Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

VPN һәм Махачкала вакыйгалары: Россиядә социаль челтәрне бөтенләй ябарга тәкъдим ителде

news_top_970_100

VPN куллану мөмкинлеген бетерергә һәм Россиядә Instagram* эшен тулысынча чикләргә кирәк, чөнки кичә Дагыстанда булган хәлне тотрыксызландыру омтылышы белән бәйле рәвештә, Украина яклы ботлар күпләп килә, дип белдерде «РИА Новости»га Дагыстаннан Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзаев.

«Кичә һәм бүген социаль челтәрләрдә ботларның күпләп килүен күрәм. Украина яклы ботларның активлашуы кичә Дагыстанда булган хәлләрдән соң эчке сәяси хәлне тотрыксызландыру омтылышы белән бәйле дип сизәм... Фейкларның төп тарату мәйданчыгы Telegram гына түгел. Instagram*да кешеләр нәрсә караганын күрегез. Барлык VPNнарны сүндерергә һәм бу социаль челтәрдән файдалануны тыярга вакыт», – диде Хәмзаев.

Аның сүзләренчә, шулай итеп Украинаның мәгълүмати-психологик операцияләр үзәге кичә яшьләрне тынычландырырга тырышкан һәркемнең фикеренә йогынты ясарга маташа. Хәмзаев билгеләп үткәнчә, бер төн эчендә социаль челтәрләрендә аның аккаунтында, бер-берсен төгәл кабатлый торган, милләтара талаш чыгарырга мөмкин булган меңләгән язма барлыкка килгән.

Искәртеп үтәбез, якшәмбе көнне, Махачкала аэропортына Тель-Авивтан очып килгән очкыч янына, очыш полосасына җирле халык үтеп керде. Хәбәр ителгәнчә, һөҗүм итүчеләр Израиль гражданнарын эзләгән, тәртипсезлекләр башланган.

Урынга хокук саклау органнары килде. Дагыстан мөфтие Әхмәт Абдулаев видеомөрәҗәгатендә яһүдләргә каршы чыгуны хата дип атады һәм мөселманнарны тынычлыкка чакырды. Аннары төбәк хакимияте хәлнең контрольгә алынуын белдерде, ә Росавиация аэродромның рөхсәтсез үтеп кергән кешеләрдән азат ителүен хәбәр итте. Аэропортта тревога сигналы яңгырады, шуннан соң кешеләр тарала башлады.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, массакүләм тәртипсезлекләргә бәйле җинаять эше кузгатылган. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, аэропорттагы вакыйгалар вакытында 20дән артык кеше зыян күргән – көч хезмәткәрләре дә, гражданнар да. Эчке эшләр министрлыгының бер хезмәткәре вафат булган, аның башын таш атып ярганнар, дигән хәбәр таралган иде. Соңрак бу яңалыкны кире кактылар.

Дагыстан башлыгы Сергей Меликов «дагыстанлылар гадел булмаган кешеләрнең һәм сәясәтчеләрнең гамәлләреннән газап күрүче корбаннар өчен кайгыра һәм Палестинада тынычлык өчен дога кыла» дип белдерде, ә аэропортта булган хәлне ул «законны тупас бозу» дип атады. Ул чуалышларда катнашучыларның гамәлләре хокук саклау органнарының тиешле бәясен алачагын билгеләп үтте. Меликов шулай ук аэропортта тәртипсезлекләрдә катнашучыларның 1999 елда республиканы террорчылардан саклап, гомерләрен биргәннәрнең һәм шулай ук бүген махсус хәрби операция кырларында булучыларның «аркаларына пычак кадаганнарын» әйтә.

Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова «Махачкала аэропортындагы вакыйгалар Россиядә гражданнар тынычлыгын тотрыксызландыру максатыннан милләтләр арасында ызгыш-талаш чыгаруга юнәлдерелгән» дип белдерде. Дагыстанның күршесе булган Төньяк Осетия башлыгы Сергей Меняйло Махачкалада булган хәлне «тыштан планлаштырылган провокация» дип атады.

* Meta эшчәнлеге (Facebook һәм Instagram социаль челтәрләре) Россиядә тыелган һәм ул экстремистик дип санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100