Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ретро концертта Дәниф Шәрәфетдиновның җырларын улы Динар башкара – видео

news_top_970_100
Ретро концертта Дәниф Шәрәфетдиновның җырларын улы Динар башкара – видео
Михаил Захаров

«Күңел» радиосы үткәргән «Безнең яшьлек җырлары» концертына, авыруы сәбәпле, җырчы Дәниф Шәрәфетдинов килә алмаган. Бүген зур сәхнәдә әтисенең хитларын улы Динар Шәрәфетдинов башкара. 

Ул тамашачыга әтисе репертуарыннан «Зур юлларга чыкты атым» һәм «Сагыну хисе» җырларын бүләк иткән. 

 «Безнең яшьлек җырлары» концерты әлеге минутларда Казанның УНИКС концертлар залында бара.  Җырлы бәйрәм радионың 25 еллыгы һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгы уңаеннан үткәрелә. 

Ретро концертта шулай ук Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, Асылъяр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, «Мунча ташы» эстрада театры, Руслан Кираметдинов, «Айфара» төркеме, Әлфинә Әзһәмова һәм башкалар катнаша. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100