news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Озын гомер» аксымын арттыручы ботка билгеле

Сиртуин 1 (SIRT1) аксымы гомер озынлыгын арттыра.

news_top
«Озын гомер» аксымын арттыручы ботка билгеле
pixabay.com/ru

Үсемлек продуктлары булган аз калорийлы диета сиртуин 1 (SIRT1) аксымы ясалуга ярдәм итә. Ул аксым гомер озынлыгын арттыра. Себер институты тикшеренүчеләренең бу фаразы «Российская газета»да язылган.

Красноярск галимнәре фикеренчә, рационга карабодайны кертү SIRT1 аксымын арттыра. Ул организмдагы күзәнәкләрне картаюдан саклый һәм озак яшәүгә китерә.

Себер федераль университетының фундаменталь биология һәм биотехнология мәктәбе галимнәре тәҗрибә күселәренең рационына 30% карабодай кушкан һәм нәтиҗәсен тикшергән.

«Тикшеренү нәтиҗәләре карабодай ярмасы булган диетаның калорийларны чикләү эффекты булуын күрсәтте, чөнки бу ярмада эшкәртелми торган клетчатка күп. Рационга карабодайны кушканда SIRT1 ясалу арта», — ди тикшеренү авторы Шубра Панде.

Тикшеренүчеләр фаразы буенча, башка үсемлек продуктлары, мәсәлән, яшелчә, җиләк-җимеш һәм чикләвекләр SIRT1 аксымы ясалуга охшаш тәэсир итә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар