Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгу өчен кефир һәм карабодай ничек ярдәм итә?

Организмга җыелган токсиннар һәм шлаклардан котылу өчен төрле киңәшләр бар.

news_top_970_100
Ябыгу өчен кефир һәм карабодай ничек ярдәм итә?
https://pixabay.com/

Кан тамырлары һәм эчәклекне бераз чистартып алсаң, эчке органнар эшчәнлеге яхшырак булып китәр, кандагы шикәр күләме кимер, берничә кило авырлыктан да котылырга мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Моның өчен кефир һәм карабодай оны алырга кирәк. Карабодай онын өйдә дә ясап була. Аның өчен карабодай ярмасын кофе тегермәне аша чыгарыгыз.

Бер стакан кефирга бер аш кашыгы карабодай оны салыгыз. Катнашманы иртәнгә кадәр суыткычка куеп калдырып торыгыз. Йокыдан торгач, иртәнге ашка кадәр 30 минут кала шуны эчеп куегыз. Уянуга башта су эчеп алсагыз, тагын да яхшырак.

Организмны чистарту курсы 14 көн була. Аннары бер ай тәнәфес, шуннан соң кабатларга мөмкин.

Диетологлар фикеренчә, карабодай оны һәм кефир итне дә алмаштыра ала. Анда аксымнар һәм майлар күләме уникаль булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100