Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оныкларымны да күрә алмам микән...» – Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның авырып торуы, соңгы елларда даими хастаханә юлын таптарга мәҗбүр булуы турында беләбез. «Интертат» җырчыга ярдәм кирәклеген ачыклады.

news_top_970_100
«Оныкларымны да күрә алмам микән...» – Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк
Ринас Әхмәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Ул бу көннәрдә «Күңел» радиосы УНИКСта уздырган концертка да килә алмады. Аның хит-җырларын үзе дә әтисе юлыннан киткән улы Динар Шәрәфетдинов чыгып җырлады. 

Хәлләрен белешергә дип шалтыраткач, Дәниф абый үзен начар хис итүе, икенче күзенең дә начар күрә башлавы, күзенә мөгезкатлавы (роговица) күчереп утырту өчен кыйммәтле операция таләп ителүе хакында әйтте. Гомере буе тыйнак булган, тыйнак тормыш иткән Дәниф абыйның андый зур суммаларны күтәрү хәленнән килми. Шулай булуга карамастан, Дәниф абый ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итәргә кыенсынуын әйтте. 

Узган ел Дәниф абыйга кыйммәтле уколлар кирәк булып, аңа акча җыярга ярдәм иткән иҗатташ дусты, Чаллы җырчысы Ринас Әхмәтов белән элемтәгә кердем. Ринасның Дәниф абыйның хәлен белеп кайтып килеше иде. Бик зур авырлык белән булса да, дусты ярдәм җыюны оештырырга күндерә алган. Дәниф абыйның үз рөхсәте белән, түбәндәге постны Ринас бүген социаль челтәрләргә урнаштырды. 

«Хөрмәтле дуслар, сәхнәдәшләр, якташлар, абзый-апалар! Сезгә тагын мөрәҗәгать итәргә булдык. Яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк. 
Бүгенге көндә күрә торган бердәнбер күзе дә күрмәс булды. Бер ничә ел элек, Бехтерев авыруын дөрес дәваламау сәбәпле, бер күзе күрү сәләтен югалткан иде инде. Бүген аның янына кергәч, фатир буйлап ике кулы белән ишектән стенага, стенадан ишеккә тотынып йөргән Дәниф абыйны күреп, күземнән яшьләр килде. Мин аңа, ул миңа сиздермәскә тырыштык, чөнки ул беркайчан да үз авырлыкларын кешегә сөйләмәде. Ләкин бүген алга килеп баскан проблема үзенекен итте. Бик озак сөйләшеп утырдык. «Ринас, әле бит шул бер исән күзем белән аранжировкалар ясап, хөкүмәт биргән 8 мең сум пенсиямә өстәп, гаиләмне ашата, улым белән кызыма да булышкалый идем. Ә хәзер оныкларымны да күрә алмам микән?» – дип, ул да елап җибәрде.
Бүгенге көндә Дәниф абыйга тиз арада кыйммәтле операция кирәк (СКВОЗНАЯ ПЕРЕСАДКА РОГОВИЦЫ)
«Кыйммәтле» дигәннең бүгенге көндә МИЛЛИОН сумнан артык сумма икәнлеге аңлыйбыз инде…
Кем күпме булдыра ала, ЗИНҺАР, ЯРДӘМ ИТИК.  
Получатель: ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ
Номер счёта: 40817810662031714365
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 16550200
Номер карты Сбер:2202200600704942
Телефон: 89370423783. 
Бу – фейк түгел!»

Дуслар, кылган изгелекләр җирдә ятмас, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр. Дәниф Шәрәфетдиновка булдыра алганча ярдәм күрсәтсәк иде. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100