Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Орхидеяның чәчәге коелган ботакларын нишләтергә ярамый?

Чәчәк ата торган яңа ботак 2-3 айдан соң формалаша башлый.

news_top_970_100
Орхидеяның чәчәге коелган ботакларын нишләтергә ярамый?
https://pixabay.com

Орхидея чәчәк атып бетергәч, аны ботаклары тырпаеп кала. Ботак үзе кибеп төшәргә мөмкин. Кипмәгән очракка ысуллар киңәшләр сайтында чыкты.

Тәҗрибәле чәчәк үстерүчеләр чәчәге коелган ботак бик озын булса, чәчәк аның иң башында гына булса, ботакны кисәргә киңәш итә.

Ботакны кискәч, чәчәк ата торган яңа ботак 2-3 айдан соң формалаша башлый.

Чәчәк ату дәвам итсен өчен, ботакны астан икенче яки өченче бөре өстеннән кыскартырга кирәк.

Ботакны бөре өстеннән 1,5 см биеклектә кисеп алыгыз, аның үсәргә көче калсын.

Чәчәге коелган ботакны чәчәк төбеннән генә яки бөтенләй төптән кисеп ташларга була.

Күпләр чәчәк аткач һәм ботагын кисеп ташлагач, орхидея үләр дип уйлый. Тик болай иткән чәчәк төбендә бала гөлләр чыга башлый. Димәк, чәчәкле ботаклар да арта, орхидея озаграк чәчәк атып тора.

Орхидея бөтенләй чәчәк атып бетергәч, аны формалаштырып кисәргә дә була. Куакны матурлаткач, ботакларның киселгән урыннарына күмер сибеп ,киптереп алырга онытмагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100