Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сугыштан кайткан кебек». Фаҗига шаһиты балаларны мәктәптән чыгару турында сөйләде

«Сезнең бала шунда булса, ул исәнме-юкмы — билгесез булса?» — дип сорау куя бер ир-ат.

news_top_970_100
«Сугыштан кайткан кебек». Фаҗига шаһиты балаларны мәктәптән чыгару турында сөйләде
Салават Камалетдинов

Казанның 175нче мәктәбендә фаҗигадән соң, исән калган балаларны бинадан чыгарган мизгелләр турында шаһитлар сөйләгән. Биредә әти-әниләр бик күп җыелган. Алар балаларын сугыштан кайткан кебек каршы алган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига урынында булган ир-ат сүзләренчә, ул бирегә иртәдән үк килеп җиткән. Ул атыштан соң 15 минут узуга йөгереп килүен әйтә. Бу вакытта яраланган кешеләрне һәм һәлак булучыларның мәетләрен алып чыга башлаганнар. Башта биредәге кешеләр газ шартлаган дип уйлаган булган.

«Киендем дә чаптым, ярдәм итәрмен дип уйладым. Ләкин биредә полиция бар иде инде, беркемне дә кертмәделәр. Аннары ашыгыч ярдәм машиналары яралыларны алып китә башлады. Иң мөһиме — эчкә керәсе килгән әти-әниләрне тотып тору иде. Аларны кертмәделәр», — дип сөйли бу кеше.

Әти-әниләрнең мәктәпкә керергә ашкынуын да ир-ат аңлата. «Сезнең бала шунда булса, ул исәнме-юкмы — билгесез булса?» — ди ул.

Ир-ат сүзләренчә, ашханәдә булган балалар чыгып котыла алган.

«Кеше күп иде. Эш вакыты булса да, халык җыелды. Шау-шу булды. Балаларны сугыштан каршы алган кебек», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100