«Мин гимназиягә куркытырга түгел, үтерергә килдем»: җинаятьче күрсәтмәләре | intertat.tatar

«Мин гимназиягә куркытырга түгел, үтерергә килдем»: җинаятьче күрсәтмәләре

Lshot телеграм каналы җинаятьченең нинди күрсәтмәләр бирүен яза.

Гимназиягә һөҗүм вакытында тагын бер атучы булган дигән хәбәр чыкты. Күпмедер вакыттан соң моның дөрес булмавы хакында яздылар.

Бу мәгълүмат таралуның сәбәбе — Галәвиевнең бер үк класска ике тапкыр керүе. Шул сәбәпле, укучылар бер-берсенә атучыларның ике булуы турында хәбәр тараткан. Шул сәбәпле дә, «бер террорист тоткынлыкка алган» дигән хәбәр таралган. Әмма бу вакытта класстагы балалар инде үлгән булган.

Гимназиядә ату турында хәбәр чыккач, контртеррористик операция игълан ителә. Мәктәптән ерак булмаган урында шикле ирне күрәләр, ул адекват хәлдә булмый. Аны кулга алалар һәм полиция бүлегенә алып киләләр. Телеграм каналлар «җинаятьченең 41 яшьлек иптәше кулга алынган» дип яза. Бераздан бу ирнең исерек булуы һәм бу атышка бернинди катышы булмавы ачыклана. Кулга алганнан соң өч сәгать узгач, аны чыгарып җибәрәләр.

«Мин үзем аткан бөтен кешеләрне дә үтерергә теләдем, яралап калдыру теләгем генә юк иде», — дигән Илназ Галәвиев.

Җинаятьченең күрсәтмәләреннән өзекләр.

Илназ Галәвиев әти-әнисенең туган көнен дә белми, аларны кимсетеп яшәгән

«Ике бүлмәле фатирда үзем генә яшим. Фатир кем исемендә — белмим. 2021 елның 1 апреленнән бирле шунда яшим. Элек анда минем әни яшәде, туган көнен белмим, аңа 54 яшь. Ул банкта кассир булып эшли. Әтинең туган елын белмим, аңа 56 яшь, чүп ташый. Абый укый, нинди факультет, курс икәнен белмим, кызыксынганым юк. Дүртәү яшәдек.

Алар 1 апрельдә өчесе башка фатирга күченеп китте. Китүләренең сәбәбе — миннән риза булмаулары. Чөнки мин көндез дә, төнлә дә рок-музыка тыңладым һәм ишекләрне каты яба идем. Мин моны махсус эшләдем, аларны кимсетү ошый иде.

Аларга бу ошамаганын күрә идем, бу миңа рәхәтлек бирә идем. Күченеп киткәндә әти-әниләр миннән бөтенләйгә китүләрен һәм үземне генә калдыруларын әйттеләр. Мин каршы түгел идем. Шул вакыттан мин үзем генә яшәдем. Кайвакыт әти-әни килеп, ашарга калдыра, аннары китәләр иде».

Илназ Галәвиев үзен алла дип саный

«Мин үз эчемә бикләнгән кеше. Мин алла. Калган кешеләр — минем колларым, һәм „биологик чүп“. Алар мин теләгәнне эшләргә тиеш, ә мин колларымның ун кешене үтерүен һәм үзләрен үтерүен телим», — дигән булган Галәвиев.

Кулга алынганнан соң ул истерикага бирелә, үзенең сәламәт булуын әйтә, бик нык сүгенеп, әти-әнисе булмавын, алардан баш тартуын әйтә.

Галәвиев коралны Йошкар-Олада сатып алган. Ни өчен нәкъ шушы корал икәнен ул аның арзан һәм ярымавтомат булуы, күп патроннар сыюы һәм кыска көпшәле булуы белән аңлаткан. Коралны Интернеттан сайлаган, Казанда алырга теләгән, әмма анда булмау сәбәпле Йошкар-Олага киткән. Интернетта бәясе 30 мең булган, ә Галәвиев Интернет уеннарда уйнап җыйган 50 мең сум акчасы булуы турында әйтә.

Җинаятьче ничек итеп мылтык сатып алган һәм ни өчен 175 гимназиягә килгәне турында

«Ни өчен бу мәктәптә үтердем? Чөнки ул минем белән янәшә һәм анда укучылар күп. Бу гимназиядә мин тугызынчы класска кадәр укыдым. Мин андагы укытучыларны беләм, гимназиянең коридорлары, уку заллары таныш.

Корал сатып алырга лицензия алгач (бу март урталары) мин Йошкар-Олага бардым. Минем корал сатып алачагымны беркем дә белмәде. Мин тартмадагы коралны алып кайттым һәм җыеп, алдан әзерләнгән сейфка тыгып куйдым. Ачкычы минем бүлмәдә стена белән диван арасындагы ярыкта иде. Әти-әни, абый ул хакта белмәде.

Аннары мин «Госуслуги» га корал сакларга гариза яздым. Рөхсәтне 4 майда бирделәр. Аннары мин кибеткә барып 100 пулялы һәм 150 картечьлы (ядрәле, атканда күпсанлы ядрәләр чыгып оча- ИТ) патрон сатып алдым.

«5 майда мин үз өемдә бомба ясадым. Өй шартларында ничек бомба ясарга икәнен Интернеттан карадым. Мин ул көнне Вороновка бистәсе янындагы урманда атып карамакчы идем. Әмма анда машиналар күп иде, мин „Яндекс.Такси“ да өйгә кайттым».

Илназ Галәвиев җинаятьне 6 майда эшләргә уйлаган, абыйсыннан пычак сорап алган

«6 майда иртүк пычак алырга әниләр фатирына киттем, аннан 175 гимназиягә барып, расписаниене карамакчы идем, чөнки терактны шул көнне оештырырга ниятләгән идем.

Әниләр фатирында абый үзе генә иде. Әниләр эштә. Домофонга шалтыратып. абыйга керт дидем, әмма ул мине кертмәде, чөнки ул миннән курка. Мин аңа пычак кирәк дидем, ул ачмады. Мин әтигә шалтыратып, фатирга кертүен сорадым, пычак кирәк дидем. Әти минем пычакны алып киткән иде, ул аның кайда икәнен белә. Аннары гына абый мине кертте. Ул мине фатирга кертмәде, кыныдагы (кобура) пычакны чыгарып бирде.

Аннары мин № 175 гимназиягә расписаниене карарга киттем. 7.30 сәгатьиде. Мәктәп бикле икәнен белгәч, өйгә кайттым, терактны яллардан соңгы беренче көнне, 11 майда эшләргә булдым».

Җинаятьче гимназиягә ике тапкыр килгән

«11 майда иртәнге алтыда тордым, 7.20 тулганны көтеп, җәяү, расписание карарга гимназиягә киттем. Беренче катта, гимназиягә кергәндә мин икенче дәреснең 8.55 сәгатьтә башлана икәнен белдем. Миңа бу мөһим иде, чөнки мин терактны икенче дәрес вакытында уздырырга булдым.

Вахтер хатын минем монда торырга хакым юклыгын әйтеп куды. Мин гимназиядән чыккач, өйгә кайтып киттем. Миннән гимназиягә кадәр 300 метр тирәсе, 4 минут тирәсендә үтәргә була.

Өйгә кайткач, 8.30 сәгатьтә киенә башладым. Аннары мин ике фото ясадым. Беренчесе — көзге каршында бөтен буйга басып. Икенчесе — битне генә.

Аннары мобиль телефоннан бу фотоларны үз телеграм каналыма җибәрдем һәм «биочүпләрне атам һәм үзем дә атылып үләм дип яздым».

Аннары мин мылтыкны картечь белән кордым — магазинда 7 патрон, берсе мылтыкта. Мылтыкны уң кулга алдым, бернәрсә белән дә төрмәдем. Аның мылтык икәне күренеп тора иде. Аннары мин алдан әзерләнгән ике рюкзакны алдым, аларның берсендә бомба иде, анысын кулга алдым, патроннар салынганын аркага кидем».

Галәвиев фатирына ут төрткән

«Аннары мин кәгазь пакет алып аны фатир залында яндырдым. Ул янып бетте дә сүнде. Аннары мин ау шырпысын сызып картон тартмалар өстенә ташладым. Алар янып китте. Кухня яныннан узганда шырпыны сызып целлофан пакетлар өстенә аттым, ул янып китте. Кухня өстәлендә селитра салынган пакетлар иде, 5 кг тирәсе. Мин фатирны болай гына яндырырга теләдем. Мин фатирны яндырырга гына теләдем, әмма кулга алынганнан соң миңа фатирның шартларга мөмкин булганлыгын да әйттеләр".

Гимназиягә килүгә ул ишегалдында бер кызга ата

"Ишектән чыккач, бер биккә бикләдем. Аннары 175 гимназиягә таба киттем. 9 тулып 10 минут тирәсе иде. Гимназия территориясенә кергәч, баскычында басып торганда беренче очраган укучы кызга аттым. Ул миңа карап тора иде, мин аның башына төзәдем, һәм өч тапкыр аттым. Өч тапкыр атсам да, тимәде, ул йөгереп качты. Качмаса, атып үтерә идем — мин шулай ниятләгән идем».

Каравылчы - беренче корбан

«Аннары гимназиядән бер өлкән ир чыкты. Мин аның башына аттым, ул ике ишек арасында егылды. Мин аның башына аттым, ул үлде.Беренче катка кердем, 50 яшьләрдәге, миңа таныш булмаган укытучыны күрдем. Ул миңа таба килә иде. Мин аның башына аттым, ул егылды, аннары мин тагын аттым, ул үлде, мин аны үтердем.

Аннары коридорда мин бер укучы кызны күрдем, күкрәгенә атарга теләдем. Әмма патроннар беткән иде, кыз йөгереп качты.

Сорау алганда Галәвиев мәктәпкә кергәндә «бер өлкән яшьтәге кешене үтерүен» сөйли. «Ул минем каршыга чыкты, мин аның башына аттым. Ул ике ишек арасында егылды. Мин аннары аның башына аттым, ул үлде».

Бу кеше — каравылчы Мулланур Мостафин. Ул исән кала. Ул хәзерге вакытта Мәскәү хастаханәсендә дәвалана. Аның корсагы, ботлары, башы яраланган. Ул үз аңында, әмма авыр хәлдә.

«Әти мәктәптән чыкканда кара киемле, битенә „Бог“ дип язылган битлекле кешене күргән. Ул ниндидер бер хатынга аткан. Әти аңа: „Нишлисең?“ дип кычкырып, ишекне япмакчы булган, әмма ишекне бикләмәгән, тотып кына торган. Ул ишеккә ата, әтинең корсагына эләгә, ул егыла, әмма аңында була. Галәвиев мылтыгына патроннар тыга-тыга узып китә, кире әйләнеп килеп, аның башына ата», — дип сөйләгән Мулланур Мостафинның кызы.

Беренче корбаннар

«Коридорның беренче катында класс бар иде. Кабинет бикле. Мин анда беркемне дә күрмәдем, әмма кеше бардыр дип уйладым. Мин рюкзактагы бомбаны ишеккә куйдым. Шырпыны яндырып, шартлаткычны кабыздым. Мин икенче катка йөгереп менеп киттем. Икенче катта бәдрәфтә патрон тутырылган сумканы калдырдым, өченче катка мендем.

Бәдрәфкә менгәндә мылтыкны яңадан кордым. Икенче катта кемнедер үтердемме — хәтерләмим. Әмма өченче катта мин ким дигәндә җиде кешене башларына һәм корсакларына атып үтердем. Мин гел башка төбәп аттым. Өченче катта укучыларны үтердем, кызмы-малаймы икәнлекләрен белмим. Бер укытучы хатын-кызны үтердем".

Өченче катка менгәч, күз угына эләккән беренче класска кердем.

Укытучы хатын-кыз иде. Мин беренче аны башына атып үтердем. Ул идәнгә егылды һәм шунда ук үлде. Аннары калган җиде патронны миннән качып парта астында утырган укучыларга атып бетердем. Бөтенесенең дә башына эләктерә алмадым, кемнеңдер корсагына, кулына, аягына эләкте. Өч укучыны мин үтердем, калганнарын яраладым бугай. Патроннар беткәч, класстан чыгып, мылтыкны яңадан кордым.

Өченче катта бер классның ишеге ачык икәнен күрдем.Анда бер генә укытучы иде, ул миңа яны белән басып тора иде, миңа таба борылды, мин аны башына атып үтердем. Ул идәнгә егылды да шунда ук үлде».

Галәвиев сигезенче класслар утырган класска ике тапкыр кергән

«Мин тәрәзәдән футбол мәйданчыгында физкультура дәресе бара икәнен күрдем. Мин бер-ике тапкыр укучылар күбрәк булган урынга аттым. Әмма берсенә дә тимәде.

Коридорга чыктым, бөтен кабинетлар да бикле иде. Аннары мин бер класс ишегенең бигенә аттым, тимәде. Класстан балалар кычкырган тавыш ишетелде. Бикле класска керүе читен булыр дип уйладым, шуңа күрә балалар булган өченче класска яңадан кире кердем. Кергәч, мин укучыларның тәрәзәдән сикерергә тырышканнарын күрдем, әмма мин аларга ата башладым. Беренче булып сикергән малайның аркасына төзәдем, әмма тимәдем, аның артында торган малайның җилкәсенә тидем.

Парта артындагы башка укучыларны атып үтереп бетердем. Калганнарын яраладым, кемнедер үтердем. Өченче катта мин ким дигәндә җиде кешене үтердем. Төгәл хәтерләмим, күбесен яраладым. Бәлки алар үлгәндер.

«Үзем аткан кешеләрнең бөтенесен дә мин үтерергә теләдем, яраларга гына түгел. Әгәр кемне дә булса яраласам, ул аларны яралау яки куркыту максатыннан түгел, тидерә алмаганга, аннары мин алар үлгәнме-юкмы икәнен тикшереп карамаганга. Үзем аткан бөтен кешеләрне дә үтердем дип өметләндем.

Башта мин гимназиядә егермегә якын кешене үтерергә теләдем, аннары минем көчем, мөмкинлекләр җитәр микән дип уйладым. Мин гимназиягә үтерергә килдем, яраларга, куркытырга түгел».

Җинаятьче үзенең гамәлләре өчен үкенми

«Патроннар беткәч, мин класстан коридорга чыктым. Беренче катка төштем, анда зәңгәр киемле, кораллы кешене күрдем. Бу тәртип саклау органы хезмәткәре икәнен аңладым. Ерактарак полиция машинасы тора идем. Мин бирелергә уйладым, чөнки мина барыбер тотачаклар иде.

Икенче каттагы бәдрәфтә калдырган патроннарны шунда ук калдырдым, кире анда бармадым. Полиция машинасын, хезмәткәрен күргәч, мин бераз читкәрәк китеп, мине күрсеннәр өчен дип бастым. Аннары гимназия ишегеннән кулларны күтәреп чыктым. Баскычта миңа тезләнергә куштылар. Аннары мине кулга алдылар.

Полиция машинасына утырткач, сул кулдагы артерияләрен тешләп үземне үтермәкче булдым. Мин тирене тешләдем, иткә үтте, әмма артерияне тапмадым. Көйгән эз генә калды. Полицейский моны күреп мине туктатты. Мине отделга алып килделәр.

Мин эшләгән эшләрем өчен үкенмим. Россия кануннары буенча гаебемне тулысынча таныйм, ә минем кануннар буенча — юк. Мин кешеләрне үтереп дөрес эшләдем дип уйлыйм. Мин бөтен кешегә үземнең алла икәнемне һәм нәрсә теләсәм шуны эшли алам икәнемне күрсәттем».