Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамзан Кадыров боерык бирде: «Дүртенче тапкырында маңгайларына атыгыз. Бүтән чыкмаслар»

news_top_970_100

Чечня Башлыгы Рамзан Кадыров көч структуралары хезмәткәрләренә тәртипсезлекләр ясаучыларны кичекмәстән тоткарларга кушты. Әгәр дә утлы коралдан 3 тапкыр ату буларак башкарылган кисәтүгә кеше җавап бирми икән – «маңгаена пуля» җибәрергә, диде.

«Әгәр бездә санкцияләнмәгән тәртипсезлекләргә бер генә кеше булса да чыкса, аны тоткарларга һәм утыртырга. Яки, кисәтү өчен, 3 тапкыр һавага атыгыз, әгәр кеше канун таләбен үтәмәсә, – дүртенче тапкырында маңгайларына атыгыз. Бүтән чыкмаслар. Бу – минем боерык», – диде ул республика хөкүмәтендә узган киңәшмәдә Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия вәкилләренә. Цитатаны «РИА Новости» яза.

Искәртеп үтик, якшәмбе көнне Махачкалада җирле халык, Тель-Авивтан рейс килгәннән соң, аэропортның очып китү-килү полосасына үтеп керде. Алар Израиль гражданнарын эзләгәннәр, шулай ук территориядән машинада чыккан кешеләрне тикшергәннәр, дип хәбәр ителгән иде. Эчке эшләр министрлыгының Төньяк Кавказ федераль округы буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, 83 кеше тоткарланган. Массакүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше кузгатылган.

Кадыров моңа кадәр «мондый провокация Чечняда туктатылган иде» дип белдергән иде. Дагыстанда булган вакыйгалар турында сөйләгәндә, ул «Россия дошманнары теләгәннәргә бирелмәскә һәм вазгыятьне эчтән какшатмаска кирәк» икәнен белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100