз булып танылган тарихи Ватаныбыз Татарстанда татарлар саны 1 процентка кимү дә демографик процесстагы борылышны күрсәтә. Моңа кадәр республикада татарлар арта барды, хәтта «КамАЗ», Түбән Кама төзелгәндә дә. Объектив гамәлләр, гомумкешелек процесслары да бар. Урбанизация – авыл халкының кимүе, шәһәр мохитендә милли тормышның киңәеп китә алмавы, кайбер урыннарда милли мәгариф, мәдәниятнең һәм туган тел куллануның зәгыйфь булуы, гомумән глобализация, заманча коммуникация, Интернет чалымнары башка милләтләр өчен дә хас.
Җанисәп күрсәткечләре буенча дәүләт сәясәтен тәнкыйтьләү булыр, милли мәгариф үсешендәге киртәләр турында кайнар йөрәклеләр өздереп әйтерләр, мөгаен. Каршы килмим. Федерализм һәм демократиянең «сәгать теле» (маятник) бер якка чайкалу озакка китәргә мөмкин. Дөнья хәлен белеп булмый. Ләкин... Субъектив сәбәпләр дә бар. Үзебезгә, милли оешмаларга һәм тәрбиягә, гаиләләргә бәйле факторлар җитәрлек. Катнаш гаиләләрдә туган балаларның башка милләткә «ычкынуы», татар гаиләләрендә элек 5-7 бала үсү табигый булса, хәзер 1-2 бала табу яки бөтенләй кысыр калу, ялгыз яшәүне өстен күрү демографик хәлне кискен үзгәртә. Бигрәк тә ир-атларның кимүе, имгәнүе, эчкечелеккә батуы кебек күренешләр булганда. Милли үзаңны көчләп такмасак та, милли тәрбия бирү, татар мохитен киңәйтү, милли үзаңны ныгыту үзебездән тора.
Миграция, килү-кайту, күчеп китү, бала туу, үлем-китем саннарын һәр авылда, районда, шәһәрдә барлап тору – хакимияткә дә, җәмәгатьчелеккә дә кызыклы һәм кирәкле гамәл бит. Сабантуйлар, бәйрәм чаралары, юбилейлар миграция һәм демография эшләрен алыштырмый.
Анализны тагы да тирәнрәк итеп тә ясарга мөмкин. Милләттәшләрнең географиясен, кайда ничек таралуын, саклануын өйрәнү читен түгел. Һәркайда халык санын алганнар. Җанисәп йомгаклары бик мөһим һәм кызыклы, алар каршылыклы фикерләр уята. Ләкин татар конгрессының Милли Шура әгъзасы буларак, төпле һәм принципиаль фикерләрне аналитик җыеннарда, экспертлар утырышында ишетергә телим. Үзем дә әйтер идем. Бу эшкә җаваплы җитәкчеләрнең, галимнәрнең фикерләре нинди икән? Һәркем үзенең фикерен әйтә торган экспертлар очрашуын, матбугатта һәм телевидениедә, Интернетта аналитик түгәрәк өстәл сөйләшүләрен көтеп калам. Сүз милләт язмышы, аның яшәеше яки әҗәле турында барганда, һич кызып китмичә, туры һәм гадел итеп сөйләшергә кирәк, – дип аңлатты журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев.