news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен чит илләрдә карабодай ашамыйлар?

Карабодайны Россиядән кала, Израильдә генә яратып кулланалар.

news_top
Ни өчен чит илләрдә карабодай ашамыйлар?

Россиядә бик популяр булган карабодай ярмасын чит илләрдә бөтенләй ашамыйлар диярлек. Бу турыда диетолог Алексей Добровольский «АиФ» сайтына сөйләгән.

«Карабодай ярмасы Россия территориясендә барлыкка килгән. Аны үстерү җиңел һәм арзан булганга, славяннар әлеге ярманы азык итеп куллана башлаган. СССРда азык-төлек белән авыр булганда карабодай ярмасы аеруча популярлаша. Ә менә Көнбатыш Европада һәм Америкада карабодай ярмасы престижлы саналмый. Моның сәбәбе гадидер — карабодай анда начар үсә», — ди диетолог.

Аның сүзләренчә, бездә бу ярманы ярату балачактан килә, без аны буыннан-буынга тапшырабыз. Карабодайны, Россиядән кала, Израильдә яратып файдаланалар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар