news_header_bot
Язманы тыңлагыз

МакSимны комадан чыгарганнар, җырчы шаярта башлаган

Директоры сүзләренчә, артистның хәтере бик яхшы, фикерләве йөгерек.

news_top
МакSимны комадан чыгарганнар, җырчы шаярта башлаган
Владимир Васильев

38 яшьлек җырчы МакSим (Марина Абросимова) комадан чыккан. Аны табиблар медикаментоз йокыдан уяткан. Җырчы шаярта башлаган инде. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Аның директоры шул хакта аңлатма биргән.

«Ул периодик рәвештә аңына килә иде. Әйе, хәзер аның хәле яхшырды, ул үз аңында. Ул аралаша, мин дә сөйләштем. Псевдотабибларның күбесе аны „хәтерен югалтачак, башы эшләмәячәк“ дип фаразлаган иде. Андый хәл юк, хәтере бик яхшы, фикерләве йөгерек. Без шаярттык, көлештек. Бар да яхшы була», — дигән Маргарита.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар