Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Әхмәдиев: «Мин, гомумән, булганыннан риза. Тормышымны шушы театр тутыра»

Әлмәт театры артисты Рифат Әхмәдиев белән «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова әңгәмәсе.

news_top_970_100
Рифат Әхмәдиев: «Мин, гомумән, булганыннан риза. Тормышымны шушы театр тутыра»
Әлмәт театрының матбугат үзәге һәм Рифат Әхмәдиевның шәхси архивыннан

Әлмәт театры артисты Рифат Әхмәдиевка беренче тапкыр Равил Сабыр романы буенча куелган «Бер хыянәт тарихы» («Фәхрине үтереп ташладылар») спектаклендә игътибар иттем. Әлегә аның потенциалы кинематографистлар тарафыннан кирәк кадәр кулланылмаган гаҗәеп кинематографик актер ул. Театрның соңгы премьераларының берсе – «Йорт» иммерсив спектаклендә кечкенә генә «Мунча» күренешендә аның арткы планда утыруын күрү өчен генә дә бу спектакльне карарга кат-кат килерсең, билләһи.

«Йорт» иммерсив спектакленнән бер күренеш

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

Рифат Әхмәдиев Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәев курсында укыган. Хәзер, читтән торып, Оренбург дәүләт сәнгать институтында югары белем ала. Тумышы белән Балык Бистәсе районының Уракчы авылыннан. Шунысы да игътибарга лаек: Уракчы – рус авылы, дөресрәге, руслар белән татарлар катнашып яшәгән авыл. Тирәлек-фәлән-төгән диюләрнең тел өйрәнмәс өчен аклану гына булуын раслаучы факт бит бу. Боларның барысы турында да аның белән интервьюда.

Рифат, син Татарстанның иң яхшы театрларының берсендә эшлисең, чибәрләрнең чибәре булган хатының бар. Сиңа хәзерге вакытта тулы бәхет өчен нәрсә җитми? Ә бәлки, син түгәрәк бәхетледер... Әллә, шулай да, нәрсәдер җитмиме?

Ничек дип әйтим икән... Һәрберебезгә дә нәрсәдер җитмидер инде. Саулык кирәк...

Саулык белән проблема бармыни?

Саулык, Аллага шөкер! Барыбер тормыш үзенекен ала – сизми дә каласың. Шуңа саулык кирәк!

Барыбызга да саулык кирәк. Әмма хәзерге мизгелдә, Аллага шөкер, ул бар. Ә нәрсә юк?

Барысы да җитә, зарланганым юк. Зарлансаң, нервы бетә. Анысы саулыкка бәрә. Һаман да саулыкка әйләнеп кайтабыз.

Димәк, син түгәрәк бәхетле – чибәр хатының бар...

Әйе, хатын чибәр – үзем сайлаган, балалар бар, яшәргә урын бар, ашарга-эчәргә бар, әти-әни исән, Аллага шөкер!

Ә хатыныңа нәрсә җитми? Нәрсә дә булса сорап аптыратамы?

Аңа мин җитмим. Икебез дә гел бергә эшләгәч, эш темалары өйгә дә кайта.

Театр темасына өйдә талашынамы?

Театр темасына... талаш юк. Без бер-беребезгә көч бирәбез. «О, монысы миңа ошады», – дибез.

Хатының җәй буе кинода төште (Ләйсән Әхмәдиева ТНВның «Кеше китә – җыры кала» телесериалында төп рольләрнең берсен башкарды. – авт.). Кайчан карама, хатын өйдә юк. Туйдырмадымы?

Юк, туйдырмады. Ул «бу көннәрдә бала синең өстә, берүк карарсың инде» дип, съемка көннәрен алдан әйтеп куеп, мине әзерли иде. Кайбер көннәрдә бергә дә бардык. Андый чакта бәбине әниләрдә калдыра идек. Көне буе төшәбез дә, кайтканда, шул турында сөйләшеп-фикерләшеп кайтабыз.

Яраттыңмы кинога төшү процессын?

Кино инде – балачак хыялы, дигәндәй. Кино карап, артистларның уенына кызыгып үскән бит инде. Заманында Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» фильмында төштек. Фильмның кастинг директоры Ирек Хафизов, 2 генә реплика белән докторны уйнарсың, дип, Зәй шәһәренә пробаларга чакырды. Сөендем инде, хыялымны тормышка ашыра алам, дип. Ә фильмның режиссеры Илдар Ягъфәров мине, йөзе белән төп геройга (төп геройны Инсаф Фәрхетдинов башкара. – авт.) охшаган, дип, аның улы роленә куйды. Фильмны Зәй шәһәрендә, Сарман районында кырларда төшердек. Бик күңелле булды. Бу – беренче эшем иде. «Нәрсә кирәк, тегесен эшлик, монысын эшлик», – дип, карап кына торалар. Кырыеңда йөриләр, чәй бирәләр, ашарга китерәләр, грим салалар, эссе түелме, салкын түгелме, дип кайгырталар. «Кем булдым соң әле мин?» – дип тордым. Илдар абый Ягъфәровка рәхмәт инде.

Эшегезнең нәтиҗәсе ошадымы?

Ул фильмның алтарихы да бик эчтәлекле инде. Татар язмышы. Татарның «Исәнмесез?» дигән сүзе турында уйлану... Чыннан да, уйландыра торган фильм.

Кино дигәннән, Әлмәт театрында Айдар Җаббаров куйган «Ат карагы» (Туфан Миңнуллин пьесасы) һәм «Бер хыянәт тарихы» («Фәхрине үтереп ташладылар») киноспектакле (Равил Сабыр әсәре, режиссер – Александр Далматов) искә төште. «Ат карагы»н яратасыңмы?

Әйбәт спектакль. Анда без, чыннан да, кинодагы кебек уйнадык. Андый роль эләккәне дә юк иде әле. Безне Илсур Хәертдинов белән икебезне «ак» һәм «кызыл» итеп куйдылар бит инде, и маташтык инде сугышып, талашып, тиргәшеп. Җиңел булмады ул, ләкин уйнавы рәхәт.

«Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектаклендә ролең дә бик кызыклы – халык әйтмешли, «сәнәктән көрәк булган» бер хәсрәт эшмәкәрне уйныйсың. Син аны һәм аның дусларын аңлыйсыңмы һәм аклыйсыңмы?

Мин аны акларга тиештер, әйе. Минем героем Хамис – авылдан шәһәргә килгән кеше. Авыл кешесен шәһәр үзгәртә бит, үз тәртибенә кертә. Мин аның үзгәрүен дә күрсәтергә тиеш: аның бай буласы килә, машиналы буласы килә... Бу герой, яши-яши, алдаламасаң, тормыш бармый, дип аңлый башлый. Нәтиҗәдә, баеп та китә. Әмма азактан ул да алдаган, аны да алдаганнарын аңлый. Аның бит дуслары белән очрашуы да – алар арасында үзен үстереп күрсәтергә теләве. Чөнки бит тулай торакта аны каршы алганда да, авыл егете дип, кимсетебрәк каршы алалар. Шул комплекслары да аңа яшәү дәверендә тәэсир итә. Миңа ошый ул ролем. Миңа хас булмаган хәрәкәтләре, гамәлләре, сөйләшү рәвеше ошый. Мин бит инде анда 45-50дәге кешене уйныйм. Гәүдәле булуын, салмак кына йөрүен күрсәтү өчен урамда шундыйрак гәүдәле кешеләрнең йөрешенә, утыру рәвешләренә карап та өйрәндем инде. Өйдә дә репетиция ясый идем инде, төрлечә кыегаеп йөреп.

«Бер хыянәт тарихы» («Фәхрине үтереп ташладылар»)

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

Бәлкем, минем күзгә генә шулай күренгәндер – сәхнәдәге кыланмышларыңны бераз әлеге әсәрнең авторы Равил Сабырга да охшаттым.

Анысын дә әйткәннәре булды. Юк, аңа охшатмадым мин. Спектакльләр кешеләрдән көлү өчен чыгарылмый бит инде. Андагы персонажларны һәрберебез төрлечә күрсәтергә тиешбез, барыбыз да бер сукмактан барсак, тамашачыга да кызыгы калмый.

Спектакльгә әзерләнгәндә, ул чорны ничек күз алдына китердең?

Кешеләрнең «девяностые» дип сөйләгәннәре буенча инде.

Сез Казанга килгәч, андый сугышып йөрүләргә эләкмәдегез инде, әйеме?

Казанда туганнар да, абый да бар иде бит инде. Бер-бер хәл була калса, яшереп йөрмә, әйт, дип әйтәләр иде. Сугышып йөрүләр булмады. Дуслар бар иде. Бергә йөрдек инде.

Сине Казанга килеп уку нык үзгәрттеме?

Әйе. Үзгәртте. Училищеда укыганда ук, авылга кайтып скетчлар куйганда, аның өйрәткәнен истә тотып, монда шул җитми, дип уйлап эшли башладым. Шунда ук үзеңнең үзгәрә баруыңны сизәсең. Ул актерлар арасында сизелми, ә менә халык театрында нык сизелә, аерылып тора.

Характерың да үзгәрдеме?

Мин ничек тыныч кеше идем, шулай тыныч булып калдым инде. Артык аралаша торган кеше түгел. Әйтәм ич, мәче кебек тыныч кына өйдә ятарга өйрәнгән кеше.

Казан театр училищесын тәмамлаучылар, гадәттә, укуларын читтән торып Казан дәүләт мәдәният институтында дәвам итәләр. Ә син Оренбург сәнгать институтын сайлагансың. Ничек алай берүзең генә укырга Оренбургка китәргә булдың?

Театрга «Кар астында кайнар чишмә»не (Аяз Гыйләҗев пьесасы) куярга килгән режиссер Булат абый Хәйбуллин «курс җыям» дип чакырды да, имтиханнар бирергә бардым, бюджетныйга эләктем, инде әйбәт кенә укып йөрим.

Казан театр училищесында Фәрит Бикчәнтәевның үзендә укыганнан соң вузда уку өстәмә белем бирәме, әллә диплом алып хезмәт хакын күтәрү мөмкинлегенә кайтып каламы?

Хезмәт хакы дип... ул болай да җитә инде.

Әйбәт.

Ә уку рольләр чыгарганда бик булыша. Тик шунысы бар – һәр педагог үзенчә бирә: Фәрит абый үзенчә белем бирә иде, Булат абый башка юнәлештә бирә. Кайчакта төрле укытучыдан, төрле чыганаклардан алынган белемне бер-берсе белән чагыштырсаң, бер-берсенә каршы да килә кебек. Алар барысы да хаклы, һәрберсе безне үстерергә, белем бирергә тырыша. Ә без эш дәверендә, очрагына карап, алар өйрәткәннән үзебезгә кирәклесен ала алачакбыз.

Иң яраткан рольләрең?

Бөтенесе кадерле. «Кызлар килде авылга», «Кар астында кайнар чишмә», «Яшь йөрәкләр», «Синсез килгән язлар»...

Рольләрең җитәме?

Хәйран. Зарланмыйм.

Син бөтенләй зарланмыйсыңмы ул әллә? Хәтта хезмәт хакыннан да зарланмадың.

Ашарга-эчәргә җитә. Мин булганыннан канәгать. Эш бар, кием бар, ашарга бар...

Ипотека да бармы?

Әйе. Анысы бар кешедә дә бардыр инде.

Киләчәгеңне шушында – Әлмәт театрында күрәсеңме?

Анысын уйлаганым юк. Без бит монда да театрда гына ятмыйбыз, гастрольләргә, фестивальләргә йөрибез. Димәк, дөнья күрәбез, төрле кешеләр белән аралашабыз. Театрда эшләүнең шушы ягы да яхшы.

Әлмәт театры сиңа талантыңны тиешенчә ачарга мөмкинлек бирәме? Син үзеңне талантлы артист дип таныйсыңмы?

Талант бар инде ул. Иң мөһиме – минем спектакльдә уйнавымнан халыкка рәхәт булсын. Комедияләр уйнаганда, халык ял итсен, дип уйлап уйныйм. Кеше бит эштән соң театрга ял итәргә килә. Шуңа, аңа ул ялны бирергә кирәк.

Ә синең халыкка ачуың да килмиме – без спектакльләрнең җитдиләрен дә күрсәтәбез, сезнең комедиягә килеп көлеп кенә утырасыгыз килә, дип.

Юк. Һәр кеше үзенә кирәклесен сайлап ала. Ял итәсе килгән тамашачы комедиягә килә, күңеле моңлану сораганда, җитди әйберләр дә бар.

Халыкка комедия күбрәк кирәген ничек аңлатасың? Бу – тормыш авырлыгы белән бәйлеме икән?

Театрдагы җиңел комедияләр тормыш авырлыгын оныттыра. Без, килгән кешегә рәхәт булсын, көлсен, тынычланып китсен дә кабат әйләнеп килсен, дип тырышабыз инде. Тамашачы «ипотеканы түлисе бар, тегене эшлисе бар, моны сүтәсе бар» дигән проблемаларны кырыйга куеп торсын.

Үзегездә спектакль куйган кайсы режиссерны сагынып искә төшерәсең?

Илгиз Зәйниевны. Ни өчен икәнен дә әйтә алмыйм. Аның аурасы шундый рәхәт. Аның белән спектакль кую барышында сөйләшеп тә, аралашып та була.

Рифат, синең пародистлык белән шөгыльләнәсең килмиме? Синнән чыгар иде ул.

Ул бит кинәт кенә чыга. Эштә монтаж вакытында да кинәт кенә берәр җырчыны «пародировать» итәсең. Әмма пародистлык теләгем юк. Миннән чыкмас андый әйбер, дип уйлыйм. Аннары кешедән көлү буладыр инде ул. Беркемне дә кимсетәсе килми. Беркемне дә рәнҗетәсе килми. Мин, гомумән, булганыннан риза. Тормышымны шушы театр тутыра.

Мин интервью алганда кешедән: «Нинди шәхесләр белән сөйләшер идең?» – дип сорарга яратам. Теләсә кайсы гасырның теләсә нинди шәхесен күздә тотып.

Минем рәхәтләнеп әти-әни белән сөйләшеп утырырга да вакыт җитми әле. Кара-каршы утырып чәйләр эчеп... Алар белән аралашу кадерле миңа. Телефон аша сөйләшү башка инде ул, күзгә күз карашып сөйләшәсе килә.

Алар артист булуыңа риза иделәрме?

Алар каршы килмәде. Авылда мине гел җырлата-биетәләр иде. Шуннан, артистлыкка барыргамы инде, дигән уй туды. Әти дә гармунда уйный, җырлый бит инде. Үзлегеннән өйрәнгән. Без үскәндә, авылда ут бетсә, әти баянын алып җырлый башлый, аның янына җыелып, җырлашып утыра идек.

Син үзең баянда уйный беләсеңме?

Баянда – юк, гитарада уйныйм әзрәк. Мин дә самоучка инде, әти кебек.

Җырлар язмыйсыңмы?

Миндә андый талант юк, хатында бар. Ул шигырьләр яза.

Тагын нинди һөнәрләрең бар?

Күбрәк вакыт эштә уза инде. Без бит декорацияләрне дә үзебез корабыз. Аның мәшәкате бик күп, вакытны күп ала. Минем театрдан башка ниндидер шөгылем юк.

Рифат, синең үзең белгән нинди начар сыйфатларың бар?

Мин – бик өйдә утырырга ярата торган кеше. Мәче кебек. «Өй – эш» – миңа шул җитә. Хатын белән урамга йөрергә чыкканда да миңа максат кирәк – ниндидер йомыш, эш булса гына чыга алам. Шуңа күрә чыгасы бар икән – болай гына йөрмибез, йә кибеткә барып, кирәк әйберләрне карыйбыз. Миңа өйдә рәхәтрәк.

Өйдә диванда ятасыңмы?

Юк, өй дә җыештырам, вак-төяк ремонт эшләре булырга мөмкин. Балага да игътибар кирәк.

Китап укыйсыңмы?

Хәзер китап укылмый инде, аудио китаплар булырга мөмкин. Хәзер кулда телефон бит, анда – интернет, интернетта бар хәзер бөтен мәгълүмат – бик җайлы, керәсең дә карыйсың, укыйсың, тыңлыйсың.

Рифат хатыны Ләйсән һәм кызы Таңсылу белән

Фото: © гаилә архивыннан

Сүз башын, хатының чибәр, дип башлаган идем. Ләйсән артыннан озак йөрдеңме?

Чибәр. Барысы да кинәт кенә килеп чыкты. Театр училищесында укыган вакытта, аңа күз салып: «Ләйсән, ә син училищены тәмамлагач, кая барырга җыенасың?» – дип сорадым. Ләйсән шаяртып кына: «Син кая барасың, мин дә шунда барам», – дигән иде. Ул бездән соңрак укыды. Бу – чыннан да юмор иде. Без Әлмәт театрында 1 ел эшләгәч, Ләйсән дә монда кайтып төште (ул минем монда эшләгәнне белмәгән иде). Мин инде, теге сүзен искә төшереп: «Минем арттан килдеңме?» – дидем.

Ләйсәнне эләктереп алмасыннар өчен, тиз генә өйләнештегезме?

Өч ел йөрдек әле.

Бигрәк озак оеша алмагансыз.

Чәчәкләр тотып, «Макдоналдс» бәрәңгесе алып, озак килеп йөрдем инде ул яшәгән тирәләргә. Ә ул мине төрле яклап сынап карады.

Озак көттергәнсең син аны.

Башта ул «яратам» дигән сүзен дә бер елга якын әйтми интектерде. Аннан үзе, оешырмы бу, юкмы, дип көткәндер инде. Соңыннан никах укыттык, туй ясадык. Хәзер кечкенә генә кызыбыз Таңсылу бар.

Алдыңа «балам татарча белергә тиеш» дигән максат куясыңмы?

Балалар бакчасында аның белән русча сөйләшәләр. Кызым балалар бакчасыннан кайтканда русча сөйләшә башласа, татарча сөйләш, дип исенә төшереп торабыз. Алай дигәч, сүзләрне җыя-җыя татарча сөйләшергә тырыша. Русча да сөйли инде. Үзебез Таңсылу белән татарча сөйләшәбез.

Татарча сөйләшмәгәндә борчылу бармы?

Мин үзем дә рус авылында үскән бала бит инде. Безнең авылда татарлар да, руслар да яши. Татарлар – русча, руслар татарча белә. Ул рус авылы булган, анда татарлар да килеп утырган. Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укыдык, башка фәннәр рус телендә иде. Үзем дә рус авылында яшәгәч, бала татарча белмәс, дип уйлау курку дәрәҗәсендә түгел. Мин үзем рус авылында үссәм дә, татарча сөйләшәм бит.

Ике милләт яшәгән авылда дин мәсьәләсе?

Авылда чиркәү дә, мәчет тә бар. Дин мәсьәләсендә проблема булганы юк.

Катнаш никахлар проблемасы да бар идеме?

Бөтенебез аралашып үстек инде, урамда классташлар белән бергә йөри идек.

Әти-әниең: «Татарга өйлән, улым», – дип тукып торалар идеме?

Юк. Мәхәббәт бит ул үзе килә. Кинәт кенә килә. Килә дә бәрелә, милләткә карамый.

Әлмәт театры репертуарындагы «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен ничек кабул итәсең? Сиңа анда мулла сүзе кадерлеме, поп сүземе?

Хәзер андый проблема барын да белмим, киртәләр дә күрмим.

Кызыңа: «Татарга чык», – дип әйтмәячәксеңмени алайса?

Барыбыз да аңлыйбыз бит инде ничек кирәген. Без бит аңладык татарча белергә кирәген, татарга өйләнергә кирәген, балаларыбыз да аңлар, әйтмичә дә аңларлар. Әле ул турыда уйламаган. Бәлки, вакыты җиткәч, әйтермен дә.

Өйдә кем хуҗа?

Хатынга «мин хуҗа!» дип өстәл сукканым юк. Алай тиеш тә түгел. Мин – хатынны, хатын мине аңлап...

Гөрләшеп яшибез, дисеңме?

Без гаиләдә 2 малай булгач, әни идәнне дә юарга, ашарга пешерергә дә өйрәтте. Әни үскәндә ничек өйрәтте, хәзер дә шулай бара – бөтенесен эшлим. Өйдә чиста булсын өчен хатынга кычкырып кына ятып булмый бит инде, икең бергә эшлисең дә аласың. Алай күңеллерәк тә. Таңсылу да үз уенчыкларын үзе җыештыра. Юкка ачуланырга ярамый – нерв күзәнәкләре бер бетсә, яңармый. Безнең эштә аеруча тыныч булырга өйрәнергә кирәк. Тамашачының да төрлесе бар бит.

Залдагы тамашачының энергетикасы тәэсир итәме?

Сизелә ул. Кайвакыт әллә нинди энергетика килә, дип, артистлар белән дә сөйләшәбез.

Андый каты күзләрдән ничек котыласың?

Носкины кирегә киясең...

Чынлапмыни?

Юк инде, шулай дип шаяртып сөйләгәннәре бар иде – шул искә төште. Театрдан урамга – саф һавага чыккач җиңеләясең, аннары бетә ул авыр хис, тынычланасың.

Нык борчылдыра, тиз генә җибәрми торган ролең кайсы булды?

Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»да Самсонны уйнадым. Спектакль башланганда, Монтекки белән Капулетти кешеләре булып платформа өстендә талаша башлыйбыз. Шунда кулга тимер пычаклар тотып, бөтен ачуың белән сугышасың. Ул пычаклар кайралган түгел инде, ләкин бит аларны тотып торасың. Шулвакыттагы киеренкелек сәхнә артына кереп киткәч тә җибәрми. Алга таба да шундый талашу сәхнәләре булгач, шул киеренке халәтне саклыйсың. Спектакль бетеп урамга чыккач кына «Аллага шөкер» дип, җиңел сулап куясың.

Хәзер андый киеренкелектә тота торган спектакль бармы?

Юк.

Җиңел кереп, җиңел чыгасыңмы?

Аллаһ ярдәме белән инде.

Спектакль алдыннан догалар укыйсыңмы?

Әйе. Һичшиксез. Ул – ниндидер саклагыч бөти кебек.

Бөти дә йөртәсеңме?

Әйе. Спектакль вакытында кесәмә салып куям. Ул – бабайның буыннан буынга килгән кулдан язылган догасы. Әни, театр тормышын күргәч, аны миңа бирде. Йөрәге белән сизә бит ана кеше. Миңа ул һәр эшне бисмилла белән башларга өйрәтте. Аллага ышанырга кирәк.

Иң зур хыялың нинди?

Саулык-сәламәтлек инде – әти-әнигә, үземә, хатыныма, балага, туганнарга сәламәтлек телим. Йокларга яткач, бисмилла әйтеп, әйбәт узган көнгә шөкер кыласың, иртәгәге көннең дә шулай әйбәт узуын телисең. Спектакль әйбәт узсын, яхшы тамашачы килсен, дисең. Мин йоклар алдыннан да, уянгач та шулай теләкләр телим.

Наил Гаетбай «Кызлар килде авылга»

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина фотолары

«Бер хыянәт тарихы» («Фәхрине үтереп ташладылар») киноспектакленнән кадр

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

«Ат карагы»

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

«Хыял йорты»

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

«Кызлар килде авылга»

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

«Йорт» иммерсив спектакле

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

«Нечкәбил»

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 апрель 2025
    Исемсез
    Алдагы кенегездэдэ зур роллэр яуларга булсын жырлы роллэрен кубрэк булсын иде матур жырлыйсын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100