news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Орхидея чәчәкләре зәңгәр төскә керсен өчен нәрсә сибәләр?

Орхидеяны буяр өчен аш-суда кулланыла торган буягыч алыгыз.

news_top
Орхидея чәчәкләре зәңгәр төскә керсен өчен нәрсә сибәләр?
https://pixabay.com

Орхидея чәчәкләре зәңгәр төскә керсен өчен, аш-суда кулланыла торган буягычлар ярдәм итә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Табигатьтә зәңгәр орхидея сирәк очрый. Аны ясалма юл белән үстереп була. Ак чәчәкле орхидея алырга кирәк. Буягыч азрак кушылган саен, чәчәккә зыяны да кимрәк булыр. Тик чәчәк төсе бик җете килеп чыкмас.

Орхидеяны буяр өчен аш-суда кулланыла торган буягыч алыгыз. Аны суда эретегез һәм гөлгә сибегез. Чәчәк зәңгәр төскә керер. Тик бераздан буяу юылып бетә һәм чәчәк кабат үз төсенә кайта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар