Дәниф Шәрәфетдинов: «Утырып сөйләшкән юк, шулай да Хәния Фәрхинең “Бәйрәм” ансамбленә чакырсалар, мин риза”
Хәния Фәрхинең вакытсыз вафатыннан соң, “Татарстанда “Бәйрәм” бетте” дип сөйләде халык. Моны ике мәгънәдә аңларга кирәк. Икенчесе – легендар ансамбльнең язмышы белән ни булыр дигән сүз. Таралырмы, яңарырмы?
Татар эстрадасындагы иң уңышлы тандемнарның берсе Хәния Фәрхи - Дәниф Шәрәфетдинов. 1995-2001 елларда “Бәйрәм” ансамблендә эшләгән, Хәния Фәрхи белән дуэтлары күңелгә уелып калган, Дәниф Шәрәфетдиновны хәтерлисездер.
Шушы арада Дәниф “Бәйрәм”гә кире кайта икән дигән сүзләр дә ишетелде.
Хаклыкның ни дәрәҗәдә икәнен ачыклау өчен, “Татар-информ” хәбәрчесе җырчы Дәниф Шәрәфетдинов белән элемтәгә керде.
–“Дәниф “Бәйрәм”гә кайта икән дигән сүзне икенче кешедән ишетәм. Беренчесен интернеттан күргән идем, – диде ул. – Дөрес, миңа 10-15 көн элек үзләрен “Бәйрәм” ансамбленнән дип таныштырып, егетләр шалтыратты. Миңа әле конкрет эш тәртибе, ничек эшләү, нинди формада булачагын әйтүче юк. Без күрешеп сөйләшергә тиеш идек Казанда, мин килеп чыга алмадым. Мин әле үзем дә, кем әйтмешли, җир белән күк арасында. Берни дә әйтә алмыйм. Үзем дә кабат аларга кире шалтыратмадым.
Әгәр дә Габделхәй абый үземе яки “Бәйрәм”нең егетләреме, кабат миңа чыгып, үз фикерләрен әйтәләр икән, мин каршы түгел. Бүген интернетка кергән идем, тамашачы: “Бәйрәм” ансамбленә кайтасыз икән, бик әйбәт булыр иде, көтәбез” дип “смс”лар язып тутырган. Каяндыр номерымны да табып шалтыраталар. Бу хәбәр телгә кергәч, ике арада аңлашу, эш тәртибен ачыклау була икән, ризалыгымны бирәм. Уртак фикергә эш вакытында да килергә була. Егетләр миңа: “Хәния апаның җырларын онытмаска иде, яшәтәсе иде” диделәр. Мин аңа каршы түгел. Аннан соң бит “Бәйрәм” ул – зур коллектив. Аны кая таратып бетерәсең? Мин аларга үз сүземне әйттем. “Егетләр, әгәр мин кирәк булам икән, телефон номерымны беләсез”, - дидем.
– Аңлавымча, сезгә Габделхәй Биктаһировтан чакыру булмаган әле?
– Әгәр дә миңа егетләр “Габделхәй абый шалтыратырга кушты” дип әйткән булсалар... Андый фикер ишетелмәде. Мин әле үзем дә концертка әзерләнгәндә мәшәкатьле вакытыдыр дип, шалтырата алмадым. Габделхәй абый олы кеше, ул миңа үзе шалтыратырга тиеш түгел. Мондый тәкъдимне ишеткәч, бәлки, мин үзем эндәшергә тиеш булганмындыр. Бәлки, егетләр миннән шуны көткәндер, мин аңлап бетермәгәнмендер? Алай булса, мин гаепле. Әмма мин беркайчан да инициативаны алга сөреп йөрүче кеше түгел.
– Хәния Фәрхине искә алу концертларына сез чакырулы идегезме?
– Чакырулы идем. Сәламәтлегем аркасында килеп чыга алмадым. Бик барасым килгән иде. Мондый концерт әле соңгысы булмас. Бәлки, кем белә, “Бәйрәм” ансамбле белән эшләп тә китәрбез.
– Искә алу концертларында Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева чыгыш ясады. Сез аны кечкенәдән белгән кеше буларак, ничек уйлыйсыз, Алия сәхнәгә чыгармы икән?
