Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызлар килгән авылга»: спектакль картаямы?

Әлмәт театры үзенең «Кызлар килгән авылга» комедиясенең 15 еллык туган көнен үткәрде. Нинди ул 15 ел буе тамашачы өзелмәгән спектакль – хәбәрчебез күзәтүе.

news_top_970_100
«Кызлар килгән авылга»: спектакль картаямы?
фото: Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина фотолары

Моннан 15 ел элек – 2009 елның 8 октябрендә – үзенең 65нче театр сезонын Әлмәт театры Наил Гаетбай пьесасы буенча Илдар Хәйруллин тарафыннан куелган «Кызлар килде авылга» спектакле белән ачкан. Бу – җиңел генә бара торган җырлы-биюле комедия. Гадәти спектакльнең уртача гомере 5-6 ел булганда тамашачыны нәрсәсе белән җәлеп иткән соң бу комедия – барып карарга булдым.

Бөтенләй башка сюжет булса да, бу бит – «Ситса туй», дидем мин аны карый башлагач. «Ситса туй»ның Илгиз Зәйниев үзе куйган Минзәлә театры версиясен түгел, Камал театрында Айдар Җаббаров куйган версиясен күз алдында тотуым.

Камал театрының «Ситса туй» спектакленә ажиотаж турында ишетеп һәм күреп беләбез бит инде – афишада күренгән саен билет сатылып бетә тора. Театр өстәмә спектакльләр дә куя – алары да сатыла. Театр – билет акчасын, автор – процент акчасын, артистлар «балл» акчасын санап бетерә алмыйдыр дип, башка театрларга көнләшергә генә кала. «Ситса туй» спектаклен режиссер Айдар Җаббаров, Камал театры репертуарына «свежий» комедия кирәккә күрә, Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куйды. Ә бит уйлап карасаң, ул кулына эләккән теләсә нинди профессиональ язылган пьеса буенча «Ситса туй» кебегрәк спектакль куя ала иде. Чөнки, минемчә, спектакль уңышының сере – аның ярымконцерт булуында. Ягъни, рецепты болайрак – драматург язган диалогларны халык күңеленә кереп калган эстрада җырлары белән аралаштырып куясың: күренеш саен мул итеп җырлап-биеп аласың. Композитор чакырасы түгел, һичшиксез, заманында җырлана-җырлана «таушалып беткән» җыр кирәк. Юккамыни безнең «эстрада звездалары» яңа җыр белән маташмыйлар, искене эләктереп калырга тырышалар, юккамыни шул элеккеге җырлар өчен һәр бирмеш көн ызгыш-талаш. Эстрада «йолдызлары»ның хәтта тыңкыш тавыш белән «шыгырдауларына» да риза халык, яңгырасын гына иске җыр.

Кыскасы, Әлмәт театры һәм Илдар Хәйруллин моннан 15 ел элек шушы рецепт белән спектакль чыгарган. Театр аны стационарда да күрсәтә, районнар һәм авыллар саен да йөреп тора. Күрсәтә дә күрсәтә, ә тамашачы кимеми. Реклама да кирәкми, «сарафан радиосы» җиткереп тора бу спектакльнең әйбәтлеген.

ххх

Шулай итеп Әлмәт театры үзенең юбилее алдыннан (анысы 31 октябрьгә тәгаенләнгән) иң озын гомерле спектакленең туган көнен уздырырга уйлаган. Кунаклар чакырып, әлбәттә. Уфадан – спектакльнең драматургы Наил Гаетбайны, Казаннан – режиссер Илдар Хәйруллинны, Әлмәттән хореограф – Гөлнара Сәйфетдинованы һәм төрлесе төрле шәһәрдә яшәгән, шушы 15 ел эчендә спектакльдә уйнаган барлык артистларны чакырып. Рәссам Дмитрий Хильченкодан башка барлык чакырылган кунаклар килгән. Инде байтак еллар Канадада яшәүче рәссам Дмитрий Хильченко хат юллаган. «Сөенечеле хәбәр: безнең спектакль исән һәм инде 15 ел уйнала икән. Мин шушы спектакльне эшләргә чакырылуым белән язмышыма, әлеге театр режиссеры Ильяс Гәрәевичка һәм театр директоры Фәридә Багисовнага бик рәхмәтлемен. Аңлашып эшли алуыбыз һәм иҗади бергәлек өчен Илдар Хәйруллинга зур рәхмәт. Хәзер инде спектакльнең ничәнче состав белән уйналуын хәтта фаразлый да алмам. Мин күргәндә икенче состав иде, хәзер, бәлки, бишенчедер. Шушы еллар дәвамында һәр состав үз нюансын керткәндер. Барлык актерларга миннән ялкынлы сәлам. Ләззәтләнеп уйнагыз! Спектакль бик дәртле һәм көлкеле булып истә калган.

Мин Әлмәт театрының уңышларын һәм казанышларын күзәтеп барам. Театрның үсештә булуын күреп шатланам. Сезнең белән рәхәтләнеп эшләр идем әле».

Әлеге хатны театр фойедагы күргәзмәгә элгән. Ул күргәзмәдә төрле еллардагы составлар турында мәгълүмат та бар, төрле елларда язылган рецензияләр дә тезелеп киткән – тарихы бай комедиянең. Бәй, 15 ел дәвамында ролен беркемгә дә бирмәгән һәм бирергә дә җыенмаган бер актриса бар икән ләбаса бу спектакльдә. Әсәрнең үзәгендә торган төп персонажны – Мәстүрә апайны – Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина чыгарган һәм әле дә гөрләтеп уйный. Алга таба да уйнарга җыена, әлбәттә, – исән-сау гына булсын Раушания ханым. Артистлар арасында спектакльне чыгарган тагын берәү бар – Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов. Дөрес, 15 ел буе даими уйнамаган – заманында ролен Илшат Агиевка тапшырган булган. Моннан 4 ел ярым элек Илшат юл фаҗигасендә һәлак булды. Шулай итеп роле кабат Эдуардка әйләнеп кайткан. Заманында завклуб Әхтәм ролен чыгарган һәм байтак еллар уйнаган Фазыл Насыйбуллин да гүр иясе. Хәзер бу рольдә – Илсур Хәертдинов. Спектакльдә 4 кыз уйный: 15 ел эчендә Раиләне – 3, Нуранияне – 4, Кәүсәрияне – 4, Ләйсәнне 5 актриса уйнаган. Кияүгә чыгалар да я ир артыннан, я декретка китеп баралар икән кызлар. Шулай итеп, алышына да алышына, алышына да алышына актрисалар. Хәзер сәхнәдә – Ләйсән Заһидуллина, Резеда Хәертдинова (Сафина), Энҗе Сәйфетдинова, Сиринә Мифтахова. Егетләр – буйдак колхоз рәисе ролендә Эдуард Латыйпов, тәртипсез тракторчы ролендә Рифат Әхмәдиев, завклуб ролендә Илсур Хәертдинов.

ххх

Өченче кыңгырау яңгырады. Күргәзмә белән танышып чыктык та залга үттек. Аншлаг, әлбәттә.

Гади генә сюжет. Ерыклы авылында балалар тумый, чөнки авылда кызлар юк, һәм буйдаклар өйләнә алмый йөри. Авылның бетеп баруына борчылган Мәстүрә түтәй, Казанга барып, кызлар ансамблен чакырып кайта, аларны үзенчә егетләргә бүлеп тә куя. Спектакль дәвамында кызлар үзара талашкалап та алалар, егетләр дә әле бер, әле икенче кыз тирәсендә буталгалап йөриләр. Азактан табышалар һәм кавышалар. Шушы сюжетны Илдар Хәйруллин бик күп җырлар белән бизәгән. «Җырларны Илдар абый белән җыр китапларыннан бергәләп сайладык», – дип искә ала спектакльнең беренче составындагы кызлар.

Артистлар шундый ләззәтләнеп уйныйлар: әлбәттә, җырлыйлар, бииләр.

Спектакль тәмам. «Кызлар килгән авылга» спектакленең азагында 3 пар барлыкка килсә һәм спектакль җырлап-биеп тәмамланса, юбилей спектакленең тамашачысы аның дәвамын да күрде. Кинода. Әйе, арткы пландагы экранда спектакль сюжетының дәвамы булып кино башланды. Кино Яңа Кәшер һәм Бикәсаз авылларында төшерелгән. Кияүләр белән кәләшләр авыл клубына ЗАГСка бара. Авыл клубы фойесына 3, юк, 4 пар тезелеп баса... әйе, 4, чөнки дүртенче кыз да бар иде бит әле безнең, анысын Наил Гаетбай парсыз калдырган иде. «Бәхет өчен матурлык кына җитми», – диюе булгандыр инде, арада иң чибәре булган Нурания парсыз калды бит. Әмма ятим үскән кыз бала бу авылда үзенә ана булырдай Мәстүрә түтәйне тапты. Театр 15 ел буе Нуранияне парсыз калдырып уйнаган-уйнаган да, кинода парлаштырып куйган – Нурания өчен... юк, әйтмим, спойлер ясамыйм. Кыскасы, алга таба спектакль шушы кинолы дәвам белән уйналачак.

Спектакль туган көненең тантаналы өлеше башланды. Сәхнәнең арткы планындагы экранда 2009 елгы премьерадан видео бара. Залга спектакль авторлары чакырыла. Сез Илдар Хәйруллин сәхнәгә чыкканда нинди алкышлар булуын күз алдына китерсәгез! Диктофоным шартлый дип торам – чынлап.

Наил Гаетбай: «Шул тиклем матур спектакль карадык. Артистлар әйбәт уйный. Зал шыгрым тулы. Бу бәләкәй генә калада спектакль 15 ел баргач, кешеләр аны 10-15әр тапкыр карап беткәннәрдер. Театрга рәхмәт! Илдарга рәхмәт! Артистларга рәхмәт!»

Илдар Хәйруллин: «Күп вакыт спектакль 5 ел барса зур вакыйга кебек күренә. Бу спектакль 15 ел бара. Мин монда уйнаган бөтен артистларны да танып бетермим. Беренче составтан булган Эдуард Латыйповка һәм Раушания Фәйзуллинага аеруча рәхмәт! Эдуард уйный-уйный пеләшләнеп беткән – һаман да уйный. Спектакльнең мондый озын гомерле булуы иҗат кешесе өчен бик зур шатлык, зур бәхет. Театрда бит күмәк иҗат: без бер юнәлештә булып иҗат җимеше тудыра алганбыз икән, аны 15 ел дәвамында күпме халык караган икән, күпме кешенең күңелен күтәргәнбез икән – иҗат кешесе өчен бу зур бәхет. Рәхмәт сезгә!»

Гөлнара Сәйфетдинова: «Спектакльнең 15 еллык юбилеена чакырабыз, дигәч, күңелдә күпме хатирәләр яңарды. Мин шулкадәр дулкынланам. Бу – минем декреттан чыккач беренче спектаклем иде. 3 яшьлек кызымның минем белән репетицияләрдә утырганын хәтерлим. Каушый-каушый куйган спектаклем иде. Ул тагын да озак еллар барсын әле».

Сценарий буенча шул вакыт залга бер төркем артистлар килеп керде. Болар кайчандыр шушы спекталкьдә уйнаган артистлар: Гөлнара Вәлиева, Эльвира Вәлиева, Ләйсән Нуриева, Диләрә Фазлыева, Сөембикә Юнысова, Рузилә Шәймөхәммәтова, Нәфисә Исмәгыйлева һәм Нәфис Габдрахмановлар. Беренче составта Раиләне уйнаган Эльвира Яһудина гына юк. Гаҗәеп актриса иде, әмма ул үзенең киләчәген сәхнәдә күрмичә, театрдан китеп башка юл сайлады. Нәфисә Исмәгыйлева да театр дөньясыннан киткән. Рузилә Шәймөхәммәтова да Әлмәт театрыннан китеп Чаллыда яши икән. Искиткеч харизмалы, матур гәүдәле актриса яңадан театр дөньясына кайтсын иде.

Ә беләсезме, тамаша ничек тәмамланды. Спектакльнең яшь кәләшләре туйлардагы букет ату йоласын башкардылар. Залга 3 букет килеп төште. Тагын берничә айдан «Кызлар килде авылга» спектакльләренең берсендә букет тоткан кызларның туй күлмәгеннән сәхнәгә менүе дә мөмкин әле, димәк, яки театр залында егете аңа тәкъдим ясарга да мөмкин.

Ә бәлки, театрларның иң озын гомерле спектакльләреннән Казанда бер атналык-айлык ясаргадыр. Иң халыкчан спектакльләрне җыйсак, ә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100