Орхидея кемнең энергетикасы белән туклана?
Җитәкчегә орхидея бүләк итү начар дип санала икән.
Һәр үсемлекнең үз энергетикасы бар һәм орхидея искәрмә түгел. Бу тропик гүзәлгә тышкы туклану кирәк, аны ул әйләнә-тирәдән алырга омтыла. Орхидеяның үзенчәлеге турында «Яндекс.Дзен»да язганнар.
Орхидея уңайлы шартларга гына түгел, ә үз хуҗасының кайгыртучанлыгына һәм мәхәббәтенә мохтаҗ. Орхидея аның белән аралашканны, матурлыгын мактаганны ярата.
Орхидея хуҗасының уңай энергетикасы белән туклана дип санала. Шуңа күрә чәчәк чүлмәге урнашкан бүлмәдә озак булырга ярамый. Эмоциональ тотрыксызлыктан интеккән кешеләргә бу чәчәкне үстерергә кирәкми — аларга үсемлек зыян гына китерә.
Орхидея ир-ат энергетикасына начар йогынты ясый, юл куючан, хисле, сентементаль итә һәм кыюлыгын баса. Ир-ат озак була торган бүлмәгә бу үсемлекне куярга кирәкми.
Җитәкчегә орхидея бүләк итү начар дип санала, бигрәк тә бүләкне аны яратып бетермәгән коллектив әгъзалары бирсә. Аны өйгә алып кайткан очракта күңелсезлекләр һәм уңышсызлыклар алып килүенә әзер булырга кирәк, чөнки ул барлык тискәре эмоцияләрне саклый.
Орхидеяны йокы бүлмәсенә һәм балалар бүлмәсенә куярга киңәш ителми.