– Алиянең чыгышын ахырына кадәр карап бетерә алмадым. Чөнки бик тетрәндергеч итеп эшләгәннәр иде, йөрәгемә авыр булды. Сәхнә – җиңел әйбер түгел. Алия бит хәзер гаиләле, өч бала әнисе. Мин аны кечкенәдән беләм, сәхнәгә чыккан вакытларын да хәтерлим. Сәхнә эше аңа авыр булмаска тиеш. Әгәр үзенең хәленнән килә икән, теләге бар икән, ул моннан соң да җырлаячак. Ул аны булдыра алмаслык кеше түгел. Җырлау-җырламау – Алиянең үзеннән генә тора. Кирәк дип, мәҗбүри төстә чыгару дөрес булмас.
–“Бәйрәм” ансамбленнән сезнең китүнең сәбәбен Хәния Фәрхи белән арагыздан кара мәче үтү дип тә сөйләделәр...
– Бернинди дә низаг булмады. Куллар кысышып аерылыштык. Бу чорда без ике солист идек. Раил Габдрахманов та җырлап йөри иде. Икешәр солист күбрәк тә булгандыр. Аннан соң ул вакытта бит әле мин авариягә дә эләккән идем. Аның сере күбрәк шунда. Авариядән соң гастрольләргә йөрү авыррак иде миңа. Без берни бүлешмәдек. Эшләгән вакытта да акча да бүлешмәдек, җыр өчен дә тарткалашмадык.
– “Хәния янында иң күренекле җырчы Дәниф иде” дигән сүзләрне дә ишетеп торабыз...
– Әйтә торганнардыр. Үзем мактанырга яратмыйм, мактый башласалар да, сүзне икенчегә борам. Хәния апа белән матур эшләдек. Мин аны хатын-кыз буларак кына хөрмәт итмим, ул зур шәхес. Коллективны да тотып, үрнәк гаилә булдырып, балаларын акыллы итеп үстереп, янып яшәде ул. Таләпчән иде. Җырлар да хөрмәт йөзеннән җырланды. “Дәниф, бу җырны дуэт итеп җырларга кирәк”, - дия иде. Текстны алып кайтып китәм дә, икенче көнне яздырабыз. Башкортстан, Татарстан тамашачылары мине күреп белсә дә, Россиягә мине “Бәйрәм” танытты.
–Хәзер кабат “Бәйрәм” белән хезмәттәшлек башланса, Казанга күченеп килергә әзерме сез?
– Юк! Казанны хөрмәт итсәм дә, мин анда үземне өйдәге кебек хис итмим. Бервакыт көненә ике тапкыр барып кайттым. Дуслар да көлә: “Син Казанга күрше авылга барган кебек йөрисең” диләр. Кирәк икән, ике ара минем өчен авыр әйбер түгел. Юлда йөреп өйрәнгән мин.
Чыннан да, әгәр эшлибез диләр икән, мин каршы түгел. Әгәр “эшләп карарга кирәк иде” дисәләр, монда инде тагын миннән генә тормый. Эшләп карарга гына алына торган гадәтем юк. Мин эшкә алынам икән, димәк аны, башкарып чыгам. Хәер, “эшләп карарга гына дигән кешене” чыннан да моны ахырына җиткерергә кирәк икәнлеген мин үзем дә күндерә алам, Шуңа күрә бу төптән уйланылган икән, миңа калса, начар түгел. Алга таба үзләре ничек хәл итәр? Миңа кабат чыгалар икән, мин каршы түгел. Каршы түгел дигән сүз риза дигән мәгънә инде. Ә ризалык конкрет сөйләшүдән була. Бу – гарантия, концертлар. Мин бит шалтыратырлармы-юкмы дип, өйдә көтеп утыра алмыйм.
– Бүген көндә иҗатта нинди яңалыкларыгыз бар?
– Иҗади эшчәнлек әлегә студиядә, җырлар яздырабыз. Илдар Гади җитәкчелегендә “Кыйбла” дигән җыр студиясе бар. Шунда кайнашабыз. Егетләр “октябрьгә гастрольләргә чыгыйк” дигәннәр иде, Казанга да чакырдылар. Әмма шушы шалтырату аркасында, концертлар билгеләми торабыз әле. 15 октябрьгә кадәр көтәм.
–Сәламәтлегегез ничек?
–Эт өрә тора, бүре йөри тора диләр бит. Сәхнәгә чыккач, бөтен авырлык та, авыру да онытыла.