Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәмзия Вәлиеваның җан авазы: «Кызымның ире махсус операциягә киткәнгә 1 ел булды»

news_top_970_100
Блогер Рәмзия Вәлиеваның җан авазы: «Кызымның ире махсус операциягә киткәнгә 1 ел булды»
социаль челтәрләр

Социаль челтәрләрдә ашарга пешерү буенча блог алып баручы Рәмзия Вәлиева үзенең сәхифәсендә кызының гаиләсе өчен борчылуын сөйләгән. Аның ире, ягъни Рәмзия Вәлиеваның кияве, узган ел мобилизацияләнеп, махсус операциягә җибәрелгән иде. Рәмзия Вәлиева сүзләренчә, хәзер Лаеш районында шәхси йорт белән торучы кызының гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ, ләкин җаваплы хезмәтләр булышырга ашыгып тормый.

«Кызымның ире махсус операциягә киткәнгә 1 ел да 3 ай булды. Аларның 3 баласы бар. Бәлки, бирегә язгач, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләсе ничек яшәвен ишетүче булыр.

Ирсез шәхси йортта ничек яшәргә икән? Яз көне су басып тилмерделәр. Күпме вакыт шул суны суырта алмадылар. Кайларга гына шалтыратып бетермәдем. Миңа июльдәме, августтамы, шалтыратып: «Барысы да яхшымы?» – дип сорап яталар. Шаккаттым. «Сез хәзер нинди ай икәнен беләсезме?» – дидем. Балалар куркудан авырдылар. Инде хәзер өйдә куркыныч, кыска ялганыш булып, утлар сүнә. Веранда ягында бөтенләй янмый. Берсендә төнлә счетчик атып, аны күтәрәбез дигәндә, утлар чыкты. Балалар, куркып, өйдә үзләре генә калмыйлар. Ут чыгу куркынычы зур.

Хәзер инде өйдә котел янып чыкты. Салкын, балалар авырыйлар. Газовик килеп карап, сүнәргә мөмкин, дип китте. Куркыныч, диде. Алар тагын 10 көннән генә килеп карый алалар, заявкалары күп икән. Сүнеп, газ исенә исереп, шартласалар?

Киявебез Лаештан мобилизацияләнде. Алар илне саклый, ә аның гаиләсен кем сакларга тиеш икән? Бу – минем җан авазым...» – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100