Йөкле чакта COVID-19 белән авырган хатын сәламәт бала табамы? | intertat.tatar

Йөкле чакта COVID-19 белән авырган хатын сәламәт бала табамы?

Табиб Ләйлә Адамян сабыйларга коронавирус турыдан-туры иярмәвен әйтте.

Йөкле вакытта коронавирус белән авырган хатыннар тапкан балада, гадәттә, инфекция булмый. Бу турыда Кулаков исемендәге Акушерлык, гинекология һәм перинатология үзәге директоры урынбасары Ләйлә Адамян әйткән. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.

«Вертикаль тапшыру турында сөйләгәндә, әйе, кагыйдә буларак, һәм бу бик зур бәхет — яралгы COVID-негатив булып дөньяга килә», — дигән табиб.