Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кризис чорында кибетләрдә ни өчен нәкъ менә карабодай бетә?

Карабодайны ашау өчен бернинди чикләүләр дә юк.

news_top_970_100
Кризис чорында кибетләрдә ни өчен нәкъ менә карабодай бетә?
https://pixabay.com/

Рубль курсы төшсә, эпидемия куркынычы булса, кибет киштәләрендә карабодай юкка чыга. Диетолог Светлана Титова моның сәбәбен әйткән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Беренче чиратта, карабодайны саклау дәвамлылыгы озын. Аны 15-20 ай саклап була. Савытын ачкан очракта, карабодайны дүрт ай чамасы сакларга ярый.

Икенчедән, карабодайда аминокислоталарга бай составлы аксым күп микъдарда. Анда кеше организмы өчен кирәкле сигез аминокислотаның сигезе дә була. Шул исәптән, аргинин һәм гистидин дигән матдәләр. Алар балаларга кирәк.

Моннан тыш, карабодай — диетик ризык. Аның 100 граммында 68 грамм акрын углеводлар була.

Карабодай белән сөт салынган бер тәлинкә ризыкта итле, гарнирлы һәм ипиле төшке аштагы кадәр аксым була.

Карабодайда РР витамины (никотин кислотасы), В төркеме витаминнары, А һәм Е витаминнары да күп. Шулай ук йод, кальций, магний, фосфор, бакыр, тимер дә бар.

«Бу ярманы бөтен кешегә дә ашарга ярый, чикләүләр юк», — дип аңлаткан диетолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100