Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Орхидея гөле чәчәген койгач чыгарып ташларгамы?

Кибетләрдә орхидея гөлләренең нинди төрләре генә сатылмый! Бүләк итеп бирәләр, матурлыкка кызыгып үзебез сатып алып кайтабыз. Чәчәген атып бетереп, шәрә калгач, гөлне кирәксенми башлыйбыз. Чыгарып ташлар идең, кызганыч, карап торыр идең - матур да түгел.

news_top_970_100
Орхидея гөле чәчәген койгач чыгарып ташларгамы?

Бүләк итеп биргән орхидея гөле күңелне күтәрә инде, анысы сүз дә юк. Ул бүлмәгә нур өстәп шактый гына утырачак. Киселгән чәчәкләрдән ясалган букет кебек 2–3 көндә сулып төшмәс.

  • Орхидеянең туган ягы - Көньяк-көнчыгыш Азия, Австралия, Филиппин утраулары. Табигатьтә бу гөлләр агачларга ябышып үсә. Хәтта ташларга ябышып үсүче орхидеяләр дә бар. Бу үсемлек безнең якларда табигатьтә очрамый. Аны бары тик сатып алып кына була. 

Орхидея гөле бүлмәдә ике ай чамасы чәчәк атып утырырга мөмкин. Кайсыбер гөлләр ярты ел буена да шау чәчәктә тора. Тик шуннан соң таҗлар коелып бетә һәм шәрә таяк тырпаеп кала. Менә бусы инде күңелсез.

Чәчәкләрен койган орхидеяның сабакларын кисеп атарга ашыкмагыз. Әгәр корыйсы булса, бу таяклар үзләре акрынлап кына саргаеп, корып бетәчәк. Матур түгел, тик сабыр гына көтәргә кирәк, кисәргә ярамый. Кискән очракта, ул бүтән чәчәк атмаска мөмкин.

Әгәр сабак корыйсы булмаса, ул бер-ике айдан кабат чәчәккә бөреләнәчәк! Бу сабакта тагын да матуррак булып чәчәк ата. Аларында бернинди буяулар да булмый инде, табигый орхидея үсеп китә. Кибеттән сатып алынган чәчәкләргә төрле буяулар, химикатлар сипкән булулары да ихтимал. Ә өйдә үскәне үзеңнеке инде!

Чәчәген койган сабак корымады, кабат чәчәк тә атарга җыенмый — инде нишләргә? Сабыр гына көтәргә. Мондый сабаклардан бәби-орихидеялар чыгачак. Бәби-орхидея озак үсәр. Бер-ике ай чамасы көтәсе булыр. Тик сабырлыкның азагы күңелле булачак. Бәби-орхидея үзе дә чәчәк атачак. Күз алдына китерәсезме — чыгарып ташларга дигән гөл, тормышка ябышып ята! Бала чыгарып, нәселен дәвам итә.

Чәчәк атып утырган килеш алып кайткан орхидеяны күчереп утыртырга кирәкми. Берничә ай чәчәк ату вакытында кибет савытын матур кашпо эченә утыртып торыгыз. Чәчәк үз балчыгында торып торсын. Таҗлар коелып беткәч, елның кайсы вакыты булуга карамастан, гөлне орхидея өчен махсус савытка күчереп утыртыгыз. Савыт үтә күренмәле булырга тиеш. Балчык урынына да бик көпшәк масса кирәк. Анда күмер, агач кайрылары күбрәк булсын. Махсус катнашма алу хәерле, аны мөстәкыйль ясап бетереп булмас, мөгаен.

Су сибү — аеруча бер осталык таләп итә. Орхидеягә суны, башка гөлләргә сипкән кебек, өстән сибәргә ярамый. Бары тик бүлмә температурасында бер-ике көн торган су гына кулланасы! Орхидеяле савытны шул суга утыртып, бер-ике сәгать чамасы тотарга кирәк. Гадәттә, гөл савытның яртысына кадәр суга күмелгән була. Ике сәгать чамасы суда утырганнан соң, савытны яктыга китереп карасагыз — гөл тамырларын күрерсез. Алар куе яшел төскә керә. Сәламәт тамырлар шундый булырга тиеш. Бу процедураны атнага бер тапкыр башкарырга кирәк. Артыгы ярамый! Гөл череп бетәчәк. Җәй көннәрендә ике сәгать булса, кыш көннәрендә бер сәгать суда калдырып тору кирәк булыр. Бу вакытны гөл тамырларына карап чамаларга кирәк. Әгәр сезнең орхидея ярты сәгатьтә үк тамырын чылатып бетерсә, аны судан алу хәерле.

Орхидеяле савытны судан алгач, коры чүпрәк өстенә куеп саркытып алырга онытмагыз! Юкса тәрәзә төбе, гөл куелган матур киштә суга батарга да мөмкин.

Кибеттән сатып алганда, орхидеянең сабаклары санына игътибар итегез. Бер сабаклы гөл — гомере буена бер генә сабак чыгарачак. Сабаклар саны күбрәк булган саен, киләчәктә дә бу гөл мул итеп чәчәк атасын, аңлап була. Сатып алганда ачылмаган бөреләре күбрәк гөлне сайлагыз. Ул өйгә кайткач акрын гына ачылып бетеп, сөендереп торачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100