Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова: «Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов авыр хәлдә»

Җырчыга яшәү өчен бик кыйммәтле уколлар белән дәваланырга кирәк.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова: «Җырчы Дәниф Шәрәфетдинов авыр хәлдә»
Михаил Захаров

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова инстаграмга Дәниф Шәрәфетдиновның видеосын куеп, җырчыга ярдәм кирәк булуы турында язган.

«Инстадусларым. Талантлы җырчы Дәниф Шәрәфетдинов бик авыр хәлдә. Яшәү өчен аңа кыйммәтле уколлар белән дәваланырга кирәк. барыбыз да бергәләп ярдәм итик әле.

Ә башкалар, диеп акланмагыз,

Һәркем җирдә үзе җаваплы.

Кешеләргә күрсәтим дип түгел,

Үзең өчен эшлә савапны.

Бер савап мең бәладан коткарыр ди. Башкаларга ярдәм итүчегә Аллаһ тәгалә үзем ярдәм итәрмен дигән», — ди Ләйлә.

«Гел кызыксынам бу егет язмышы турында. Бик ошатабыз инде тавышын. Исән-сау терелеп, безне тагын жырлары белән шатландырсын», «Шул хәтле матур жырлый иде. Андый матур тавыш! Гел кат-кат тынлыйм, күзләр тигәндер», «Дәниф — якташым. бер концертын калдырмый идем. татар халкының шәп җырчысы», — дип яза инстачылар.

Дәниф Шәрәфетдинов легендар җырчы Хәния Фәрхи белән парлап җырлый иде. Соңгы вакытта, сәламәтлеге какшау сәбәпле, зур сәхнәләрдә чыгыш ясамый.

Җырчыга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен:

ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ

Счет номеры: 40817810662031714365

Банк: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК

БИК: 049205603

Корр. счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 16550200

Сбербанк картасы номеры: 2202200600704942

Тел: 8-937-042-37-83


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100