Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махачкала аэропортындагы тәртипсезлекләр вакытында 20 кеше яраланган, икесе авыр хәлдә

news_top_970_100

Кичә һәм бүген төнлә Махачкала аэропортында булган тәртипсезлекләрне тикшерү өчен, Дагыстанда штаб төзелгән. Бүген Дагыстан башлыгы Сергей Меликов ашыгыч утырыш уздыра, дип хәбәр итә РИА Новости.

Кичә «Махачкала аэропортына Израильдән рейс килә» дигән хәбәр аэропортта тәртипсезлекләр китереп чыгарды.

Кичке 8дә меңләгән кеше аэропортка агыла башлый һәм «Израиль гражданнарын аэропортка төшермәүне» таләп итәләр. Аэропорттагы кешеләрдән паспортларын күрсәтүне таләп итәләр. Аэропорт ябыла. Дагыстанның милли сәясәт һәм дин эшләре министры Энрик Муслимов килә, әмма ул халыкны аз гына да тынычландыра алмый.

Израильнең милли иминлек Берлеге Тель-Авивтан Махачкалага очып килгән рейста яһүдиләр һәм Израиль гражданнары булмавын белдерә.

Җыелган кешеләр, Палестина флагларын болгап, аэропортка бәреп керә һәм бинада «Израиль кешеләрен» эзлиләр.

Аэропортның очу мәйданчыгын әйләндереп алган койманы җимереп, бу кешеләр очу мәйданчыгына үтә һәм, Палестина флагларын болгап, самолет янына үтеп керә. Самолеттан инде төшә башлаган пассажирларны кире самолетка утыртканнар. Самолетны урап алган кешеләрне куып җибәрә алганнар.

Израильдән очып килгән самолетта Дагыстаннан Тель-Авивка дәваланырга барган җирле халык булган, дип яза телеграм-каналлар.

«Победа» самолеты рейсыннан кешеләрне көчле сак астында гына самолеттан алып чыга алганнар.

Очу мәйданчыгына үтеп кергән кешеләрне тоткарлый башлаганнар. Алар полицейскийларга ташлар аткан. Аэропортны штурмлаган вакытта ату тавышлары ишетелгән. Кемнәр аткан икәне билгесез.

Тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә 20 кеше яраланган. Аларның 2се, шул исәптән 1 полицейский, авыр хәлдә. Аның башына таш тигән.

Дагыстан полициясе Махачкала аэропортындагы складлар, кибетләр таланган булуын әйткән. Сәүдә залларындагы кибетләрне генә түгел, кассалардагы компьютерларны да яки алып чыгып киткәннәр, яки ватканнар.

59 кеше кулга алынган.

Дагыстанның Тикшерү комитеты 212нче маддә буенча (массакүләм тәртипсезлекләр) җинаять эше кузгаткан. Бу маддә буенча 15 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Дагыстан Эчке эшләр министрлыгы, бу тәртипсезлекләрдә катнашкан кешеләр ачыкланачак, дип белдерде, чөнки аэропортта видеокүзәтү эшләгән.

Сергей Меликов аэропорттагы хәлләрдә катнашучыларны кискен тәнкыйтьләгән. «Барлык дагыстанлылар Палестинада тынычлык булуын теләп дога укый, дөрес булмаган кешеләр һәм сәясәтчеләрнең гамәлләре корбаннары газапларын бергә кичерә. Әмма аэропортта булган хәлләр бик начар һәм хокук саклау органнарының тиешле бәясен алачак!» – дигән ул.

Палестина флаглары тоткан кешеләр Тель-Авивтан очып килгән самолетка таба йөгерә:

Башка рейслардан да пассажирларны чыгармый торганнар. Пассажирлар самолетта утырган:

Аэропорттагы агрессив кешеләр:

Аэропорт территориясенә үтеп кергән кешеләр самолетка таба бара:

Самолет яныннан кысрыклап чыгарылган кешеләр полициягә таш ата:

Полиция кешеләрне кулга ала:

Тель-Авивтан очып килгән самолетта Дагыстаннан Израильгә барып дәваланучылар, башлыча балалы әти-әниләр булган:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100