Казанда яшәүче аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева 37 яшендә көтмәгәндә вафат булган улын бик тә сагынуы белән уртаклашты.
«Гомер ничек тә уза инде ул. Моннан 38 ел алдан безнең өчен иң бәхетле көнебез иде – улыбыз туды.
Тик Аллаһым сине безгә 37 ел да 4 айга гына биргән икән шул. Бездән дә артык яратып, үзенә мәңгелеккә алды шул.
Инде киткәнеңә дә 8 ай була 2 көннән. Йөрәктән 8 минутка да китмисең. Күпме генә нык, сабыр, түзем, дисәләр дә, яшерен йөрәк дөрләп яна.
Ике төрле кеше мин хәзер. Һава торышы кебек гел үзгәреп торам. Болытлар, бураннар, яшенле яңгырлар ява. Танышларым очраса, мине «рәхәт кеше, сөйләшүләре күңелле» дип әйтәләр. Йөрәгемдәге кара кайгымны, ярамны сиздермим шул.
Улым бик ягымлы бала булды, 9 класска хәтле креслода, минем кул астына кереп, кочаклап утыра иде шул. Вакыт узган саен ныграк сагындыра. Бу дөньяда юклыгына ышанасым килми. Кайтыр кебек. Әллә төш кенәме икән, дип тә уйлап куям. Шулай итеп 2 төрле кеше булып яшим. Баламның урыннары җәннәттә булса иде, дип көн-төн телим. Башка кайгылар күрсәтмәсәң иде. Дөньяларыбыз тыныч булсын. Көтәм әле мин, көтәм», – дигән сүзләр язган Рәмзия ханым.
Шушы сүзләреннән соң ул кан басымы күтәрелүен, өйләренә «ашыгыч ярдәм» килүен күрсәтте.
Искәртеп узыйк, Рәмзия Вәлиева былтыр җәйдә улын югалтты. Аның кияве дә махсус хәрби операциядә, мобилизация вакытында киткән иде.