Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оныгым бик озак калтыранды». Атыш вакытында исән калган кыз турында әбисе сөйли

Мәктәптә атыш башланганда, әби кеше каршы йортта подъездларны җыештырып йөри торган булган.

news_top_970_100
«Оныгым бик озак калтыранды». Атыш вакытында исән калган кыз турында әбисе сөйли
Владимир Васильев

Казанда яшәүче Любовь Ивановнаны оныгы Казанның 175 нче гимназиясендә укый. Мәктәптә фаҗигадән соң, балага тынычландыра торган дару эчертәләр. Әби кеше оныгын хәле турында РИА Новости хәбәрчесенә сөйләгән.

Фаҗига булган көнне Любовь Ивановна үзе эштә була. Ул мәктәп каршында урнашкан йортта подъезд идәнен юып йөри. Шул чакта тавышлар, шау-шу ишетә һәм урамга йөгерә. Аннары полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр килеп җитә.

Бу вакытта әбинең оныгы — мәктәптә беренче сыйныфта дәрестә була.

«Укытучы алар белән булган, ишекләрне бикләгәннәр. Ул аларга да шакып йөргән. „Ачыгыз, ачыгыз“, дигән. Аңа ачмаганнар. Аннары директоры динамиктан команда бирә, беркая чыкмаска куша. Үтерүчене тотканчы балалар шунда утырып тора. Аларны ишегалды ягындагы ишектән алып чыкканнар. Оныгымны әтисе алып кайтты, ул бик озак калтыранды. Балага тынычландыра торган дару эчертергә туры килде», — ди Любовь Ивановна.

Әби кеше кызының елавын, чирәмдә ята торган яралы балаларны күрүен дә әйтә. «Аннары әнисе балага дару биргән. Ул бераз тынычланган. Мин килгәч, миңа барысын да сөйләде», — ди Любовь Ивановна.

Әби кеше сүзләренчә, баланың туганнары фаҗига турында искә төшермәскә тырыша, атыш турында тизрәк оныттырасылары килә.

  • 11 майда бу мәктәптә җиде баланы, ике укытучыны атып үтерделәр, егермеләп кеше яраланды.
  • «Сугыштан кайткан кебек». Фаҗига шаһиты балаларны мәктәптән чыгару турында сөйләде
  • Казан мәктәбендә балаларны үтергән Илназның башында авыру тапкан булганнар
  • Казанда мәктәп балаларын атып үтергән егет корал сатып алган мизгел видеосы чыкты
  • «Татар теле укытучысы үтерүчегә каршы чыкты, гөл савытын ыргытмакчы иде, идәнгә ауды»
  • Мәктәп директоры фаҗиганең беренче мизгелләрендә башкарган гамәлләре турында сөйләде
  • «Мин гимназиягә куркытырга түгел, үтерергә килдем»: җинаятьче күрсәтмәләре
  • Фаҗига булган мәктәп укучысы: «Башлангычтагы сеңлемне физкультура укытучысы коткарды»
  • Казан мәктәбендә фаҗигадә үлгән 25 яшьлек кыз «Ел укытучысы» булган
  • «Башлангычларның яраткан укытучысы иде». Мәктәптә яраланган хатын хастаханәдә үлгән
  • «Татар теле укытучысы үтерүчегә каршы чыкты, гөл савытын ыргытмакчы иде, идәнгә ауды»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100