Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә укучы бала өчен файдалы һәм дөрес иртәнге аш нинди?

«Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәге» белгече Диләрә Бариева мәктәп укучысының иртәнге ашы формуласы белән уртаклашты.

news_top_970_100
Мәктәптә укучы бала өчен файдалы һәм дөрес иртәнге аш нинди?
Владимир Васильев

Әлеге тәкъдимнәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында чыкты.

1 вариант: озак пешерелә торган ярмалардан ботка (катлаулы углеводлар): карабодай, киноа, солы, бодай + файдалы майлар (чикләвек/урбеч яки атланмай/гхи яки зәйтүн мае), җиләк-җимешләр (сезонлы җимешләр яки туңдырылган).

2 вариант: майлылыгы 5 проценттан артык булган фермер эремчеге яки майлылыгы 2 проценттан арткан йогырт, сезонлы җимешләр яки туңдырылган җиләк-җимеш.

3 вариант: сырниклар яки борай, дөге, бөртекле бодай яки кокос оныннан запеканкалар; ак шикәр урынына кокос шикәре, хөрмә, өрәңге яки топинамбур сиробы кулланырга, әзер сырникларга бал, җиләк-җимеш, өстәмәләрсез табигый йогырт өстәргә була.

4 вариант: бөртекле икмәккә май, йомшак сыр ягып, салат яфрагы һәм помидор белән бутерброд һәм 30-40 минуттан соң җиләк-җимеш кабып куярга мөмкин.

5 вариант: җиләк-җимеш, яшелчәләрдән һәм үсемлек сөтеннән (кокос, дөге һ.б.) яки су белән смузи.

6 вариант: борай, дөге, бөртекле бодай яки кокос оныннан коймак; ак шикәр урынына шулай ук кокос шикәре, хөрмә, өрәңге сиробы яки топинамбур кулланыгыз, яки бал, җиләк, өстәмәләрсез табигый йогырт, яшелчәләр өстәгез.

Ризык кабарга утырган саен яшелчәләр бирергә тырышыгыз! Балаларны яшьтән үк яшелчәләр ашарга өйрәтегез!

Игътибар концентрациясен, баланың баш мие активлыгын түбәндәге ризыклар киметәчәк, шулай ук алар аллергия реакцияләренә һәм иммунитетның кимүенә китерәчәк:

  • ак рафинадланган шикәр, составында шикәр булган барлык ризыклар;
  • югары сортлы бодай оны, шул он белән әзерләнгән ризыклар;
  • сосиска, колбасалар;
  • өстәмәләр белән йогыртлар һәм сөт ризыклары;
  • тиз әзерләнә торган әзер һәм татлы төрле иртәнге ашлар;
  • шоколад, конфет, печенье;
  • манный боткасы һәм аның белән әзерләнгән ризыклар;
  • чипслар;
  • соклар, шул исәптән яңа гына сыгылган соклар.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100