news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Орхидеянең гөл савытыннан чыккан тамырларын кисәргәме?

Яктылык җитмәсә, су дөрес сибелмәсә, субстратның кислота-селте тирәлеге үзгәрсә, бүлмәдә салкын булса да орхидея тамырлары савыттан чыга.

news_top
Орхидеянең гөл савытыннан чыккан тамырларын кисәргәме?
https://pixabay.com/

Орхидея гөле үсә барган саен, аның тамырлары савыттан чыга башлый. Моның сәбәбе — туфракта микроэлементлар яки кислород җитмәү. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Яктылык җитмәсә, су дөрес сибелмәсә, субстратның кислота-селте тирәлеге үзгәрсә, бүлмәдә салкын булса да орхидея тамырлары савыттан чыга башлый.

Шуңа күрә проблеманы ачыкларга, савыттан чыккан тамырларны һәрчакта да кисеп ташларга кирәк.

Субстрат начарланган дип тапсагыз, башка туфрак алып, гөлне икенче савытка күчереп утыртыгыз. 

Күгәрә башлаган, агач булып каткан яки төсе үзгәргән тамырларның барысын да кисеп ташлыйлар. Моның өчен дезинфекцияләнгән кайчы кулланыгыз. Тамырның киселгән урынын зеленка, марганцовка яки фунгицид белән эшкәртегез.

Тамырларны күп итеп кисәргә туры килсә, орхидеяны 2 көнгә махсус эремә салынган савытка куеп торыгыз. Махсус эремә ясау өчен 1 литр суга 4 таблетка янтарь кислотасы яки В1, В6 һәм В12 витаминнары берәр ампула салыгыз. Гөл савытын шушы суга утыртып куеп торыгыз. Тамырлар 5 см чамасы үскәч, гөлне эремәдән алыгыз. 

Савыттан чыккан тамырлар өчтән артык булмаса, гөл сәламәт, аны берни дә эшләтергә кирәкми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар