Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фаҗига булган мәктәп укучысы: «Башлангычтагы сеңлемне физкультура укытучысы коткарды»

«Шартлау булгач, сеңлем өстенә шкаф ауган. Бөтен кеше чыгып йөгергән, сеңлем булмавын абайламаганнар. Ул „ярдәм итегез“ дип кычкырган, ләкин аны ишетүче булмаган», - ди бишенче сыйныфта укучы кыз.

news_top_970_100
Фаҗига булган мәктәп укучысы: «Башлангычтагы сеңлемне физкультура укытучысы коткарды»
Владимир Васильев

Казанның 175 нче мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы Ангелина Лазарева РИА Новости хәбәрчесе белән аралашкан.

Ангелинаның сеңлесе шушы ук мәктәптә икенче сыйныфта укый. Нәни кызны физкультура укытучысы үлемнән коткарып калган.

«Шартлау булгач, сеңлем өстенә шкаф ауган. Пыялалар ватылган, аның кыйпылчыклары сыйныфташларына тигән. Минем сеңлемне шкаф саклап калган. Бөтен кеше чыгып йөгергән, сеңлем булмавын абайламаганнар. Ул „ярдәм итегез“ дип кычкырган, ләкин аны ишетүче булмаган. Сеңлем шкаф астыннан үзе чыккан, көч-хәл белән аягын тартып алган. Аннары тәрәзә төбенә менеп, кычкыра башлаган», — дип сөйли Ангелина.

Хәзер нәни кыз өйдә, табиблар аның сөякләре бәрелүен ачыклаган. Фаҗига булган көнне аны да хастаханәгә алып киткән булганнар.

«Сеңлемә мәктәптән чыгарга физкультура укытучысы булышкан. Ул урамда басып торган, беренче сыйныфларга тәрәзәдән чыгарырга ярдәм иткән. Укытучы сеңлемнең тавышын ишеткән һәм аны кулларына алып койма буена кадәр илткән», — ди кыз.

Баланың анасы да укытучыга рәхмәт әйтә. «Безнең физкультура укытучысы әйбәт эшләде, баланы коткарды», — ди әни кеше.

  • 11 майда бу мәктәптә җиде баланы, ике укытучыны атып үтерделәр, егермеләп кеше яраланды.
  • «Сугыштан кайткан кебек». Фаҗига шаһиты балаларны мәктәптән чыгару турында сөйләде
  • Казан мәктәбендә балаларны үтергән Илназның башында авыру тапкан булганнар
  • Казанда мәктәп балаларын атып үтергән егет корал сатып алган мизгел видеосы чыкты
  • «Татар теле укытучысы үтерүчегә каршы чыкты, гөл савытын ыргытмакчы иде, идәнгә ауды»
  • Мәктәп директоры фаҗиганең беренче мизгелләрендә башкарган гамәлләре турында сөйләде
  • «Мин гимназиягә куркытырга түгел, үтерергә килдем»: җинаятьче күрсәтмәләре
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100