Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башлангычларның яраткан укытучысы иде». Мәктәптә яраланган хатын хастаханәдә үлгән

Венера Айзатова дәфтәр тикшереп утырганда, ату тавышы ишеткән һәм бүлмәдән коридорга чыккан.

news_top_970_100
«Башлангычларның яраткан укытучысы иде». Мәктәптә яраланган хатын хастаханәдә үлгән
Владимир Васильев

Казанның 175 нче мәктәбендә атыш вакытында яраланган Венера Айзатова беренче сыйныфларның яраткан укытучысы булган. Ул хастаханәдә үлгән. Венера Айзатова җинаятьче Илназ Галәвиевнең юлына очраган корбаннарның беренчеләре арасында, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

«Венера гомере буе башлангыч сыйныфларны укытты. Аны балалар да, хезмәттәшләре дә, дуслары да бик яратты. Болай булыр дип башыбызга да килмәде. Ул, гадәттәгечә, эшкә китте. Аннары без фаҗига турында ишеттек. Балалар сүзләренчә, ул бүлмәдә дәфтәр тикшереп утырган. Бу вакытта аның үз дәресе булмаган, ләкин ул инглиз теле дәресендә утырган, дәресне башка укытучы алып барган. Венера ату тавышы ишеткән дә бүлмәдән чыккан. Шуннан соң ул сыйныфка әйләнеп кермәгән инде», — дип сөйли мәрхүмә укытучының туганы Римма.

Укытучы башкаларның гомерен саклап калган дияргә була: ул җинаятьченең игътибарын үзенә алган, шуңа күрә ул балалар утыра торган бүлмәгә кермәгән.

Венера Айзатова балаларның яраткан укытучысы булган, аның турында иншалар язганнар:

«Мин 175нче мәктәпнең дүртенче сыйныфында укыйм. Безнең сыйныф җитәкчесе — иң яхшысы. Без ярты гомерне мәктәптә уздырабыз, укытучылар — икенче әниебез. Минем яраткан укытучым бар — ул Айзатова Венера Солтановна. Ул — минем сыйныф җитәкчем. Ул акыллы, мәрхәмәтле, аңлый торган. Ул начар билгене дә сирәк куя. „Безгә икеле кирәкми, безгә белем кирәк“, — ди ул», — дип яза бер укучы.

Әти-әниләр дә Венера Айзатованы ярата. «Без беренче сыйныфка нәкъ менә аңа бардык. Ул бик яхшы укытучы. Балаларны үз баласы кебек тәрбияләде, өйрәтте. Балаларны 7 яшьтән бишенче сыйныфка кадәр тәрбияләде. Бик кайгырабыз. Без кече балаларыбызны аңа бирергә җыена идек», — дип сөйли әни кеше.

Венера Айзатова мәктәптә яралана, аны хастаханәгә илтәләр. Ләкин, кызганычка каршы, табиблар аның гомерен саклап кала алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100