Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ярсыган халык Махачкалада Израильдән очып килгән качакларны эзли, җинаять эше кузгатылды

news_top_970_100
Ярсыган халык Махачкалада Израильдән очып килгән качакларны эзли, җинаять эше кузгатылды

Бүген Дагыстан башкаласы Махачкала шәһәре аэропортына Израиль качаклары утырган самолет төшәргә тиеш була. Бу хәбәрне ишеткәч, Палестина флаглары тоткан кешеләр аэропорт янына җыела. Алар аэропортка бәреп керә, бинада пассажирларны эзли башлый. Ярсыган кешеләр качакларны Палестинадагы мөселманнарны кыерсытуда гаепли.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, аэропорт ябылган.

Агрессив кешеләр аэропортта торган самолет янына бәреп керә. Пассажирларны кире самолетка утыртканнар. Кайбер кешеләр самолетны штурмлый ук башлаган.

Агрессив кешеләрне тыяр өчен спецназ китерелгән. Дагыстанның милли мәсьәләләр буенча министры аэропортка килгән.

Ярсу кешеләр, Израильдән килгән пассажир дип уйлап, бер кешене тоткарлаган һәм аннан сорау алганнар. Ул кеше үзенең табиб һәм Үзбәкстаннан икәнен әйтеп котыла.

Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Россиянең баш раввины башка конфессия вәкилләрен тәртипсезлекләрне туктатырга чакырды. Ниндидер авыр нәтиҗәләр булса, динара килешеп яшәүнең киләчәктә кыен булачагын искәртте.

Аэропортка күп сандагы полиция килгән. МВД, тәртип бозучылар җинаять җаваплылыгына тартылачак, дип искәртә. РИА Новости полиция машиналары видеосын урнаштырды.

Соңрак полициянең аэропортка бәреп керүчеләрне кулга алган кадрлар чыкты. РФ Мөселманнары Диния нәзарәте провокацияләргә бирелмәскә чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100