Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җанисәп: татар кими, татарча белүчеләр кими... (Әмма татар укымышлы халык булып кала)

Росстат елның соңгы көнендә – 31 декабрьдә – 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләрен игълан итте. 2020 елгы дип аталса да, җанисәп чынлыкта 2021 елда үткәрелде һәм аның нәтиҗәләре уздырылганга кадәр үк бәхәс тудыра башлаган иде иде. «Интертат» җанисәпнең кайбер саннарына нәтиҗә ясый.

news_top_970_100
Җанисәп: татар кими, татарча белүчеләр кими... (Әмма татар укымышлы халык булып кала)
Салават Камалетдинов

Җанисәп нәтиҗәләре буенча, Россиядә халык саны арта: 2010 елга караганда, 2020 елда 4,3 миллионга күбрәк кеше яши башлаган. 

Дөрес, моңа ике җанисәп арасында (2014 ел) Кырым һәм Севастопольнең кушылуы да җитди йогынты ясады, бу ике төбәктә 2 миллионнан артык кеше яши.

Россиядә 10 ел эчендә 18 шәһәр, 33 авыл барлыкка килгән, ә менә кешесез авыллар катастрофик рәвештә кими – андыйлар 27,5 процентка җиткән.

Халык саны арткан төбәкләр – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм үзәк шәһәрләр янындагы өлкәләр, Краснодар крае һәм Кавказ республикалары. Татарстан да халык саны арткан төбәкләр исемлегендә. (Тулы мәгълүмат – мәкалә азагындагы инфографикаларда).

Ерак Көнчыгыш федераль округында халык арткан кебек күренә, әмма бу төбәкләр белән «уйнау» нәтиҗәсе генә – ике җанисәп арасында Байкал арты крае һәм Бурятия Себер округыннан Ерак Көнчыгышка күчерелде.

Татарстанда халык саны арта

Идел буе округында 2 генә өлкәдә халык арткан булса, шуларның берсе – Татарстан. Башкортстанда халык саны азга гына арткан. Татарстан исә Россиядә халык саны арткан өлкәләрнең унлыгына керә.

Үзәк һәм Төньяк Россиядә, Идел буенда, Себердә, Ерак Көнчыгышта халыкның нык кимүе күзәтелә. Себер төбәкләреннән халык саны арткан Ханты-Манси автоном округы гына бар.

Халык саны нык кимегән төбәкләр арасында бер милли республика бар – Коми. Калганнары – Себер, Үзәк һәм Төньяк Россия төбәкләре. Татарстанның ике күршесе – Оренбург һәм Киров өлкәләре – халык саны бик нык кимегән төбәкләр исемлегендә.

Идел буе округында Башкортстанда халык саны 19 131 кешегә арткан. Татарстанда 218 321 кешегә арткан. Гомумән Идел буе округында халык саны 1 миллионга диярлек кимегән. Киров, Оренбург өлкәләреннән тыш Түбән Новгород, Пенза, Ульяновскида халык бик нык кимегән. Марий Эл, Удмуртия, Чувашиядә дә халык саны кими.

Татарлар саны 600 меңгә кимегән

Ике җанисәп арасында Россиядә татарлар 596 980 кешегә кимегән. (2002-2010 елгы җанисәпләр арасында татарлар 240 меңгә кимегән иде). 2010 елгы җанисәптә 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәптә – 4 713 669.

Җанисәп вакытында татарны төрле катламнарга бүлгәләргә тырышу сәясәте барды. Бу – башлыча Башкортстан белән бәйле. Әмма бу сәясәтнең нәтиҗәсе булмаган дип әйтергә була. «Мишәр» дип күрсәтүчеләр саны бергә арткан. 2010 елда 786 булса, 2020 елда – 787.

Себердә «себер татарлары» дип язылырга өндәү сәясәте дә нәтиҗә бирмәгән. Милләтен «Себер татарлары» дип күрсәтүчеләр кимегән – 2010 елда 6779 булса, 2020 елда – 6297.

«Әстерхан татарлары» 3 тапкырга артса да, абсолют саннарда бу күп түгел – 7 (2010 елда) һәм 29 (2020).

Керәшеннәр саны кимегән. 2010 елда 34822 булса, соңгы җанисәптә – 29978.

Россиядә кайсы халык вәкилләре кимегән, кемнәр арткан?

Башкортлар саны кимүе күзәтелә. 2010 елда 1 584 554 булса, 2010 елда – 1 571 879. Дистә ел эчендә башкорт халкы вәкилләре 12665 кешегә кимегән.

Җанисәптә Идел буенда яшәүче башка халыкларның да шактый кимүе күренә.

Марилар – 547 605 һәм 423 803;

Мордвалар – 744 237 һәм 484 450;

Чувашлар – 1 435 872 һәм 1 067 139;

Удмуртлар – 552 299 һәм 386 465.

2010 елгы җанисәптә руслар 111 016 896 булса, 2020 елда – 1 05 579 179.

Россиядә Кавказ һәм Урта Азия халыклары арта бара. Чеченнар 1431360 булса, соңгы җанисәптә – 1674854. 444 мең булган ингушлар саны да 517 меңгә җиткән.

Башкортстан: башкортлар арта, татарлар кими

Башкортстанда башкортлар санының шактый артуы, татарлар саны кимүе күзәтелә.

2010 елда 1 172 287 кеше милләтен «башкорт» дип күрсәткән булса, 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 96 519 кешегә арткан – 1 268 806. Татарлар саны 34 762 гә кимегән. 1 009 295 булса, 10 елдан соң 974 533.

Шулай итеп, Башкортстанда башкортлар саны 31 процентка җиткән, татарлар – 23,81 процент. Руслар – 35,88 процент. Бу җанисәпкә кадәр саннар үзгәрәк иде – 35,19 процент руслар, 28,79 – башкортлар, 24,78 – татарлар. 

Руслар саны арткан. 2010 елда 1 432 906 булса, 2020 елгы җанисәптә – 1 509 246.

Башкортстанда мишәрләр арткан, әмма абсолют саннарда бу күп түгел: 93 булса, 10 елдан – 149.

Башкортстанда башка милләт халыкларының да шактый кимүе күзәтелә:

Марилар: 103 658 – 84 988;

Удмуртлар: 21 477 – 17 149;

Мордвалар: 20 300 – 10970;

Чувашлар: 107 450 – 79 950;

Украиннар: 39875 – 17149;

Керәшеннәр: 3801 – 3641.

Татарстанда татарлар арта, әмма процент нисбәтендә кими

2010 ел белән чагыштырганда, 2020 елгы (чынлыкта 2021 елда үткәрелде) халык санын алуда Татарстанда татарлар саны 78 604 кешегә арткан. 2010 елда 2 012 571 булса, соңгы җанисәптә 2 091 175 кеше үзенең милләтен «татар» дип күрсәткән.

Процентлар белән караганда, республикада татарлар саны 1 процентка кимегән, дип әйтеп була. 2010 елда республикада татарлар 53,15 процент булса, 2020 елда бу сан – 52,21. 2010 елда Татарстанда 3 785 488 кеше яшәсә, 10 ел эчендә бу сан 218 мең 312 гә арткан.

Руслар 73 435 кешегә арткан – 1501369 һәм 1574804.

Татарстанда яшәүче төп халыкларның кимүе күзәтелә. Чувашлар (116 212 – 90474), марилар (18848 – 15666), удмуртлар (23454 – 21 327), мордвалар (19 156 – 12 065), керәшеннәр (29 962 – 25 189), башкортлар (13 726 – 11 029). Ә менә Урта Азия халыкларының артуы күзәтелә. Үзбәкләр (8881 – 14 970), таҗиклар (5859 – 12541), кыргызлар (1156 – 2406).

Россиядә иң күп арткан халыкларның берсе – чеченнар саны кимегән: 420 булса, 387 калган.

Татар телен белүчеләр кими

2010 һәм 2020 (чынлыкта – 2021) елгы җанисәпләр арасында татар телен белүчеләр 1 019 563 кешегә кимегән. Росстат сайтында чыккан җанисәп нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

2010 елда «Россия Федерациясе халыкларының телләрен белү» пунктында 4280718 кешенең татар телен белүе күрсәтелә. 2020 елгы җанисәптә бу пункт башка төрлерәк тәкъдим ителә – «Телләр белү һәм халык тарафыннан телләрне куллану». 3 261 155 кеше татар телен белүен, 2 917 685 кеше татар телен көндәлек тормышта файдалануын әйткән.

2010 елда 5 310 649 кеше милләтен «татар» дип күрсәткән иде. 2020 елда бу сан 596 меңгә кимегән – соңгы җанисәптә 4 713 669 кеше үзен «татар» дигән.

2020 елгы җанисәптә 4 073 253 кеше туган теле дип татар телен күрсәткән. Милләтен «татар» дип күрсәткәннәр һәм татар телен туган теле дип санаучылар арасында аерма – 640 416 кеше.

Татар телен туган теле дип күрсәтүчеләр һәм татар телен белүчеләр саны арасында аерма – 812 098 кеше. (Монда башка милләт кешеләренең дә татар телен белүен исәпкә алырга кирәк).

Шул рәвешчә, татарлар саныннан гына чыгып нәтиҗә ясаганда (башка милләт вәкилләре арасында татар телен белүчеләрне исәпкә алмаганда) 2020 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, 69,18 процент татарлар үз телен белә. 61,89 проценты көндәлек тормышында татар телен файдалана. Милләтен «татар» дип күрсәткәннәрнең 86,41 проценты туган телен татар теле дип саный.

2010 елгы җанисәптә татарларның 80,6 проценты татар телен белүен әйткән булган. Шулай итеп, татар телен белүче татарлар саны 11,42 процентка кимегән. Туган телен татар теле дип санаучылар саны процент нисбәтендә 5,81 процентка арткан.

Телләрне белүчеләрнең кимүе башка милләт халыкларында, шул исәптән, җанисәп вакытында халык саны арткан чеченнарда да күзәтелә.

1 571 879 кеше милләтен башкорт дип күрсәткән, башкорт телен белүчеләр – 1 086 423;

423 803 – мари, мари телен белүчеләр 258 722;

484 450 – мордва, мордва телен белүчеләр 220 090;

1 067 139 – чуваш, чуваш телен белүчеләр 700 222;

386 465 удмурт, удмурт телен белүчеләр – 255 877;

1674854 чечен, чечен телен белүчеләр – 1 493 748;

478 409 саха (якут), саха телен белүчеләр – 377 722;

295 384 тува, тува телен белүчеләр – 252 953.

Рус халкы һәм рус теле ни хәлдә?

Милләтен рус дип күрсәтүчеләр саны ике җанисәп арасында 5 437 717 кешегә кимегән (2010 елда – 111 016 896 мең рус булса, 2020 елда – 105 579 179).

Рус телен белүчеләр дә кими:

2010 елда – 137 494 893, 2020 елда – 134 319 233.

Татарлар – белемле халык

Росстат 2020 елда узган җанисәп нәтиҗәләрен игълан итте. Саннар татар халкының белем дәрәҗәсе чагыштырмача югары булуын күрсәтә.

Төрле милләт 6 яшьтән өлкәнрәк вәкилләренең нинди белемгә ия булуы исәпкә алынган. Татарда шундый 4 434 552 кеше бар, шуларның 95,95 проценты белем дәрәҗәсен күрсәткән. Югары белемлеләр – 21,4 процент, урта белемлеләр – 15,72 процент, 1,44 процентның – магистратура программасын күрсәткән, 1,08 процент татарлар югары квалификацион категориягә – белем дәрәҗәсенә (кандидатлык, докторлык) ия. Андыйлар барлыгы 47958 кеше.

Чагыштыру өчен – рус халкы вәкилләре арасында югары белемлеләр – 20,89 процент, урта белем – 14, магистрлык – 1,47, югары квалификацион категория – 1,12.

Кайбер башка халыклар (процентларда*):

Башкортлар:

Югары белем – 15,72

Магистратура – 0,91

Югары квалификацион категория – 0,84

Марилар:

Югары белем – 14,14

Магистратура – 0,9

Югары квалификацион категория – 0,65

Удмуртлар:

Югары белем – 16,41

Магистратура – 0,99

Югары квалификацион категория – 0,72

Чеченнар:

Югары белем – 12

Магистратура – 0,57

Югары квалификацион категория – 0,31

Чувашлар:

Югары белем – 18,67

Магистратура – 1,12

Югары квалификацион категория – 0,77

Яһүдләр:

Югары белем – 50,19

Магистратура – 7,2

Югары квалификацион категория – 5,67

*Белем дәрәҗәсе җанисәп документларында 6 яшьтән өлкәнрәкләр арасында исәпләнгән. Шул сәбәпле, бала туу саны төрле булган халыклар арасында процентлар чыгару дөрес булмаска мөмкин – әйтик, чеченнарда балалар саны күп туа, шул сәбәпле, балалар саны аз булган яһүд халкы белән чагыштырганда, югары белемлеләр күпкә аз килеп чыга. Төгәл процентлар саннар билгеле бер яшь вәкиләре арасында тикшерү үткәрелгәч билгеле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100