news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Орхидеяне чәчәк атарга ничек мәҗбүр итәргә?

Яхшы шартларда чәчәк атудан баш тартса, гөлгә стресс ясап алырга кирәк.

news_top
Орхидеяне чәчәк атарга ничек мәҗбүр итәргә?
https://pixabay.com

Орхидеяне дөрес тәрбияләү серләре киңәшләр сайтында чыкты.

Гөл чәчәк атсын өчен, аның тамырларына да яктылык җитәргә тиеш. Туфрак кибеп беткәч кенә су сибәргә була. Чәчәк аткан чакта, орхидеягә суны аена бер тапкыр гына сибәләр.

Орхидея чәчәк атсын өчен аңа стресс кирәк. Бу ысул башка бөтен таләпләр үтәлгәндә генә эшли. Су дөрес сибелә, яктылык төшә, тик гөл чәчәк атмый икән, аңа стресс ясап алыгыз. Бу — су сибүне киметү һәм гөл савытын салкынчарак урынга күчереп тору. Мондый шок чәчәкне уятып җибәрә, ул яңа шартларга реакция бирә.

Төнге һәм көндезге температуралар аермасы да орхидеяне чәчәк атарга мәҗбүр итә. Төнлә температура көндезгедән 4-6 градуска түбәнрәк булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар