Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллионнар урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинаның ире күрсәтмәләреннән баш тартты

Моңа кадәр бөтен гаепне үзенә алырга маташкан Марат Хәйруллин хатыны сүзе белән йөрүен сөйли.

news_top_970_100
Миллионнар урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинаның ире күрсәтмәләреннән баш тартты
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанның Салават шәһәрендә суд 37 яшьлек кассир хатын Луиза Хәйруллина эшен карый. Бу хатын үзе эшли торган банктан 25 миллион сум урлау өчен хөкем ителә. Банктан акча алгач, Луиза гаиләсе белән качып китә. Аны 1,5 айдан соң Казанда тоткарладылар.

Башта бу хатын тикшерүчеләр белән аралашырга теләми, ире Марат Хәйруллин исә бик теләп сөйләшә. Ул тикшерүчеләрне дә, журналистларны да бар гаеп үзендә булуына ышандырырга җыена. Имеш, хатыны аның таләбе буенча банктан акча алып чыккан. Ә ул үзе бу акчаларны тотализаторда оттырып барган. Луиза Хәйруллинаның атасы да шушы версияне әйтә. Ул киявен «игроман» дип атый, ул машинасын да, акчаларны да оттырып бетерә, уеннан туктый алмый, дип сөйли. «Комсомольская правда» сайты шул хакта искә төшерде.

Чираттагы суд утырышында Марат Хәйруллин үзенең алдагы күрсәтмәләреннән баш тарта, ул көтелмәгән сүзләр сөйли башлый. «БСТ» телеканалы шул хакта хәбәр итте. «Шаккатып калган хатыны алдында бу ир оештыручы роленнән баш тартты. Ул хатыны сүзе белән йөрүен әйтте», — дип хәбәр итте телеканал.

«Гаебемне таныйм. Ләкин бер әйбер турында үтенәм — бу җинаятьтә мине оештыручы буларак тикшермәсәгез иде», — дип әйткән Марат Хәйруллин тотлыга-тотлыга.

Луиза Хәйруллина үзе исә гаебен тулысынча таныган, судта барысын да дөрес итеп сөйләргә әзер булуын әйткән. Аннары журналистлар белән аралашканда Луиза балалары өчен кайгыруын сөйли, озакка төрмәгә утыруы өчен дә борчыла.

«Бик борчылам, әлбәттә. Миңа зур срок бирерләр дип куркам, алар әти-әнисез кала. Иремне утырталар, мине утырталар. Алар үзләре генә, әнисез калуын теләмим, бик борчылам һәм сагынам», — дигән Луиза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100