Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтиләре мобилизацияләнгәч, балачаклары бетте оныкларымның, куллары калтырый башлады...»

news_top_970_100
«Әтиләре мобилизацияләнгәч, балачаклары бетте оныкларымның, куллары калтырый башлады...»
Рәмзия Вәлиева блогыннан. Үзенең рөхсәте белән урнаштырыла.

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиеваның кияве махсус операциядән ялга кайтып киткән. 2 атна вакыт бик тиз уза шул ул. Рәмзия ханым үзенең сәхифәсенә балаларның әтиләре белән янәдән саубуллашу мизгелләрен куйган. Видеокадрларда сабыйларның кабат әтиләре белән аерылышу күз яшьләре, аналарның «улым» дип өзгәләнеп, автобус артыннан кычкырып калулары йөрәкләрне яралый.

«Оныкларымның әтиләре 6 ай узгач отпускка кайтты. Ул 6 ай эчендәге стресс, елаулар... Көн дә йоклап китәр алдыннан: «Әти, йоклаганда булса да кайт инде», – дип теләп ятулары… Иртән уянгач: «Төштә килмәде», – дип күңелсезләнгәннәрен күреп, бергәләп елаша идек. Инде 25 сентябрьдән бирле көн саен «махсус операция бетсә иде» дип телиләр.

Балачаклары бетте оныкларымның, куллары калтырый башлады. Сыйныфларында 33 бала. «Ни өчен бер безнең әтине алып киттеләр?» – дигән сораулар көн дә кабатлана. Аптырагач, икесен дә мәчеткә алып барып, өшкертеп кайттым. Урамга чыккач, мәчеткә борылып карадылар да аңа «тынычлык йорты» дип исем куштылар. Мәчеткә укырга йөрибез, дип сөйләштеләр. Октябрьдә укый башлаганнар иде, майда тәмамланды укулары. Күпне өйрәнделәр. Әтиләре ялга кайтканнан бирле «әтине кире алып китмәсеннәр иде» дип теләделәр. Иң бәхетле көннәре булды, шатланып-көлеп йөрделәр. Иртәге сәгать 4тә уянсалар да, әтиләре янына кереп яттылар инде. Төнлә дә «тизрәк яктырса ярар иде» дип көтеп ята торган булганнар.

2 атна бик тиз узып китте шул, балаларның яралары яңарды. Әтиләрен бик авыр озаттылар. Бик сагыналар, елыйлар. Бу хәлләр без йокыдан торганда бетсен иде, дип йокларга яталар. Бала гына булсалар да, махсус операция бетсен, дип өзгәләнәләр.

Дөньяларыбыз тынычланып, оныкларымның балачаклары, уйнаулары, шат йөзләре кире кайтсын иде», – дип язган блогер сәхифәсендә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100